TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

9 Feb, 08:57

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Украина гадәттән тыш хәлләр эшләре хезмәте хәбәр итүенчә, хатын-кыз һәм 10 яшьлек баланың мәетләрен Богодухов шәһәрендә йорт җимерекләре арасыннан чыгарганнар. Тагын өч кеше җәрәхәтләнгән.

🔸Одессага һөҗүм нәтиҗәсендә, ким дигәндә бер кеше һәлак булган. Шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итүенчә, күп катлы йортка, газүткәргечкә һәм машиналарга зыян салынган.

🔸Израил АКШны Иранның ракет програмына кагылышлы корылмаларга мөстәкыйль рәвештә һөҗүм ясарга әзер булуын кисәткән. Әгәр Тәһран баллистик ракетлар мәсьәләсендә «кызыл сызык»ны узса, Израиль моны эшләргә мөмкин дип белдергән. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларга сылтама белән The Jerusalem Post басмасы яза.

🔸Белгородта өйләргә җылы бирү өлешчә торгызылган. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, 61 йортта әле дә җылы юк. Кичә украин дроны һөҗүменнән соң ул 80 меңгә якын кешенең җылысыз калуын әйткән иде.

🔸Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәре кысаларында Кәрим Хәкимовка истәлек тактасын ачуда катнашкан. Кәрим Хәкимов Советлар иленең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле була. Истәлек тактасы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Русия вәкиллеге бинасына куелган дип яза "Реальное время".

@azatliqradiosi
ДСНС України
#Харківщина: в результаті удару російського БпЛА загинули жінка з дитиною, є постраждалі Сьогодні вночі ворог атакував ударними безпілотниками приватний сектор міста Богодухів. Одне з влучань сталося по житловому будинку, що був повністю зруйнований. Виникла пожежа на площі 50 м кв., яку ліквідувал...

386 0 0 3
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot