Узган җомга Франкфурт каласында Ауропа татарлары Форумы кысаларында җырлы кич -
Фатирник булып узды.
Концертта Алманияда яшәүче артистлар - Адилә Abadeli, Динар Гарипов, Эльнар Байназаров чыгыш ясады; тамашачылар арасында Нидерландтан, Берлиннан, Фрайбург, Кельн шәһәрләреннән килгән кунаклар да үз һөнәрләрен күрсәтте. Концертта халыкка таныш булган җырлар да, Вафирә Гыйзәтуллина, Зөлфия Камалова иҗатыннан әсәрләр дә, шигырьләр, шулай ук катнашучыларның авторлык җырлары да яңгырады. Гадәттәгечә, кичә күмәк “Туган тел” җыры белән тәмамланды.