Аргентинага берничә русияле авырлы хатын-кызны кертмиләр — хакимиятләр алар илгә турист булып кереп балаларына ватандашлык алырга тырыша дип шикләнә
Бу хәл турында "Аргентина на русском языке" каналы яза.
Туристлар берничә сәгать буена азык-төлек һәм сусыз транзит зонада идәндә чик сакчыларын көтеп утырырга мәҗбүр.
The Guardian басмасы язуынча, соңгы вакытта Аргентинада русияләр арасында бала табу туризмы үсә. 2022 елда анда 2 меңнән артык Русия ватандашы килгән, аларның күбесе — авырлы хатын-кызлар, алар Аргентинада бала табарга җыена, ди Русия илчелегенең консуллык бүлеге мөдире Георгий Полин.
Күптән түгел Азатлык бер Казан гаиләсенең Аргентинага китеп шунда бала тапканы турында язган иде. Укыган идегезме?
@azatliqradiosi