Фильтр публикаций


«Әтнә байлары» документаль фильмын башлап җибәргәч, канатлар үсте. Шуңа, кышлатып булса да, тагын да күләмлерәк «Арча читекләре» фильмына тотындык. Бу юлы 3 авыл гына түгел, районның тарихи һәм бүгенге йөзен билгели торган авыллар сайланды. Максат: Арчаның борынгы чордан кәсепле, һөнәрле, мәгърифәтле як икәнлеген һәм шул һөнәр-кәсепләрнең хәзерге көндәге чагылышын күрсәтү.

Әлеге фильмга финанс табу өмете шулай ук «Юлчы»га реанимация ясау белән бәйле иде, әмма булмады шул. Район хакимияте фильмга үз өлешен кертергә әзер… иде почти 1 ел элек сөйләшкәндә. Анда да мин өлешчә ярдәм итү ягын гына сөйләштем, чөнки чынлыкта администрациянең иң зур ярдәме безгә кирәкле барлык нокталарда иркенләп эшләү шартларын тудыру. Үзегез аңлыйсыз, хәзерге көндә акчаның артыгы юк. Бигрәк тә районнарда.

Шулай итеп, әлегә бу «документаль фильмның материалы туплана» дигән стадия. Аны да быел төшереп бетерәсе иде. Күптән түѓел генә Курса Почмак басуларындагы техниканы төшереп алдык, мәсәлән. Узган җәй тупланган материал да бар. Җөпләп бетерергә кирәк.

«Арча читекләре» фильмы буенча гына да Фәнзил белән 7 тулы смена эшләдек. Тулы смена ул бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр дигән сүз. Бу әле кысып кына санаганда 7 смена. Аларны видеограф ставкасы белән генә санасаң да 210 000 сумлык эш килеп чыга. Монда минем вакыт, бензин, оештыру эшләре гомумән саналмый. Алга таба ничек булыр, әмма хәзергә бу фильмны да үзем өстерим. Фәнзил миңа ышанып яныма килеп җигелеп тарта.

Бүген чыккан берничә язма мактану да зарлану да түгел. Булганы белән уртаклашу. Бу эшнең тарихка кереп калуы бер хәл, аңа кадәр хәзерге көн мәшәкате дә шактый һәм бик катлаулы.

Нәрсә генә булса да, шундый юнәлешләр, шундый темалар барлыгын да белеп торыгыз. Арбор, Туеш, Бәрәзә халкы үз тарихы өчен ничен алынган булса, сез дә үз тирәгездәге тарихка күз салыгыз. Бер дә булмаса, әлегә үзем һәм бер төркем тарихка битараф булмаучылар өстерәүче «Әтнә байлары» «Арча читекләре» кебек фильмнарга ярдәм аша теләктәшлек белдерә аласыз.

«Бер төркем тарихка битараф булмаучылар» дигәндә мин фильмга әңгәмәдәшләр буларак катнашкан, белгәнен сөйләгән, материал уртаклашкан шәхесләрне атыйм. Алардан башка бу хезмәт чираттагы матур картинкалы рилз дәрәҗәсендә генә булыр иде.




Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Хәтерләсәгез, документаль фильмнар эше узган ел ук башланган иде. Ләкин ул вакытта аларны җитештерү яңартылган «Юлчы» тапшырулары форматында барыр дип өметләндем. Җитәкчеләр белн сөйләшергә әзерләнгәндә үк сезонны буш уздырмаска дип төшерергә тотындым.

Нәтиҗәдә «Юлчы» кайтарылмады, планнар эшкә ашмады. Әмма материал барыбер калды. Аллага шөкер, төшерелде. «Әтнә байлары» чыгарылышы барыбер булачак, барыбер монтажланачак һәм чыгачак. Әтнә, Мәңгәр, Бәрәскә авылларының тарихы шул форматта гына чыкса да бик зур эш булачак, чөнки әңгәмәдәшләрем бик саллы һәм кызыклы мәгълүмат бирде. Ул 1 ел узгач та эксклюзив булып кала бирә.

Әйе, бу бернинди заказ да, финансирование табып та эшләнгән чыгарылыш булмаячак. Түләүле язылучылар булганга күрә мондый эшләрне дә өстерәргә кирәк дип үсендереп торам инде үземне. Якташлар алдындагы җавапчылык та, әңѓәмәдәшләрнең вакыт табып эшләшүе дә мотивация өсти. Беренче зур документаль проектлар камил булмас анысы, әмма аларның үз вакытында, үз урынына чыгып калуы мәслихәт.


Төшерү мәйданнарыннан фотоларның вертикаль форматтагылары.

Алдарак әйтелгән ике фильмнан тыш тагын «Алан Җөри оныгы» (Теләче районы Алан Җөри, Иске Җөри авыллары) һәм «Бәрәзәгә тәрәзә» (Әтнә районы Бәрәзә авылы) турында да документаль фильмнар әзерләнә. Андагы эш мизгелләре кергән фотолар белән чирттагы съёмкалардан соң бүлешермен, Алла боерса.


Хәерле көн, милләт!

«Колмөхәммәт хәзрәт» һәм «Арбор - матур авыл!» документаль фильмнарын төшерү мәйданнарыннан кайбер фотографияләрне куеп узам. Ике фильмның да кимендә берәр төшерү сменасы калды әле. Исән-сау башкарып чыгарга язсын.

Әйе, үз авылы турында елъязма-документаль фильм төшертү мөмкинлеген быел ук файдаланып калучылар һичшиксез отты, чөнки киләсе елга проектның бәя кую тәртибен җентекләп карап чыгачакмын. Быел төшергән фильмнар моның өчен яхшы нигез булып, күпме вакыт, күпме чыгым, күпме өстәмә ресурслар тотылганын төгәл күрсәтәчәк. Хәзерге бәя ул «шул тирәгә чыгадыр» дип кенә куелган иде.

Эш процессын эчтән күрергә теләүчеләргә түләүле каналларда Мәчкәрә, Аш-Буҗи, Туеш авылларында съёмкада йөргән көн мизгелләрен урнаштырдым. Анысын да 33 минутлык фильм-күзәтү дияргә була. Мондый материаллар да җыелып бара һәм төп документаль фильм белән бергә авыл халкына тапшырыла. Бу үзенә күрә бер бонус.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
«Арбор - матур авыл!» документаль фильмын төшерү мизгелләре.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
"Колмөхәммәт хәзрәт" документаль фильмы.

Мәчкәрә, Аш-Буҗи, Туеш


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram


ю


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Тумблер

Показано 14 последних публикаций.