Муслюмовский муниципальный район


Гео и язык канала: Россия, Русский
Категория: Новости и СМИ


Официальный канал администрации ММР. Новости района.
ММР администрациясенең рәсми каналы. Район яңалыклары.

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Русский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


Репост из: Республика Татарстан
⚡️ Прямая трансляция ежегодного послания Раиса Татарстана начинается в 10:00!

Рустам Минниханов обратится с посланием к Государственному Совету РТ.

Прямой эфир будет доступен в нашем сообществе «ВКонтакте» и на телеканале ТНВ.

Мы в МАХ


1986 нчы санлы сайлау участогында – чын бәйрәм рухы. Биредә иминлекне тәэмин итүче полиция хезмәткәре Гөлгенә Мирзаянованың бүген туган көне!

Райондашыбызны күркәм бәйрәме белән ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, район башлыгы Альберт Хуҗин һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары ихлас котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмегез котлы булсын! ✨👏


Мөслимлеләр зур бердәмлек күрсәтә: 12:00 сәгатькә район буенча 87% сайлаучы тавыш бирде! 📊🗳️

РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау барышында районыбыз халкы югары гражданлык активлыгын саклый. Бүген 12:00гә булган рәсми мәгълүматларга караганда, сайлау хокукына ия булган райондашларыбызның 87 проценты үз участокларына килеп тавышын биргән.

Сайлау кампаниясенең матур күренеше – яшьләребезнең битараф булмавы! Җаваплылык чорына аяк басып, гомерләрендә тәүге тапкыр тавыш бирүче егет һәм кызларыбыз участокларга аеруча дулкынланып килә. Әлеге тарихи һәм истәлекле беренче адымнары озак саклансын өчен, һәр яшь сайлаучыга истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Сайлаулар бүген 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итә! Сез дә үз фикерегезне белдерергә өлгерегез! 🇷🇺

📸 Фото – «Мөслим-информ».


Сайлау көннәре халкыбыз өчен элек-электән күңелле бәйрәм төсен алган. Әлеге күркәм традициягә тугры калып, бүген, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның икенче көнендә, район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе гөрли.

Биредә халыкка мулдан авыл хуҗалыгы продукциясе, сыйфатлы көнкүреш товарлары һәм көзге кием-салым тәкъдим ителә.

Ярминкә барышы, сату-алу процессы һәм бәяләр белән район җитәкчелеге дә танышты. Мөслимлеләр сайлау участогының ярминкәдән нибары берничә адым җирдә генә булуын, тавыш биреп чыгу белән кирәк-яракны алып кайтуның бик уңайлы булуын ассызыкладылар.

Һәркемне ярминкәдә һәм сайлау участокларында көтеп калабыз! 👍

📸Фоторепортаж: https://vk.ru/album-204018005_312027797


Район башлыгы Альберт Хуҗин тормыш иптәше Лилия Хуҗина белән бергә Мөслим лицеенда урнашкан 1987 нче номерлы сайлау участогына килеп, сайлауларның беренче көнендә үк тавышларын бирделәр.

РФ Дәүләт Думасы депутатларын һәм муниципаль депутатларны сайлау өч көн дәвамында – 18, 19, 20 сентябрь көннәрендә үткәрелә. Сез дә үз гражданлык бурычыгызны үтәргә ашыгыгыз! 🗳️🇷🇺


Раис республики Рустам Минниханов также отдал свой голос ✅

На избирательный участок он пришел вместе с супругой.

Напомним,18, 19 и 20 сентября проходят выборы депутатов Государственной Думы девятого созыва. В эти дни также пройдут дополнительные выборы депутата Государственного Совета Татарстана и довыборы депутатов представительных органов МСУ.

Приходите и вы на свой избирательный участок! Напомним, проголосовать можно до 20:00.

Не забудьте после голосования получить специальные браслеты и принять участие в фотоконкурсе #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы


Бүген һәм 19, 20 сентябрь көннәрендә Мөслимдә Дәүләт Думасына депутатлар һәм муниципаль депутатларны сайлаулар уза. Участоклар 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.

Тавыш бирүдә гражданнар яшәү урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогында катнаша. Үз сайлау участогын «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетта һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белергә мөмкин.

Мөслимлеләр фотоконкурста катнашып, автомобиль яки телефон ота ала. Моның өчен сайлау участогыннан чыгып, сайлаганнан соң алынган браслетны тотып, гаилә белән фотога тошәргә, шул фотоны #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештеглары белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биткә урнаштырырга кирәк.

Сайлауга барганда паспортыгызны алырга онытмагыз.


Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Яңа вазыйфаларга билгеләнүчеләр:

– Хуҗина Лилия Ләздәт кызы – мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде;

– Газетдинова Чулпан Фәнис кызы – эшмәкәрлекне үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү секторы җитәкчесе;

– Биккинина Гөлназ Малик кызына гомуми бүлек җитәкчесе вазыйфасы йөкләнде;

– Шаймурзина Алсу Илдар кызы – Мөслим районы административ комиссиясенең баш белгече.

А. Хуҗин узган чараларга анализ ясады һәм агымдагы атнада узачак Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм муниципаль депутатларны сайлауны югары дәрәҗәдә үткәрүне бурыч итеп куйды. Шулай ук ул балаларның иминлеген игътибар үзәгендә тоту, урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләү кебек сорауларга игътибар итте.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов 18-19-20 сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлек белән таныштырды. Бу көнне район буенча 14 673 гражданин тавыш бирер дип көтелә. Мөслим районы буенча 30 сайлау участогы эшләячәк, шуларның бишесе – район үзәгендә. Сайлау участокларына килеп тавыш бирү 8:00-20:00 сәгатьләрдә мөмкин булачак. Бу көнне халыкның иминлеген тәэмин итү темасына да аеруча игътибар ителде.


🇷🇺 Выборы депутатов Государственной Думы пройдут уже с 18 по 20 сентября

Собрали, что важно знать избирателям:

✅ Избирательные участки будут открыты с 8:00 до 20:00.

✅ На участках будут работать почти 14 тысяч наблюдателей. Это наблюдатели от политических партий, кандидатов, Общественной палаты Российской Федерации и Общественной палаты Республики Татарстан.

✅ Сервис «Мобильный избиратель» позволяет заранее выбрать удобный участок для голосования. Подать заявление можно до 14 сентября через портал Госуслуг РФ, в офисе МФЦ или территориальной избирательной комиссии.

✅ Если не знаете адрес своего избирательного участка, всю информацию можно найти на портале Госуслуг РФ в разделе Выборы.

Фото: ЦИК Республики Татарстан



Показано 10 последних публикаций.