Интертат: иң популяр татар сайты


Channel's geo and language: Russia, Tatar


Интертат сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Russia, Tatar
Statistics
Posts filter


Июльнең икенче декадасы эссе булачакмы?

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-anomal-esselek-iyul-urtasynda-beraz-kimi-5890414


Раяз Фасыйхов Раил Садриевның хәлен белергә барган: «Барысы да яхшы булачак, абзый»

https://intertat.tatar/news/rayaz-fasyixov-rail-sadrievnyn-xalen-belerga-bargan-barysy-da-yaxsy-bulacak-abzyi-5867288


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Мамадыш районы Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңәчеләрен игълан иттеләр🌟

Котлыйбыз, кызлар!🌸

🎥: Гөлүзә Ибраһимова


Алсу Фазлыеваның борчуы бар: «ДРКБга барырга туры килде»

https://intertat.tatar/news/alsu-fazlyevanyn-borcuy-bar-drkbga-baryrga-tury-kilde-5867289


...Сәрия белән Мөнир мәктәп елларыннаннан ук бер-берсенә игътибар күрсәтеп йөрде. Бала-чага кем белән дуслашмас та кем белән аралашмас. Мөнирнең әти-әнисенең моңа әллә ни исе китмәде башта. Уллары солдат хезмәтеннән кайткач та Сәрияне озата баруын күреп ата-ана борчуга төште. Аллаһ сакласын көтүче нәселе белән туганлашсаң, башың хәерчелектән чыкмас, дип нәсел шәҗәрәсен кайгыртты ана. Яшьләрне тиз арада туктатырга кирәк бу эшләреннән. Егетне әрләү, ачулану да туктатмады. Кача-поса Сәрия артыннан йөрүен дәвам итте: https://intertat.tatar/news/k-t-che-kyzy-z-mir-s-migullina-5197200


😱«Кызыма шалтыраттым, «ул үлде», диделәр». Яшь кыз авыр сулаган да егылып үлгән: https://intertat.tatar/news/kyzyma-saltyrattym-ul-ulde-didelar-yas-kyz-avyr-sulagan-da-egylyp-ulgan-5867285


Люция Мусина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсенә кайгы килгән

https://intertat.tatar/news/lyuciya-musina-ham-rostam-zakirovlar-gailasena-kaigy-kilgan-5867287


Азат Фазлыев: «Аллаһ Тәгалә бар, мин ышанам. Элек тә ышандым, хәзер дә ышанам. Саклый, менә кайвакытта барып чыкмый, эшең уңмый, нервланасың, ләкин аннары сине яхшырак әйбер көткәнен аңлыйсың. Бар әйбер – тормыш та, иҗат та Аллаһ кулында, сорый белеп сорарга кирәк. Мин дә фәрештә түгел, минем дә гөнаһларым, ялгышларым күп. Ләкин…»
https://intertat.tatar/news/azat-fazlyev-min-da-faresta-tugel-minem-da-gonahlarym-yalgyslarym-kup-5865005


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Мамадыш районының мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов белән дә кыска гына әңгәмә корып алырга җай чыкты.

«26 ел элек үткәрелгән Питрау белән бүгенгене чагыштырсак — күк белән җир арасы. Масштаблары зурайды, елдан-ел матур-матур яңарышлар белән үткәрәбез», — дип әйтте ул.

🎥: Юлай Низаев


Путин ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык түләүне раслады: https://tatar-inform.tatar/news/putin-ike-ham-annan-da-kubrak-balaly-gailalar-ocen-ellyk-tulaune-raslady-5890420


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Мамадышның Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәме башланып китте😍

Ифрат күңелле, традицияләрне данлаган бәйрәм 26нчы тапкыр уздырыла.

🎥: Юлай Низаев


😱«Балалар белән Алабугага туйга бара иде». Авариядә Айгөл белән Ольга үлгән, 4 бала ятим

https://intertat.tatar/news/balalar-belan-alabugaga-tuiga-bara-ide-avariyada-aigol-belan-olga-ulgan-4-bala-yatim-5867286


Фәрваз абый да, Асия апа да иҗат кешеләре булгач, командировкаларга бара иделәр. Мине няня булып калдырдылар. Хәтерлим, 3 көнгә Уфага киттеләр. Кызлары Йолдызны мин карадым. Йолдыз мине тыңламый иде.

Мәктәпкә барганда да артыннан гына озата бардым, алып кайтканда да нәкъ шулай ук. Йолдызның биленә кадәр озын, җирән матур чәчләрен тарап, аны бантиклар белән бизәп куя идем...

Танылган блогер, журналист Фәгыйлә Шакированы кызыклы видеорепортажлары, үзенчәлекле шәхесләре аша беләбез. «Мин аларны эзләп йөрмим, алар мине үзе эзләп таба», – дип әйтергә ярата ул. Йөзләгән геройларны блогында күрсәтеп танылган блогер «Интертат» хәбәрчесенә үзе турында беркемгә билгеле булмаган фактлар сөйләде.

https://intertat.tatar/news/bloger-zurnalist-fagyila-sakirova-ioldyz-minnullinanyn-nyanyasy-buldym-5866847


😱2000 елларда популяр булган Шамил исемле җырчы Нью-Йоркта сукбайлыкта йөри

Видео: https://intertat.tatar/news/2000-ellarda-populyar-bulgan-samil-isemle-yrcy-nyu-iorkta-sukbailykta-iori-5867248


Илдарның өске аңкавында ике теше юк иде... Ринатның тешләре «әпипә»гә биегән төсле иде. Ә Алмазының тешләре аңкавы белән кыйшайган иде.
– Ә Фәниснеке? – диде кайнана.
– Фу! Аның – пародонтит, – дип җирәнгеч төс чагылды кәләш йөзендә...

Сиздерми генә үземнең булачак хатыныма карап, уйланып калдым...
– Ниһаять үзеңә тиң яр таптың, улым, инде өйләнәсең дә! – дип каршылады мине әнием, ишек бусагасыннан атлап керүгә үк. – Ничек үтте очрашу? Кайчан туй ясыйсыз?
– Мин кире уйладым әле, әни! Ул үзенә тиңнәрне тешләренә карап сайлый икән, чирләре буенча. Стоматология белән җенләнеп беткән...

Әни, авызын ачып, аптырап калды.
– Синең бит тешләрең бик әйбәт! Инде... монысы бит – сигезенче кызың, барысының да гаебен таптың...
– Шуннан нәрсә?! Тугызынчысын табармын. Анысы белән миңа әйбәтрәк булачагы көн кебек ачык.
– Бусының тагын нәрсәсе җитешмәгән? – дип төпченергә тотынды әни.
– Минем уйлавымча, ул кызда...
https://intertat.tatar/news/sailanu-aidar-fartov-5867247


Тәрбиясезлек моментлары чиктән ашкан. Илшатның хатыны Чәчкә, иреннән аерылып, иренең дустына кияүгә чыккан. Әмма азгын хатынның ир алыштыруыннан дусларның дуслыклары өзелмәгән, Наил, сыра шешәсе күтәреп, дусты янына керүен дәвам итә. Ә Чәчкә, өендә суы беткәч, элеккеге иренә кереп юына. Әгәр алар бер йортта яшиләр икән, ни өчен Чәчкәдә су бетә дә, Илшатта бетми соң ул?

Экстрасенс Нәсфәтнең бу фатирга нигә кереп чыкканлыгы бөтенләй аңлашылмый, дисәм, ахырдан аңлашылды: Илшатның әнисе белән парлашты ул. Парлаштыру өчен генә персонаж ясамыйлар бит инде, кызганыгыз инде артистны, хөрмәтле драматург белән режиссер, аны уйлап тапкансыз икән, сәхнәгә чыгу максатын да куярга иде...

«Син генә җитмәгән идең»: төнлә ирләргә массаж ясаучы кызны кияүле итү, парлаштыру тарихы
: https://intertat.tatar/news/sin-gena-itmagan-iden-tonla-irlarga-massaz-yasaucy-kyzny-kiyaule-itu-parlastyru-tarixy-5867199


Димитровградның Тукай исемендәге мәктәбен тәмамлаучыларның күбесе вузга керергә җыена

https://tatar-inform.tatar/news/dimitrovgradnyn-tukai-isemendage-maktaben-tamamlaucylarnyn-kubese-vuzga-kererga-yena




Карыйм – янымнан бер полктагы, Әлмәттән булган иптәшем үрмәли. Аның яңагына пуля кергән, сөйләшә алмый, кулы белән кайсы юнәлешкә таба барасын күрсәтте. Артиллерия тубыннан соң барлыкка килгән чокырны табып, шунда үлгәнгә сабышып яттык: https://intertat.tatar/news/uzemne-granata-belan-sartlatyrga-da-uilagan-idem-lakin-iptasem-tuktatyp-kaldy-5863783


Таныдыгызмы?

20 last posts shown.