TATFORUM dan repost
📢ИГЪТИБАР! ИГЪТИБАР! ФЛЕШМОБ!🔥
🔻«Сәлам, Габдулла» флешмобы🔻
Габдулла Тукай — халык шагыйреме? Никадәр ул кешегә якын? Яисә ул куптән һәйкәлгә, символга әйләндәме? Тукай татарларны берләштерәме?
26 апрель көнне, «Туган тел» һәм «Шурале» автор туган көнендә сезне Габдулла абый, шәһәрне һәм халыкны бер итә торган акцияга чакырабыз.👇🏻
Казанда ике Тукай һәйкәле бар. Берсе опера һәм балет театры янында тора. Икенче – «Кольцо» сәүдә үзәгеннән ерак түгел, шагыйрь исемле скверда.
🔻Безнең максат – һәйкәлләр арасында бер километр озынлыкта кешеләр чылбыры ясарга. Алар Театральная, Дзержинский, Пушкин урамнары аша узачаклар. Машиналар йөргән юлларда чылбыр өзелеп торыр – бу егерменче гасыр дәвамында булган тамырлардан, хәтердән ваз кичү таплары.
🔻Опера театрында янында торган беренче кеше Тукайга: «Сәлам, Габдулла», - дип, исемен әйтер, ә аннары үзен икенче кеше белән таныштырыр. Шулай итеп танышу бөтен чылбыр буенча узар (катнашканнар юл аркылы да исәнләшә ала бит!). Соңгы кеше инде сквер һәйкәленә «Сәлам, Габдулла», - дип, акция тәмамлар.
Бу чылбыр — Тукайдан китү һәм Тукай кайту, аңа кул бирү, халыкка яңадан якынайту. Тукай яшь каһарман, яшьли киткән һәм яшьләрне илһамландыручы шәхес. Сәлам, Габдулла, без әле дә синең телдә сөйләшәбез.
📌Опера театры бинасы, Тукай һәйкәле, 26 апрель, 13.00.
📌Теркәлергә онытмыйбыз: https: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScuhukIbma3LRmZjmcaR2qhXNKKrcdZdWUGdo3KWCKb05rRNg/viewform
#минтатарчасөйләшәм #татфорум #tatforum