Русия Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин әйтүенчә, депутатлар илдән киткән Русия ватандашларына салымны күтәрәчәк төзәтмәләр әзерли. Володин бу хакта үзенең телеграм каналында язды.
"Киткәннәр Русия ширкәтләрендә читтән торып эшләүдән тыш, безнең ил кануннары мөмкинлек биргән барлык өстенлекләрдән дә файдалана. Русиядән киткәннәргә ул өстенлекләрне юкка чыгару һәм алар өчен салым ставкасын кертү дөрес", ди ул.
Бу хакта ни уйлыйсыз?