Репост из: Танышыйк — Альмира 🧡
Сәлам, дусларым 🍁
Гореф-гадәтләр, традицияләр турында язуымны дәвам итәм 📚
Безнең гаилә традицияләргә бай булмаса да, күркәм матур гадәтләр арасында әдәби марафон турында язмыйча булмый. Берничә ел рәттән, елга дүрт тапкыр, 21 көн дәвамында татарча китап уку — бу искиткеч яхшы традиция!
Минем өчен әдәби марафон татарча китап уку гына түгел, мин максатларыма ирешергә өйрәндем, мәктәптә укырга да, татарча блог алып барырга да миңа авыр түгел.
Иң мөһиме, язучылар һәм шагыйрьләр белән күзгә-күз күрешеп, фотоларга төшеп, автографлы китаплар алып, мин алар белән танышам.
Мәсәлән, Фоат абый Галимуллин, Сания апа Әхмәтҗанова, Йолдыз апа Шәрәпова кебек танылган язучылар белән минем бик күп фотолар бар 🥰
Ел ахырында барлык катнашучылар белән очрашып, марафонның йомгаклау тантанасында җыелу — бу традициянең иң матур мизгеле 🧡