РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН
"Җәвамигуль - кәлим" шәрехе
Мәмләкәтләрне саклау хакында Коръән Кәрим тарафыннан өйрәтелгән фәрманны Рәсүлүллаһ үзе гамәле белән күрсәткән, ислам хафизлары бу хәлләрне риваять кылганнар иде. Соңгы мөселманнар исә мәмләкәт саклауны туфрак ас¬тында череп беткән Шәех Идриси, Шәзили вә Габделкадир әл-Җилани, Баһаветдин вә Бәдәвигә тапшырдылар.
Рәсүлүллаһ хәзрәтләре: «Мин сезгә Коръән белән Сөннәт калдырдым, сез шуларга тотыныгыз, азау тешләрегез белән шуларга ябышыгыз!» - дип, котылу юлын күрсәткән вә шушы сүзен кайбер гасыр вә кайбер мәмләкәт әһелләренә генә хас кылмый, бәлки бөтен өммәткә, ахыр заманга кадәр дөньяда дәвам итәчәк мөселманнарга гомумиләп сөйләгәне хәлдә һәм дә олы мөҗтәһидләр: «Безнең мәсләгебез Коръән вә хәдисләргә иярүдән гыйбарәт, дөрес хәдисләргә каршы килгән сүзләребез игътибарга алынмасын, алар белән гамәл кылынмасын!» - дигән нәсыйхәтләр сөйләп киткәннәре хәлдә, соңгы халыклар: «Имамыбызның сүзе белән Коръән аяте арасында хилафлык булса, имамыбыз сүзе белән гамәл кылырбыз, әгәр дә имамыбыз сүзе белән хәдис кара-каршы килсә, хәдисне игътибарсыз калдырырбыз!» - дигән кагыйдәләр төзеделәр.
[264] Иҗтиһад кылу һичбер заман вә һичбер мәмләкәткә хасланмаган, Аллаһу Тәгаләнең нигъмәте киселү хакында дәлил күрелмәгән хәлдә, безнең соңгы галимнәребез тарафыннан «дүрт мәшһүр мәзһәбтән берсенә иярү ләзем, мәзһәбтән мәзһәбкә күчүче шелтәгә лаек, аңларга тырышу дөрес түгел, инде Коръән вә хәдисләр белән дәлилләнү заманы үтте» кебек карар игълан ителде, хәдисләр вә аятьләргә тотынуны дөрес күрү ислам диненнән чыгу дәрәҗәсендә яман бер гамәл рәвешендә кылынып, халыкка күрсәтелде.
Рәсүлүллаһ хәзрәтләре фарыз намазларны җәмәгать белән уку хакында күп фәрманнар ирештерде, саваплар вәгъдә кылды. Мәчетләр төзелү вә азан әйтелүдән асыл максат өммәтне бер җәмәгать вә бер оешма хәленә китерү иде. Ләкин мәзһәб тәгассыбына [фанатизм] бирелгән кешеләр Рәсүлүллаһның шушы әмерләренә вә шушы максатларга каршы төштеләр вә мәчет әһелен төрле җәмәгатьләргә аердылар. Бу эш бөтен дөньяда булганда да, Кәгъбә хозурында, Рәсүлүллаһ янында эшләнмәскә вә әдәп сакланырга тиешле иде, ләкин бу гамәлне иң башлап шушы урыннарда эшләделәр вә бу көндә дә эшләп торалар. Бу хәлләр «Аллаһу Тәгаләнең әминнәре» дигән исем бирелүгә хаклы булмаган «галимнәр»нең наданлыклары вә фанатизмнары сәбәпле мәйданга килделәр.
Инде мең ел буладыр, ислам галимнәре үзләре иҗтиһад кыла алмадылар, иҗтиһад кылу өчен башкаларга ирек бирмәделәр, акылларны, фикерләрне тимер чылбырлар белән богаулап тордылар. Бу эшнең нәтиҗәсе бик фаҗигале вә бик хәсрәтле булды. Мөселманнарның фикер машиналары эштән тукталды, акыллары күгәрде, тутыкты, бөтен халык югары күтәрелгән вакытта, болар түбән төштеләр, көнбатыш халыклары бу кадәр һөнәр вә сәнәгатьләр белеп, нинди олуг галимнәр, голәмәләр җитештереп торган вә бөтен дөньяга мәгърифәт кояшы тудырган вакытларында, мөселманнар бөтенләй эштән чыгып калдылар, дөньяның зәгыйфь вә кадерсез бер кавеме булып яшәргә хөкем ителделәр.
«Аллаһ аларга золым кылмады, алар үз-үзләренә золым кылдылар»461.
Нечкәләп, җентекләп тикшереп карау куәтләреннән мәхрүм вә акылны эшләтә белү кәмаләтеннән өлешсез адәмнәр, тәфсирләргә җаһили гасырлардан калган уйдырмалар, яһүди ялганнарын тутырулары [265] белән генә канәгатьләнмичә, болар өстенә үз хыялларын вә һәрбер сөйләүче тарафыннан җыелган юк-бар нәрсәләрне өстәделәр вә шул нәрсәләргә «шәригать» төсе биреп, халыкларга тәкъдим кылдылар вә кылалар. Наданлыкка төшкән вә һәрбер ерактан килгән тавышка колак салырга гадәтләнгән милләтебез, «тагын өстәмә юкмы?» дип, ошбу нәрсәләрнең һәрберсен ислам дине исеменнән кабул итге. Бүген берәү чыгып та, боларга бу хакта мәгълүмат бирергә керешсә вә хакыйкатьне аңлатыр өчен тырышса, аның насыйбы - сөякләр белән атылу, иске чабаталар белән куылу, динсезлектә гаепләнү, миссионерларга сатылганлык белән гаепләү булачак