Саха республикасы сәясәтчесе Александр Иванов депутат мандатыннан мәхрүм ителгән
Кичә булган утырышта Ил Тумэндагы (парламент) 58 депутатның 53-е Ивановтан депутат мандатын алу өчен тавыш биргән. Иванов үзе утырышка кертелмәгән.
Депутатлыктан чыгаруга рәсми сәбәп булып февраль азагында Русия хакимиятенең Ивановны "ят агент" дип тану тора.
Әлеге статус аңа Казакъстаннан кайткач озак та тормый билгеләнде. Анда булганда Иванов аерым алганда саха халкының бәйсезлеге булмавына көрсенеп видео чыгарды.
Аңа кадәр, 2024 елда ул саха халкы бәйсезлеге мәсьәләсендә төрек блогерына да сөйләгән иде. Бу сак кына ясалган белдерүдән соң Ивановка карата игътибар артты. Аңа каршы язылган әләк нәтиҗәсендә, Иванов "Новые люди" фиркасеннән чыгарылды.
Кичә парламент утырышына кертелмәгәннән соң Иванов үз Телеграм-каналында видео чыгарды. Анда ул Ил Тумэн депутатларына да мөрәҗәгать итте.
"Сез берәр җинаятьчел канун өчен яки бер кешенең җинаятьләре өчен сүз куешып тавыш бирәсез икән, сез барыбер шул җинаятьләрдә катнашучыларга әвереләсез, моннан качып котыла алмыйсыз", диде Иванов.
Ул шулай ук "үзгәрешләр җиле" белән бергә Ил Тумэнга кире кайтачагын белдерде.
"Мин бу трибунадан чыгыш ясап, халкыбызның ирекле ихтыяры яңадан торгызылды, без үз суверенитетыбызны һәм җирләребезне, байлыкларыбызны республиканың күпмилләтле халкына яңадан кайтардык дип игълан итәчәкмен», диде хәзер инде элекке депутат Иванов.
▪️Җирле үзидарәдән килгән Александр Иванов урыннардагы хакимият көчле булып калырга тиеш дигәр фикерне алга сөрә. Узган елны ул Алтай республикасында җирле үзидарәне бетерүгә каршы протестларны яклап чыкты.
@azatliqradiosi