Эсвижий хәбәрләр. Әлмәт


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


Әлмәт табиблары 20 вакытыннан алда туган бала гомере өчен көрәшкән

Ел башыннан Әлмәт балалар хастаханәсендә 85 яңа туган бала чыга, шуларның 20се — вакытыннан алда туган, авырлыгы түбән булган сабыйлар. Алар барысы да-Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы күрше районнардан махсус ярдәм күрсәтү өчен Әлмәткә җибәрелгән балалар.

Иң кечкенә пациент 32 нче атнада туган, аның авырлыгы нибары 1550 грамм.

Вакытыннан алда туган балалар аеруча игътибарга мохтаҗ. Әлмәт балалар хастаханәсендә моның өчен кирәкле барлык махсус җиһазлар бар. Ул тикшеренүләрне һәм процедураларны урында үткәрергә мөмкинлек бирә. Сүз авырлыгы түбән булган балалар турында барганда бу бигрәк тә мөһим.

Белгечләр әйтүенчә, вакытыннан алда туган балаларны тәрбияләүдә уңыш җиһазларга гына түгел, бәлки бөтен команданың — табиб-неонатологларның, шәфкать туташларының һәм сабыйлар янында тәүлек буе булган кече персоналның эшләвенә дә бәйле.


Мобиль поликлиника Елховойга 12 октябрьдә киләчәк

Елховой авылында мобиль поликлиника 12-16 октябрь көннәрендә эшләячәк. Авыл халкына башка тар белгечләргә барырга туры килмәячәк-табиблар үзләре авылга киләчәк. Карауларны үзәк район хастаханәсе һәм 3 нче поликлиника табиблары заманча җайланмада үткәрәчәк.

Табиблар анализлар кабул итәчәк, киңәшләр бирәчәк һәм кирәк булганда пациентларны тикшерүгә җибәрәчәк. Бу акция «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында уза.


Хәерле иртә, кадерле дуслар! Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын 🫖 🥞


Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!

 

Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.

 

Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.

 

Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.

 

Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.

 

Записаться кандидатом в МАХ: https://max.ru/heroestatarstan_bot  или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00

 

#КонтрактМинобороныРТ


10 октябрьдә алмашынучан болытлы. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с. Минималь температура төнлә +4..+9˚. Көндез максималь температура +14..+19˚.


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиa
Кайсы көнне җылырак булачак һәм һава торышы киләсе атнада ничек үзгәрәчәк? Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-tatarstane-na-vyxodnyx-ustanovitsya-teplaya-i-dozdlivaya-pogoda-5930369

Интертат МАХта


Иң зур хөрмәткә лаеклы исем
Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә һәрберебезнең күз алдына беренче тапкыр оялып кына мәктәп бусагасын атлап, әлегә таныш түгел, әмма сине үз баласы кебек елмаеп каршы алучы укытучы килә. Ягымлы карашы белән барлап белем дөньясына алып кергән, яраткан укытучыга әйләнгән Таһиров исемендәге 1нче лицей укытучысы Мәүлетбаева Ильмира Сәгыйть кызы хакында сүзем.
Мин инде 4 оныкның әбисе. Яраткан оныкларымның берсе Азалиянең башлангыч сыйныфтагы укытучысы ул. Хәзер инде ул 6 нчы сыйныфта укый.
Ильмира Сәгыйть кызы белән без әбиләрне дә чакырып оештырган матур чарада таныштык һәм хәзер дә дуслыгыбызны дәвам итәбез. Ул балаларга белем бирүче генә түгел, патриотик рухта тәрбиләүче дә, шәһәрнең матур урыннары белән таныштыручы да, табигать кочагына алып чыгучы да, татар китаплары укуга мәхәббәт уятучы да, һәрбер балага күңел җылысын кызганмыйча өләшүче дә. Укыткан укучыларының кечкенә уңышларына да сөенеп яши ул.


Әлмәт аны ничек онытсын?

Күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулу уңаеннан Әлмәттә тантаналы чаралар узды

https://almet-rt.ru/news/madniyat/66650


Укытучының дәрәҗәсе түрәнең кәнәфиеннән биегрәк булырга тиеш

Әллә ниләр әйтердәй булам да... Укытучылар көне — ил күләмендәге олы бәйрәм. Шул ук вакытта ул бүгенге җәмгыятебезнең, мәгариф системабызның иң авырткан нокталарын ачып салучы көн дә

https://almet-rt.ru/news/mf/66649


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиa
Татарстанда ягып җылыту сезонына һава торышы фаразлары. Тулырак: https://intertat.tatar/news/yly-kys-ham-salkyn-mart-tatarstanda-yagyp-ylytu-sezonyna-hava-torysy-farazlary-5881115

Интертат МАХта


Татарстан — один из немногих регионов, где созданы наиболее комфортные условия для заключения контракта

Выплата до 2,9 млн рублей, сопровождение от аэропорта до части и широкая поддержка семей. Узнай подробнее или оставь заявку: @heroestatarstan_bot

#Татарстан #СВО #ПоддержкаСемей #КонтрактнаяСлужба


Батырлыкка хөрмәт тәрбиялиләр
Ярдәм янәшә. МХО зонасына гуманитар ярдәм әзерләп озатучы фидакарьләр һәрберебездә хөрмәт уята

Октябрь башында «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлеге әгъзасы Рамил Әфәндиев штабка чираттагы гуманитар йөкне - су фильтрларын һәм картриджлар алып килде.
– Рамил МХО зонасындагы егетләргә беренче тапкыр гына ярдәм итми. Аның керткән өлеше әйтеп бетергесез мөһим. Кыр шартларында чиста су солдатларга бик соралган. Беренче карашка бу гади генә әйберләр кебек, ләкин хәрбиләрнең сәламәтлегенә кагылышлы әлеге ярдәм аларның тормышын саклап калырга ярдәм итә. Рамил алып килгән барлык фильтрлар һәм картриджлар да чираттагы гуманитар конвой белән егетләребезгә озатылачак, – дип ассызыклады бүлек җитәкчесе Юрий Максимов.


Хатирәләр яңарды, нурланды


Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан авыл җирлекләрендә ветераннар белән очрашулар, бәйрәм чаралары оештырылган. Бу турыда безгә авыллардан бик күп хәбәрләр килеп иреште.

https://almet-rt.ru/news/mgyiyat/66646


Хөрмәтлиләр, дәвалыйлар, күңелләрен дә күрәләр
Октябрь башында Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде

Районыбызда 40 меңләп өлкән яшьтәге кеше гомер кичерә һәм аларның һәрберсе игътибар үзәгендә. Араларында бер гасырдан артык гомер кичерүчеләр дә бар.
100 яшен тутырган тыл хезмәтчәне һәм «Ана медале» иясе Екатерина Григорьевна Плотникова, 14 яшендә фронтка утын әзерләүдә хезмәт куйган, «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән йөзъяшәр Рәшидә Гариповна Закирова, Бөек Ватан сугышында катнашкан, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Әлмәт районының Мактаулы гражданины 102 яшьлек Николай Афанасьевич Федотов кебек озын гомерле шәхесләр – Әлмәтебез горурлыгы.
Өлкәннәрне хөрмәтләп кенә калмыйлар, дәвалыйлар һәм күңелләрен дә күтәреп, алар өчен төрле мәдәни чаралар оештыралар. Шәһәребезнең «Ветеран» реабилитация үзәге бүгенге көндә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү буенча киңкырлы эшчәнлек алып бара.


Авылда мәктәп бетсә — тел дә бетә...

Заман үзгәрә, мәктәпләргә яңа технологияләр, компьютерлар, хәтта ясалма фәһем үтеп керә. Тиздән алар бөтен нәрсәне алыштырыр кебек

Бик ялгышабыз. Нишләргә белмичә күзе мөлдерәп торган сабыйның башыннан сыйпап, «Синең кулыңнан килә, син булдырасың!» дип җилкәсеннән сөяргә бернинди роботның да җаны җитми. Моны бары тик үз һөнәренә, балаларга гашыйк чын Укытучы гына эшли ала. Бүген сүзебез Р. Г. Галиев исемендәге Сөләй мәктәбендә 30 ел балаларга җан җылысын өләшүче Гөлмира Абдулла кызы Гәрәева турында.

https://almet-rt.ru/news/mgyiyat/66643


🌾 Әлмәттә уңыш җыелды: 67 мең тоннадан артык бөртеклеләр!
«Холыксыз» һава торышына, кырауларга һәм туфракның артык дымлануына карамастан, район аграрийлары нәтиҗәле эшләде. 🚜
📊 Төп нәтиҗәләр:
• 29 545 гектар мәйданнан 67 057 тонна уңыш суктырылды.
• Уртача уңдырышлылык: 22,7 ц/га.
• Авыр метеорологик шартлар аркасында Татарстанда (шул исәптән Әлмәттә) гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
🌽 Хәзерге эшләр: көзге чәчү тәмамлана, мал азыгы (силос, сенаж) әзерләнә, чиста пар җирләре эшкәртелә.
Авыл хезмәтчәннәренә чын күңелдән рәхмәт! Сезнең тырышлыгыгыз – табыннарыбыз муллыгы нигезе. 🙏
11 октябрьдә Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм муллык телибез! 🎉
(Резеда Исмәгыйлева материалы буенча)


Изге җомга көннәребез мөбарәк булсын! Җаннарыбызга тынычлык, нур, шифа китерсен 🤲🏻


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиa
Бала тугач бирелә торган бер тапкыр түләүне көтү вакыты кыскарырга мөмкин. Түләүне кемнәр ала ала һәм акча кайчан биреләчәк? Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bala-tuganda-ber-tapkyr-birela-torgan-tulaune-tizrak-alyp-bulacak-5930354

Интертат МАХта


9 октябрьдә амашынучан болытлы. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 4-9 м/с. Минималь температура төнлә +2..+7˚, аязганда -1..+1˚. Көндез максималь температура +12..+17˚.


Әлмәт кешесе полиция хезмәткәрен бәрдергән өчен колониядә дүрт ел үткәрәчәк
 

Әлмәт кешесе полиция хезмәткәренә бәрергә маташкан өчен дүрт ел колониягә хөкем ителде. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте.
 
Февральдә ир-ат ВАЗ-2114не җәяүлеләр кичүендә туктата. Офицер машинаны аннан алырга таләп иткәч, йөртүче руль артына утыра һәм хокук сакчысына ике тапкыр бәрелә һәм аның аягына бәрелә.
 
Суд әлмәтлене көч куллануда, хакимият вәкиленең тормышына куркыныч тудыруда гаепле дип тапты. Хөкем карарына ТР Югары судында шикаять бирергә мөмкин.

Показано 20 последних публикаций.