Royal Flight һәм Azur һава ширкәтләре 450 очучыны эштән җибәрмәкче.
Бу хакта Baza яза. Басма чыганаклары сүзләренчә, бу Украинада сугыш башлавы өчен Русиягә кертелгән санкцияләргә бәйле.
Чартер һава ширкәтләренең пилотлары кыскартуга эләгәчәк, аларга бу хакта белдерүләр килә башлаган да инде.
Coral Travel туроператорының ширкәте Royal Flight-тан 250ләп очучыны җибәрәчәкләр, Anex Tour-ның юлчы ташучысы Azur-дан – 200ләп очучыны чыгарачаклар, аларның күбесе марттан бирле эшләми тора диелә хәбәрдә.
Baza искәртүенчә, бу чара Boeing 737 һәм 777 очкычларында очучы икенче пилотларга да, очкычларның командирларына да кагылачак.
Һава ширкәтләре Русия теркәвенә күчерелгән яки тулысынча сатып алынган Boeing 757 һәм 767 очкычларында очышлар ясауны дәвам итәчәк диелә.
Моңа кадәр Baza “Аэрофлот”ның һәм “Россия”, “Победа”, Utair кебек башка һава ширкәтләренең яңа пилотларны эшкә алмый башлавы турында хәбәр иткән иде.
Аэрофлот РБКга моны күп юнәлешләрдә очышлар тукталу шартларында “вазгыять үзгәргәнче һәм ихтыяҗ арту барлыкка килгәнче” кертелгән чара дип аңлаткан.