Матур сүз


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Цитаты


Киңәш/теләк/тәкъдимнәрегез өчен - @matur_suz_bot. Барысы да аноним рәвештә✨
Күңел төшенкелегенә бирелгәндә, кайларга гына барып сугылырга белмәгәндә кереп, өмет чаткысы уята һәм сихри йөзеңдә елмаю барлыкка китерә алырдай сәхифә🫀

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Цитаты
Статистика
Фильтр публикаций


Начар уйлар сиңа беркайчан да рәхәт тормыш бүләк итмәс..

Соклан. Ярат. Бирешмә.


Һәр кешенең йөрәгендә матур эз калдырырга тырыш, сиңа карата нинди генә мөнәсәбәт булса да..


Синең ялкының дөньядагы һәр кешегә җитмәс..

Ләкин синдә мохтаҗ булган кешегә һичшиксез ирешер..
Балкы!


Әбием һәрвакыт:
"Яхшы сүз әйтергә онытма", — дия иде.

Ә бит чыннан да..
Бер матур сүз кешенең бөтен көнен үзгәртергә мөмкин.


Күзләреңнең төсен беләсеңме?

Нәкъ шул була бәхет төсе.. 🌿


Кайчак йөзеңдә елмаю булса да, күңелең елый..


Кешенең елмаюы нинди булса, күңеле дә шундый ук..


"Мин булдыра алмыйм..." дисеңме?

Булдырасың, үзең моңа ышансаң!


Бүген син кем өчендер якты бер кояш нуры.. ☀️


Йөрәгең сизә белә.. Аны тыңла! 🫀


Кайчак туган йортны түгел, ә андагы кешеләрне сагынасың..


Әле дә авырлыкларга каршы көрәшкәнең өчен рәхмәт сиңа.. 🫂


Балачакның иң зур байлыгы - бәхетле булуыңны аңламыйча бәхетле яшәү.. 🌱


Ә бит барысы да мәхәббәттән башлана.. 💕


Сине сөйләшәләрме?

Үзләре алай булдыра алмаганга сөйлиләр, игътибар итмә..


Аллаһ Тәгаләнең планнары синекеннән күпкә яхшырак һәм мөһимрәк..❤️‍🩹


Иртәме-соңмы үз гамәлләрең өчен җавап бирәсе булачак шул..


Вакыт дәваламый.. 💔


Синең күзләреңдә чиксез диңгез.. 🌊


Сиңа матур төшләр теләп язгач, күктән йолдыз атылды💫

#язылучыбыз_иҗаты ❤️‍🩹

Показано 20 последних публикаций.