Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Психология


Гүзәл хатын-кызлар өчен файдалы канал

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Психология
Статистика
Фильтр публикаций


Элвин Грейга Башкортстанның халык артисты исеме тапшырылды👏🏼
Котлыйбыз!


Кышка – тозлы кычыткан рецепты

Кычытканның файдалы булуын барыбыз да белә. Бу файдалы үсемлекне кышка әзерләп куярга да мөмкин. Тозлы кычыткан ашларга салыр өчен бик тәмле була.

Үләннәрне 3 литрлы стерильләштерелгән банкага тыгызлап тутырабыз да, өстен тастымал белән каплап, җылы урында өч көн әчетәбез (кәбестә тозлаган кебек). Әлеге күләмнән 5 литр чыга.

2-3 көннән кычытканлы банкаларны, капкач белән каплап, суыткычка урнаштырабыз. Ул кышка кадәр бик яхшы саклана.


Игезәк кызлар Гайшә белән Фатыйма кич утыралар😍


«Сөембикә» журналы сәяхәттә

Бүген Бөтендөнья татар Конгрессы оештырган пресс-тур белән Киров өлкәсе Малмыж районына кузгалдык. Сәяхәтебез Малмыжның «Алтын ачкыч» балалар бакчасы белән танышудан башланып китте. Кайларда гына булмадык: «Дуслык» газетасы редакциясе, үзәк китапханә, Иске Йөрек авылы музее, мәчете, Татар Кумбашы авылы осталары белән танышу, Яңа Смәил авылы мәдәният йорты, мәчет, мәктәп... Читтә яшәүче милләтәшләребез белән аралашу онытылмаслык хәтирәләр калдырды.

Тулы репортажны ВКонтакте төркемебездә карый алачаксыз.


Кунакның беренче көне - алтын, икенче көне - көмеш, өченчесе - бакыр, дүртенче көнне юлы такыр.


Таныдыгызмы?😀




Камила Вәлиева быел 11 сыйныфны тәмамлый. Соңгы кыңгырау чарасына ул имиджын үзгәртеп килгән – чәчен карега кадәр кыскарткан.

Килешәме?


Гүзәл Уразова сеңлесе Гөлназ һәм энесе Раушан белән

Ошаганнармы?😍


Сәүдәгәр, хәйрияче Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс интерьеры.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
«Сөембикә» журналы белән берлектә уздырылган
«Әниләр клубы»ның чираттагы очрашуы Иске татар бистәсендә сәүдәгәр Борһанетдин Муллин йортында узды.

Пстхолог, коуч, тележурналист Гөлшат Сафина белән очрашуга килүчеләр саны аеруча күп булды. Борчулардан арыну, эчке дөньябызга хуҗа булырга өйрәнер өчен кунакларыбыз Кукмарадан кадәр килгән иде.

Практик күнегүләр белән тәмамланган очрашу чәй табыны артында, тагын да җылы аралашу белән дәвам итте.

Очрашудан туры эфир: https://vk.com/video-80259061_456239388?access_key=5d3e9f5317aa05c539


Бүген журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» республика бәйгесе узды. Тантаналы чарада үз эшенең остасы булган журналистларга бәллүр каләм сыннары тапшырылды.

Гран-При исеме иясе - «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Риман Гыйлемханов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләге - Лада Гранта машинасы белән бүләкләнде.


"Бип-бип" биергә өйрәнәбезме?😂


Татар матбугаты көне уңаеннан республика массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.

«Сез - безнең колакларыбыз һәм күзләребез. Сезнең аша халык борчуларын ишетәбез, күрәбез, бергәләп республиканың сәясәтен төзибез», - дип, Фәрит Мөхәммәтшин рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Показано 14 последних публикаций.