Фильтр публикаций


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиa
Моңа балалар саны, аларны тәрбияләү һәм эш стажы кебек шартлар йогынты ясый. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-xatyn-kyzlar-ocen-vakytynnan-alda-pensiyaga-cygu-ocraklary-turynda-soiladelar-5928228

Интертат МАХта


⭐ Бүген Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен Искә алу көне

🪖1944 елның 25 августында фашистларга каршы пропаганда һәм Германиянең хәрби куәтен какшатуда гаепләнгән 11 татар кешесе гильотинада җәзалап үтерелә.

Аларның исемнәре татар халкы тарихына мәңгегә кереп кала:
Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур (Сәлим) Бохаров.

💔Җәлилчеләрне Чаллыда да искә алдылар. ГЭС бистәсендәге М. Җәлил һәйкәле янына мәктәп укучылары, укытучылар, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек җыелды.
Бөек милләттәшебезнең шигырьләре татар, рус, кытай телләрендә яңгырады.


Чаллыда бер кешенең 30 фатиры бар: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-10-miliarder-iasi


🎤Салават Фәтхетдиновта эшләп тәҗрибә туплаган, бүгенге көндә үзен кинорежиссёр һәм продюсер буларак танытучы Ника Пэрак, Казанда остазының концертында булып кайткан.

Ул үзенең социаль челтәрләрендә әлеге тамашаны каты тәнкыйтьләгән.

«Салават Зәкиевич — бик талантлы артист, миңа аны тыңлау ошый. Мин үзем дә моннан 11 ел элек аның җитәкчелегендә университет тәмамладым. Ләкин бер генә нәрсә әйтәм — 11 ел эчендә берни дә үзгәрмәгән, хәтта тагын да начарланган», — ди Пэрак.
❌Аңа концертның “сценарие, фотообойлар рәвешендәге ямьсез декорацияләре, сәхнәнең арткы стенасында ясап куелган а-ля китап стеллажы” ошамаган.

💡Люстраларны ул “зәвыксыз, аңлаешсыз, мәгънәсез, авылга да, шәһәргә дә бармый торган», дип атаган. Яктылык белән эшләүче режиссерның дөрес эшләмәве аркасында сәхнәдә чыгыш ясаучыларның йөзе күренмәвен, бэк-вокалист кызларның костюмы идәндәге келәм төсе белән туры килүен әйткән.

💯Шул ук вакытта Ника Пэрак Салаватның җырлау сәләтен югары бәяли.

Дәвамы монда


😱Диңгезгә кергәч аңын югалткан һәм комага киткән

Артист Чулпан Арсланованың гаилә дусты вафат булды
: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/artist-culpan-arslanovanyn-gaila-dusty-vafat-buldy


Менә кемгә рәхәәәт! 🫶😍

Ә сез массаж ясатасызмы? 🙌


Чаллы пенсионеры 8 млн сумга якын акчасын югалтты: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/cally-pensionery-8-mln-sumga-iakyn-akcasyn-iugaltty


Блогер Бакчачы Рәмзиядән КАБАКТАН АШ-ПЮРЕ пешеру рецепты: 🍲🔥

Безгә кирәк булачак:
🎃 кабак,
🥕 кишер,
🧅 суган,
🧄 сарымсак,
🍄‍🟫 шампиньон гөмбәсе,
🍞 ак ипи сохарие,
🥛сливки,
🧂тоз, борыч.

Суган белән кишер, сарымсакны сыек майда җиңелчә кыздырып алабыз. Шулар өстенә тоз, борыч сибәбез дә туралган кабак салабыз. Бер стакан су салып пешергә куябыз🥰

Кайнап чыккач 20 минут чамасы томалап пешерәбез. Яшелчәләр пешкәч,блендер белән ваклатабыз👍Пюреның тозын кабып карыйбыз, җитмәсә өстибез👌Өстенә сливки салып кайнатып алабыз.
Тәлинкәләргә бүленгән ашка, алдан кыздырып әзерләгән гөмбә, сохари салып табынга бирәбез😍Ашыбыз әзер 🙏👍

Сез пешерәсезме мондый ашлар, дуслар? Быел авыз иттегезме әле?😋


Хәерле иртә!❤️

Чаллының ГЭС бистәсендәге "Кыңгыраулы күпер"

📸 Айзирә Имамова


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
"Пятачок" та Чаллыдан талантлы җырчы Марсилия чыгыш ясаячак!🙌

📌27 август
📌18.00
📌Җиңү паркы

Ничек сезгә аның "Юллар" җыры?😉


Иртәгә Чаллының Җәмигъ мәчетендә - күркәм вакыйга🙏


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиa
Ни өчен яшь кыз авыл җирлеге белән җитәкчелек итәргә карар иткән? Яшьләрне авылда калдыру өчен аның нинди идеяләре бар: https://intertat.tatar/news/yelyska-motociklda-kicen-voleibolga-20-yasenda-avyl-irlegen-itaklagan-kyz-tarixy-5880531


Кире бирегез әле шуңа атын!😂


ВКонтактедагы "Пятачок"лар турындагы "Легенда-Чаллы" төркемендә - шәп яңалыклар! 🎉🎉🎉

Нибары ел ярым элек кенә ачылса да, анда инде 5️⃣ мең кеше язылды! Кайбер видеоларны 💯мең кеше карый. 🙌

Ә сез анда бармы?😉⤵️

https://vk.ru/pyatachok_tat


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиa
Чикләүгә эләккән-эләкмәгәнеңне кайда тикшерергә була: https://tatar-inform.tatar/news/zapret-na-vyezd-za-granicu-kto-mozet-stolknutsya-iz-zitelei-tatarstana-5928169


Пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике баланың гомере өзелгән, җидесе зыян күргән
: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/pilotsyz-ockyc-houme-vakytynda-ike-balanyn-gomere-ozelgan-idese-zyian-kurgan


🧯🚒Бүген төнлә Тукай районындагы бакчачылык ширкәтендә дача йорты янды.

Яр Чаллы янгын бүлекчәләре бүген төнге сәгать 3тә, «Турбина» бакчачылык ширкәтенә чыктылар.

🏠⚠️Ут башта беседканы юк иткән, аннары йортка күчкән. Нәтиҗәдә йорттан бары тик кирпеч станалар гына калган. 69 яшьлек хуҗа фаҗига урынында булган. Ул зыян күрмәгән.

1995 елда сатып алынган милек иминләштерелгән булган. Беренчел фаразлар буенча, янгын сәбәбе — беседкада электр үткәргечендә кыска ялганыш.


#безгәязалар✍️

Элек игьтибар итмәгәнмен микән, әллә яңа гына куйганнармы, тукталышларда менә шундый экраннар куйганнар. Бик уңайлы, бик рәхәт, рәхмәт!


Күп кенә хатын-кызлар мактау сүзләрен ишетсә, кире кага:«юк инде», «алай ук түгел инде», «бу очраклы гына» дип әйтә. Әмма болай эшләү ярамый.
Үз-үзеңә бәяне арттыру буенча психолог киңәшләре: https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/xatyn-kyz-ni-ocen-uzen-tuban-baiali


🏆🎨 Александр Поповның Яр Чаллыдагы «Гаилә традицияләре» муралы ПФОның "ФормАрт" конкурсында беренче урынны яулады.

Показано 20 последних публикаций.