TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Чуашстан татарлары

5 Aug, 19:50

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

Prev Next
🇷🇺 Батырлык һәм намуслык үрнәге.

Бүген Шыгырдан авылы Ватанны саклаучы батыр улын –Айнур Вахитовны соңгы юлга озатты.

Айнур 2001 елның 19 октябрендә дөньяга килгән. Шыгырдан урта мәктәбендә укыган чагында ук актив, максатчан малай булып танылган. Төгәл фәннәргә зур кызыксынуы, спорт ярышларында катнашуы аның киләчәк тормышын билгеләгән.

2019 елда 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Камчатка дәүләт техник университетының «Корабль йөртү» белгечлегенә укырга кергән. Өченче курс курсанты буларак, «Паллада» фрегатында Антарктиданың ачылуына 200 ел һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган дөнья әйләнеше экспедициясендә катнашу – аның тормышындагы истәлекле вакыйга булды.

2021 елда хәрби хезмәткә чакырылган. 2022 елның августында контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклый башлый. Хезмәт итү дәверендә ул җаваплы, иптәшләрен авыр минутта калдырмаган батыр сугышчы буларак таныла.

Яраланганнан соң савыгып, 25 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасында хезмәтен дәвам иткән. Айнур Айдар улы 2024 елның 11 мартында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Аның исеме – безнең республикабыз тарихында мәңгелек урын алыр. Айнур кебек егетләр аркасында гына без тыныч тормышта яшибез.

Чуашстан Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән героебызның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашуыбызны белдерәбез. Айнурның батырлыгы мәңге йөрәкләребездә сакланыр.

Урының Җәннәт түрләрендә булсын, Айнур!🤲

822 0 29 18
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot