TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Чуашстан татарлары

31 Jul, 19:56

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

Prev Next
Батыр муниципаль округының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгендә «Җисем» сменасы матур гына эшләп килә. Бу – иҗат юнәлешендәге профильле смена. Ул музыка, бию һәм театр белән кызыксынган балалар өчен оештырыла. Биредә вокал, җыр язу, актерлык, ораторлык, милли һәм заманча бию дәресләре каралган. Шулай ук спорт һәм күңел ачу чаралары да оештырыла.

Бүген «Җисем» сменасында «Кызыл Чишмә» сәнгать фестивале үтте. Фестиваль театрлаштырылган мюзикл форматында тәкъдим ителде. Мюзиклның сценаристы, режисеры һәм сәхнәгә куючылары – Җисем сменасы катнашучылары үзләре булды.

Фестивальдә Казан шәһәренең «Шәрык» клубы вәкиле Гөлдәния Зиннатова, автор-башкаручы Азат Гимадеев смена катнашучылары белән берлектәге чыгышлары белән катнашты.

Фестивальнең шәрәфле кунаклары арасында Батыр муниципаль округының җитәкче вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р. Ф. Ямалетдинов, Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Т. Җ. Сөләйманов, «Сәләт» проектлары җитәкчесе, әдип-галим Җ. Ш. Сөләйманов бар иде.

Фестиваль бик дулкынландыргыч һәм матур итеп үтте. Катнашучылар үзләренең талантларын күрсәттеләр, ә кунаклар исә аларга яңа иҗади биеклекләргә омтылырга илһам бирде. «Кызыл Чишмә» фестивале «Җисем» сменасының иң якты вакыйгаларының берсе булып хәтерләрдә калачак.

763 0 3
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot