Фильтр публикаций


This message couldn't be displayed on your device due to copyright infringement.


😈 Аерылышу вакыты килеп тә җиткән...

Бүген «Берсерк»ның 19нчы сериясе Boosty'да чыкты.

🙏 Гатс Лачыннар төркеменнән китәргә теләгәнен әйтә, Гриффит исә аны болай гына җибәрергә җыенмый. Алар арасында башланган дуэль икесенең дә язмышын башка якка борып җибәрә...


📱 Карарга:
https://boosty.to/beztej/posts/28bfd071-8bfa-4b61-9ce7-abd7516168ec

Гатсның бу карарын көткән булсагыз, реакция калдырыгыз 👀


😈 Офлайн очрашудан соң «Берсерк»ка кире кайтабыз!

Бүген 18нче сериясе чыкты: Гриффитны корбан дип уйлаучылар ялгыша. Бу сериядә агу, капкын һәм ут аша чираттагы сәяси уен ахырына якынлаша.

🌟 Ә Гатс бу уенда иң куркыныч рольләрнең берсен башкара

📱 Карарга:
https://boosty.to/beztej/posts/8656c37e-b824-4652-bcde-b6ca1cd993bd

Яңа серияне көткән булсагыз, реакция калдырыгыз 🔥




Бүген бергәләшеп татарча «Мистер һәм миссис Смит»ны карадык

Килгән һәркемгә зур рәхмәт! Мондый очрашулар безнең өчен бик кадерле: татарча контентны үзең генә түгел, бергәләп, җанлы аралашу белән карау — бөтенләй башкача.

Татар китабы йортына безне зурлап, чараны уздырырга мөмкинлек биргәннәре өчен аерым рәхмәт!

Проект яшәсен өчен нәкъ менә шундый очрашулар, сөйләшүләр һәм сезнең хуплавыгыз кирәк. Бүген бу чын мәгънәдә безнең уртак тәҗрибәбез булды.


Киләсе очрашуларга кадәр ❤️




Иртәгә очрашабыз!

🪑 Бергәләшеп татарча «Мистер һәм миссис Смит»ны карыйбыз да, тәмләп чәй эчеп алабыз. Яхшы кәеф алып килергә онытмагыз :)

8 июнь, 18:00
Татар китабы йорты
Островский ур., 15


🍓 Сабантуйлардан исән-сау кайтып җитегез дә, әлеге сылтама буенча 150 сумлык билет алып куегыз:

Билетлар 🎟

Күрешкәнчегә кадәр!




😈 «Берсерк»ның 17нче сериясе чыкты!

Калган серияләрне әкренләп барысы өчен дә ача башлыйбыз. Бүгенгесендә Мидленд халкы 100 еллык сугыштан җиңү алып кайткан Гриффитны алкышлый, ә сарай эчендә инде бөтенләй башка уен башлана...

Рәхим итеп карагыз:
https://boosty.to/beztej/posts/db19eea5-a7e1-4eac-9044-494a35b22238

📱 Boosty'дагы язылучыларыбыз «Берсерк»ны инде хәзер үк тулысынча карый ала.


Без сезне сагындык!

Соңгы тапкыр җыелганыбызга бер ел булган икән инде. Шуңа күрә киләсе дүшәмбе кабат күрешеп, татарча «Мистер һәм миссис Смит»ны бергәләп карарга чакырабыз.

Бу юлы очрашуда «Безнең тәҗрибә» проектына нигез салучы һәм фильмның тәрҗемәчесе — Газиз Фәттах та булачак!

Фильмнан соң чәй эчеп, иркенләп аралашып утырырбыз. Тәрҗемә, тавышландыру, проектның тормышы һәм киләсе планнар турында сөйләшербез.

8 июнь, 18:00
Татар китабы йорты (Островский ур., 15)


Билетлар🎟 (сайтта 150 сум дигәнен алыгыз)

Килегез, бергә карау — үзе бер тәҗрибә!

988 3 27 1 26

«Берсерк» ахырына якынлаша

Бу эш 2025 елның 31 гыйнварында беренче сериядән башланган иде. Ел ярымга якын вакыт эчендә без әлеге анимены татарчага тәрҗемә итеп, тавышландырып бетердек. Төрле сәбәпләр аркасында процесс озакка сузылса да, бу көн килеп җитте: без, ниһаять, сезонның калган серияләрен сезнең белән уртаклашырга әзер!

🥯«Берсерк» эшләренә барлыгы 298 750 сум тотылды. Шуның 208 355 сумын сез — безнең язылучыларыбыз һәм караучыларыбыз — капларга ярдәм иттегез.

Бу безнең өчен бик зур ярдәм! Сез булмасагыз, мондый зур эшне башкарып чыгу авыр булыр иде. Рәхмәт сезгә ❤️‍🩹

📱 Boosty'дагы язылучыларыбыз инде хәзер үк «Берсерк»ның барлык серияләрен дә (9 яңа серия!) карый ала: https://boosty.to/beztej/posts/db19eea5-a7e1-4eac-9044-494a35b22238

Ә калганнар өчен серияләр атна саен чыгып барачак. Беренчесе — бу җомгада.

Хәзер без «Мистер һәм миссис Смит» фильмына тотылган чыгымнарны капларга тырышабыз. Әгәр ярдәм итәргә теләсәгез, моны Boosty аша яки беркетелгән хәбәрдәге юллар белән эшли аласыз: https://t.me/beztej/3


Безнең белән калганыгыз өчен рәхмәт 💚

P.S. Рәсемдә — «Берсерк» Татарстанда чыккан булса, ничек күренер иде дигән кечкенә тәҗрибәбез




Кичә Русландия белән «Мистер һәм миссис Смит»ны татарча тавышландыруда карадык

🌟 Безнең өчен бу чыннан да яңа тәҗрибә булды — кереп караган, фикер алышкан һәм хуплаган һәркемгә рәхмәт!

Фильмны Boosty'дагы язылучыларыбыз инде хәзер үк карый ала. Ә без әлеге проектка тотылган 70 мең сумны җыюны дәвам итәбез — бу сумма киләсе эшләргә тизрәк күчәргә ярдәм итәчәк.

📱 Карарга:
https://boosty.to/beztej/posts/532e3f35-d929-4738-8554-69a91312e41f

😍 Безгә ярдәм итәргә:
https://t.me/beztej/3


Башланды. Кереп карагыз 👀

https://www.twitch.tv/rus_landiya
rus_landiya - Twitch
Minecraft - SKTR GANG ))) !gg !тг !донат !команды


Репост из: Рус_Ландия 🏝


Сәлам, дуслар!

Русландия бүген безнең яңа чыккан фильмыбызны стримда карарга җыена.

Безнең өчен дә яңа тәҗрибә бу 👀

21:00дә стримга кушылыгыз — бергә карыйбыз!






Югалттыгызмы безне? 🦋

Бу ярты ел дәвамында без эшебезне дәвам иттек. Һәм хәзер, ниһаять, «Мистер һәм миссис Смит» фильмының татарча тавышландырылган версиясен чыгарабыз!

📱 Безнең Boosty'дагы язылучыларыбыз фильмны инде хәзер үк карый ала: https://boosty.to/beztej/posts/532e3f35-d929-4738-8554-69a91312e41f

Нәкъ менә алар ярдәмендә без бу проектны ахырга кадәр җиткерә алдык. Зур рәхмәт сезгә ❤️

💚💚💚💚💚💚💚💚💚💚💚💚

Бу фильм буенча эшләргә барлыгы 70 мең сум тотылды. Әгәр сез безгә әлеге сумманы җыярга булышсагыз, киләсе проектларны күпкә тизрәк башлап җибәрә алачакбыз.

😍 Безгә ярдәм итәргә:
https://t.me/beztej/3

Киләсе көннәрдә сезне тагын берничә яңалык көтә!



Показано 20 последних публикаций.