Сабантуй журналы


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Канал для родителей и детей. Советы психологов, мастер-классы, интересные видео для детей.

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


💗💗💗💗💗💗💗💗💗💗💗💗💗💗💗
Журналның беренче битендә үк яңа уку елы башлануга багышланган, рухландыра торган киңәшләр!


Бүген "Сабантуй"ның сентябрь саны тышлыгын расладык 😍


😉1 сентябрь якынлашканны сизәсезме?😉




🗓Бүгенге көнне файдалы мәгълүматтан башлыйбыз

25 августка сынамышлар

Бүген җылы һәм аяз булса, көзен мул уңыш булыр.

Әгәр урман өстендә томан озак торса, тиздән яңгыр яварга мөмкин.

Бүген яңгыр яуса, моннан соң киләсе Әбиләр чуагы кыска булыр.

Август яшеннәре озын көзне алдан хәбәр итә.




Әле берничә көн элек кенә кояш нурларыннан балкып торган манзара бүген әнә шулай моңсу "җавап бирә"😔




Бәрәңге дә, бәрәңге, дибез. Юкка түгел😉

24 август бәрәңгедән ясала торган чипсының Туган көне булып санала. Чипсыны уйлап табучы - Америка шеф-повары Джордж Крам.


🥔🥔🥔🥔🥔🥔🥔🥔🥔🥔🥔🥔🥔🥔🥔
Авылларда күршеләр бер-берсе белән ярыша-ярыша бәрәңге ала...

Дуслар, сез алдыгызмы инде?

Август аенда бәрәңге алуның ни кызыгы бар?😁
Көзгә аяк баскач, инде бераз салкын төшә башлагач гаилә белән җыелып бәрәңге алу; шунда ук, бакчада яңа алган бәрәңгене туфрак белән күмеп пешерү - моннан да күңеллерәк тагын нәрсә бар икән?


Җәйнең соңгы атнасына аяк бастык дияргә дә була. Киләсе атнага җәйнең бер көне генә кереп кала, ә аннан көз җитә...


🥔 Икенче икмәк — бәрәңге алучыларга сәлам!
Бакчадагы уңышларыгыз мул, хезмәтегез бәрәкәтле булсын! 🌱💚


Бүген, 22 август, Россия Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр! Бәйрәм белән, дуслар!🇷🇺


Матур яллар!

🌞 Матур яллар телибез!
Күңелле мизгелләр, җылы кояш, якты кәеф һәм онытылмас хатирәләр күп булсын! 💛
Җәйнең соңгы көннәрен рәхәтләнеп үткәрегез, һәр мизгелнең ямен тоеп калыгыз! 🌿✨


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Җомга көнне "Әхлак дәрес"ен тыңлап алыйк әле, дуслар! Исәнләшкәндә нинди кагыйделәрне истән чыгармаска? Исәнләшүнең нинди савабы бар?Җаваплар видеода📱


Изге җомга көнендә күңелләрегез тыныч, йөрәкләрегез нурлы булсын. 🤲

Бу көн сезгә шатлыклы хәбәрләр, изге эшләр һәм күңел җылысы алып килсен.




Дуслар, уку әсбапларын күптән әзерләп куйгансыздыр инде. 🎒 Ә сезнең кызыксынганыгыз бармы: китап-дәфтәрләрне җитештерү өчен күпме агач кирәк? 🌳


🎒 Дуслар, мәктәпкә кирәкле әйберләрегезне әзерләп, җыеп бетердегезме?

Әйдәгез, исемлекне бергәләп барлап алыйк! Мөһим әйберләрнең берсе дә онытылып калмасын! 📚✏️🎨

🎒 Мәктәпкә кирәкле әйберләр исемлеге

🎒 Мәктәп сумкасы
📓 Дәфтәрләр
✏️ Гади карандашлар
🖊️ Ручкалар
🧽 Бетергеч
📏 Сызгыч
✂️ Кайчы
🧴 Җилем
🖍️ Төсле карандашлар
🖌️ Буяулар һәм пумала
📐 Сызым өчен линейка, өчпочмак һәм транспортир
📒 Көндәлек
🗂️ Дәфтәрләр өчен тышлыклар
📕 Дәреслекләр өчен тышлыклар
🎨 Альбом
🧰 Пенал
👟 Икенче аяк киеме
👕 Мәктәп формасы
🏃‍♀️ Физкультура өчен спорт киеме һәм аяк киеме
💧 Су шешәсе


🦋 Җәй көне күбәләкләрне күзәтергә син дә яратасыңмы?

Аларның чәчәктән чәчәккә очып, кояшта «уйнаганын» күзәтергә әле җәйге берничә көн бар. ☀️🌸

Ә син белә идеңме? Кайберәүләр кешенең кайсы күбәләкне күбрәк яратуына карап, аның холкы турында да белеп була дип саный. 😊

🦋 Ә сиңа кайсы күбәләк ошый?

Показано 20 последних публикаций.