Саба таңнары

Гео и язык канала: Россия, Русский
Категория: Новости и СМИ

"Саба таңнары" газетасының официаль каналы
Реклама бүлеге: 8(84362)2-35-09
saby-rt.ru
vk.com/sabatannargroup
ok.ru/sabatannar
tiktok.com/@saba_tannar
youtube.com/c/Сабатаннары1930
zen.yandex.ru/id/5b8a4fbdfd3cf000aae70650
twitter.com/sabatannar

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Русский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций

🏐🏆 Саба районында пляж волейболы буенча чемпионат тәмамланды

🏐 Байлар Сабасы зонасында хезмәт коллективларының һәм авыл җирлекләренең ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатына йомгак ясалды.

Авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында:
🥇1 урын-САТЫШ 1
🥈2 урын-САБА
🥉3 урын-Икшермә

Авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында:
🥇1 урын-ЮЛБАТ 1
🥈2 урын-ЮЛБАТ 2
🥉3 урын-САБА

Хезмәт коллективларының хатын-кызлар командалары арасында
🥇1 урын-БАССЕЙН
🥈2 урын-Башкарма комитет
🥉3 урын-САБА-АРЕНА

Хезмәт коллективларының ирләр командалары арасында
🥇1 урын-Сабагаз
🥈2 урын-САБА-АРЕНА
🥉3 урын-ФБП 2

Бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы үткәрде. Чемпионатның барлык призерларын һәм катнашучыларын котлыйбыз!🎉

Саба аграр көллияте базасында район педагогларының традицион август киңәшмәсе бара.

Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиa
Моңа балалар саны, аларны тәрбияләү һәм эш стажы кебек шартлар йогынты ясый. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-xatyn-kyzlar-ocen-vakytynnan-alda-pensiyaga-cygu-ocraklary-turynda-soiladelar-5928228

Интертат МАХта

Хәерле көн, дуслар-туганнар!❤️ Бүгенге көн матур мизгелләр, күңелле очрашулар, тән сихәтлеге җан тынычлыгы алып килсен!🥰 Һәркем бәхетле булсын!🌿☀️

Халык сынамышы: 25 августта яңгыр яуса, "әбиләр чуагы" кыска булыр. Җылы һәм аяз булса - ак гөмбә уңар.

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
🥀 Бүген махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз Тимершык авылыннан Илдар Виктор улы Сабировны соңгы юлга озаттылар.

Мәрхүм белән хушлашу чарасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, туганнары катнашты.
 
Илдар Сабиров махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китә. 2025 елның 9 августында  Украина җирендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Илдар Викторович өйләнгән, тормыш иптәше һәм 7 яшьлек улы Норлат шәһәрендә яшиләр.

Батыр солдат  сугышка алынганчы хуҗалыкта эшләгән, аны авылдашлары бик тырыш, карусыз, эштән курыкмый торган нәсел егете иде дип искә алдылар. Имам хатыйб Дамир хәзрәт рухына багышлап дога кылды.

⭐ Илдар Виктор улы Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып хәтерләрдә мәңге сакланачак.

Показано 9 последних публикаций.