Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ


Kanal geosi va tili: Rossiya, Tatarcha


Гүзәл хатын-кызлар өчен файдалы канал

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Kanal geosi va tili
Rossiya, Tatarcha
Statistika
Postlar filtri


Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтовның күркәм юбилее. Кешелеклелек, кайгыртучанлык, тәрбиялелек үрнәге булган абруйлы, кызыклы һәм кабатланмас шәхескә бетмәс энергия, яңа үрләр, яңа җиңүләр телибез!

👉 Марат Әхмәтовның тормыш кагыйдәләре




Бүген татар халкының бөек җырчыларының берсе Хәйдәр Бигичев туган көн. Аның турында кызыклы фактлар ⤵️

🎹Хәйдәр Бигичев Горький хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе – комбайнчы, әнисе – колхозчы.

🎹Мәктәпне тәмамлап, армиядә өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, Мәскәүдә бер ел заводта эшли.

🎹Хәйдәр Казанга консерваториягә укырга керергә килгәндә студентларны кабул итү туктатылган була. Ректор Нәҗиб Җиһанов аны шәхсән үзе тыңлый, аңа Хәйдәрнең тавышы ошый һәм ул, Мәскәү белән сөйләшеп, аңа урын таба.

🎹«Кайчан гына очрашырбыз» дигән җыры сабый чагында мәрхүм булган кызлары Айсылуга һәм уллары Исмәгыйльгә багышланган.

🎹Хәйдәр Бигичев «Отелло» спектаклендә уйнаган кичне 2–3 килограммга ябыга торган булган.

🎹50 яшьлек юбилеена кадәр вафат була.


Әлмәт районы Елховой авылы мәчетенә 1880 елда нигез салынган. Кайбер документларда бина 1742 елгы дип күрсәтелә. Замана авырлыкларына каршы торып һәр кешене иманга чакырып тора ул...

#Татарстанмәчетләре


Рустам Минниханов dan repost
Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Корбан гаете мөбарәк булсын!

Сердечно поздравляю всех мусульман со священным праздником Ид аль-Адха – Курбан-байрам. Желаю всем счастья, мира, добра, благополучия и помощи Всевышнего в ваших благих начинаниях!

Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Игелекле ниятләрегезне тормышка ашыруда Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын!


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Әлмәттә Сабантуй көнне балалар йортыннан бәбине шулай киендереп алып чыкканнар 😍


Рәисебез Рөстәм Миңнеханов Пермь крае Барда авылында узган 2024 елгы бөтнроссия авыл Сабан туенда катнашты. (Сүз уңаеннан, Гүзәл Уразова да Бардадан.)


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Казанда БРИКС уеннары бара

Египет спортчылары хиджабтан. Ничек сезгә УШУ?


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
«Сөембикә»нең июнь саны!

Җәй – яллар, сәяхәтләр, очрашу-сөйләшүләр вакыты. Шул матур очрашуларның берсе безнең «Сөембикә» журналы белән булсын!  Җанга, күңелгә рәхәтлек бирә торган очрашу булыр ул дип өметләнәбез.
Бу очрашуда сез нәрсәләр турында белерсез?

👉 Сәхнәдә бик назлы, нәзберек, иркә хатын-кыз булып күренгән җырчы Айлинның чынлыкта тормышта нинди булганлыгын

👉Канцерофобияне  – онкологик чирләр белән авырудан патологик рәвештә куркуны ничек җиңәргә мөмкинлеген

👉 Кайбыч районында яшәүче бер нәсел мисалында татулыкның, бердәмлекнең  яшь гаилә өчен никадәр мөһим икәнлеген...

👉 Дөньякүләм билгеле тюрколог, тәнкыйтьче, зур җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов мәхәббәтен ничек тапкан?

Менә бу сорауларның барысына да июнь санында җавап таба алырсыз.

❗️Исегезгә төшерәбез «Сөембикә» журналына 20 нче июньгә кадәр ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
Онлайн язылу


🌙 Зул-хидҗә аеның 9️⃣ (15 июнь) көнендә ураза тотуның фазыйләте.

Пәйгамбәребездән ﷺ Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорадылар һәм ул әйтте:

“Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының кәффарәте булып тора”.

📚(Мөслим риваяте).

Гарәфәт көне ул Зул-хидҗә аеның тугызынчы көне булып тора.
Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәттә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үтиләр. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинчекләре бар – бары әлеге көнне гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһ ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһ Тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да һәм киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк.

Бу кече гөнаһларга кагыла. Ә зур гөнаһларыбызның гафу ителүен теләсәк, безгә тәүбәгә килү тиеш. Искиткеч: авыр да түгел, бары тик бер генә көн ураза тотарга кирәк, ә нәтиҗәдә, күпме гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булып тора ул. Мондый форсатны да кулдан ычкындырсак, кызганыч, бик зур мөмкинчеклекне югалткан булырбыз.

Раил Фәйзрахманов


Иптәшләр Татарлар dan repost
Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Татьяна Ефремова, Камал театры оркестры – Ак калфак

Это очень красиво! Карагыз әле зинһар!

Видео махм.рф


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Ул үзен бераз сәеррәк кеше дип атый.

Биектау районы Коркачык авылында яшәүче Җәлил Вилданов борынгы татар уен кораллары ясый: гөслә, думбра, җәя-кубыз, кылкубыз... Борынгы индеецларның безнең курайга охшаган пимагын ясап уйнарга да өйрәнгән.

Оста турында журналыбызның июнь санында укыгыз.


Җомга мөбарәк булсын!

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:

«Үзегездән өстә булганнарга түгел, ә үзегездән аста булганнарга карагыз...», – дип әйтеп калдырган.

(имамнар Әл-Бохари һәм Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан)


16 июнь көнне Казанда «Корбан-фест» гаилә фестивале уза.

Ул Милли китапханә янындагы Кремль яр буенда оештырыла. Фестиваль 17:00 сәгатьтә башланып 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Анда төрле мастер-класслар, күңелле бәйгеләр, оештырыла. Балалар өчен аерым мәйданчык булачак. Җыен гаилә елына багышлана.


Игътибар! Ташламалы бәядән язылып кал!

10 июньнән 20 июньгә кадәр абунәчеләр декадасы уза.
Бу көннәрдә «Сөембикә» журналына ташламалы бәядән – 677 сумга язылып калырга була (башка вакытта – 765 сум).

Тиздән – мөселман дөньясында зур бәйрәм. Корбан гаете! Якын кешеләрегезгә гает күчтәнәче итеп «Сөембикә» журналын бүләк итә аласыз. Ул сезнең игелекле гамәлегезне искә төшереп, аларга 6 ай буе килеп – сөендереп торачак!


Хәрәкәттә- бәрәкәт проекты быел да эшен башлады

16 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.