Җимерекләр астыннан җиде кеше чыгарылган. Аларны хастаханәгә озатканнар.
Хәзерге вакытта дүрт кешенең һәлак булуы һәм 16 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә. Берничә кеше авыр хәлдә. Җимерекләр астында якынча тагын 20 кеше калуы ихтимал.
Өлкә губернаторы җимерелүдә Украина кораллы көчләрен гаепләде.
"Белгород шәһәре һәм Белгород районы Украина кораллы көчләре тарафыннан көчле утка тотылды. Харьков тавында снарядның күп катлы торак йортка эләгүе нәтиҗәсендә беренчедән алып унынчы катка кадәр тулы бер подъезд җимерелде", дип язды Вячеслав Гладков үз телеграм каналында.
Бүген шәһәрдә биш тапкыр һава кисәтүе яңгыраган.
Редакция Гладков мәгълүматларын тиз арада тикшерә алмый.
@azatliqradiosi