КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР


Гео и язык канала: Россия, Киргизский
Категория: Новости и СМИ


Официальный telegram-канал
КРЯШЕНЫ - КЕРӘШЕННӘР
«Туганайлар» - единственная в России газета для кряшен и о кряшенах
Наш сайт – tuganaylar.ru
Связаться: 8917 250 97 95

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Киргизский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


Балык Бистәсендә яшәүче Вера Николаевна МАКСИМОВАның 8 октябрь көнне 70 яшьлек юбилее🎂💐

Кадерлебез!❤️ Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Әти белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Безне сөендереп, озын-озак яшә.
 
Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
 
Куанычлар гына алып килсен,
70 яшьлек олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без,
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
 
Иң изге теләкләр белән, ирең, балаларың, кияү-киленең һәм оныкларың💝


Безнең яңа саныбыз!🔥

Тышлыкта үрнәк керәшен Трофимовлар гаиләсе😍

Кыскача күзәтү:👇
https://tuganaylar.ru/news/r-kershen-ortyna-tuganaylar/oktiabr-aenyn-berence-sanyna-anons-1791449612


Керәшеннәр Бөтендөнья күләмендәге Вorn from culture трендына кушылды🔥🔥🔥

Социаль челтәрләрдә Вorn from culture («Мәдәнияттән туган») дигән яңа тренд таралды. Дөнья буенча төрле милләт вәкилләре биюләрен төшергән видеолар миллионлаган караулар җыя.

🌏Трендның асылы — милли биюләр, традицион костюмнар һәм пейзажлар аша аудиторияне төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыру. Проектның барлык видеолары бер җыр астында төшерелә.

Россия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Грузия, Монголиядә яшәүче төрле милләт вәкилләре видео төшереп социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Әлеге трендка безнең ❤️керәшеннәр дә кушылды. Идеясе һәм режиссеры — «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе 💫Игорь Шрыковныкы.

ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasennar-botendonia-kulamendage-vorn-from-culture-trendyna-kusyldy


🗞️“Туганайлар” – илебездәге барлык керәшен гаиләсен берләштерә торган бердәнбер мәгълүмат чыганагы.

📍Минзәлә районының Юшады авылыннан 💓Наталья Чепкасова "Туганайлар«ны гаиләләре белән яратып укуларын сөйләде:

«Безнең гаиләдә газетага язылу — күптәнге матур гадәт. Өстәл өстендә һәрвакыт яңа саннар ята, ләкин алар арасында "Туганайлар«ның урыны аерым. Бу газета безнең өчен гади генә басма түгел, ә өйгә килгән кадерле кунак кебек.

Әтиемә инде 90 яшь. Ул газетабызның нинди авыр шартларда дөнья күрә башлаганын яхшы хәтерли, шуңа да һәр яңа санын зур сагыну һәм ихтирам белән көтеп ала. «Туганайлар» — керәшеннәрнең яшәешен, йола-гадәтләрен, тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган бердәнбер таяныч. Аның битләрендә халкыбызның данлыклы уллары һәм кызлары турындагы язмаларны укыганда, горурлык хисләре күңелне тутыра.

Дөресен әйткәндә, безнең «туганнарын белмәгән кешеләр» булырга хакыбыз юк. Үз тамырларыңны, үткәнеңне оныту — зур югалту. Шуңа күрә «Туганайлар» һәр керәшен гаиләсенең өстәлендә булырга, һәр йортка килеп керергә тиеш дип саныйм. Бу газета — безне берләштерүче, рухи җепләребезне ныгытучы көч».

⚡️⚡️⚡️Сез дә алар кебек газетаның даими укучысы булырга телисезме? Алайса, почта бүлекчәләренә яки онлайн хезмәтләргә ашыгыгыз!🤗

Хәзер исә газетага язылырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек туды! 🗓️2027 елның беренче яртыеллыгына – 6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр – 🗞️“Туганайлар” газетасына ташламалы бәядән язылырга була.


🏫8 октябрь - Арыу Җыен җараулы ата данлыклы Кодрәтләр кылучы Сергей Радонежскийны искә ала

Бу көнне әйтелә торган Тропарь:

«Христосъ Алланын чын кызмятчесе булыб, арыу эшляргя тырышыучы, бу багытлы тормошта няпесляргя син тырышыб карышы торган. Псаломнар жырлау белян, уяу тороу белян, ураза тотоу белян син öйрянеӱчеляреҥя кючергеч булган. Шуҥар кюря сиҥа Святый Тын урыннашкан, Анын кыуаты белян, син жактырылыб матурланган. Эй жараулы ата Сергiй, инде Святый Ӧчлö алдында, шундый кыйыулыгыҥ барга кюря, эй белемне ата, ӱзеҥ жыйган кöтöӱеҥне исеҥя ал, ӱзеҥ äйтеб калдырганча, улларыҥны килеб кюрергя онотма».


Ару гынамы, карендәшләр?!☀

Эш атнасы узып та бара, эх, вакыт дигәнең! Көннәрегез имин үтсен!🙏

Җәмле утыралар фотодагы түтиләр, шулай бит!😍 Боларга❤ куймый булмый инде, карендәшләр!

Ә эшләпәле җегеткә бөтенләй дә ике❤️❤️!😄

Түбән Кама керәшеннәре бу🔥


«Мәскәүдә спектакль беткәч басып кул чабу культурасы беткән диләр... Безнең спектакльләрдән соң халык һәрвакыт торып басып кул чапмыйча калмады. Унар минут җибәрми алкышларга күмделәр. Безне көткәннәр. Сагынып көткәннәр»

Күптән түгел генә Камал театры Мәскәүдән гастрольләрдән кайтты. Шул уңайдан, Татарстанның халык артисты, моңлы тавышлы карендәшебез Олег Фазылҗанов белән очраштык.

✔️Казан белән Мәскәү тамашачысы аерыламы?

✔️22 октябрьдә Казанда узасы концертларына әзерлекләр ничек бара? Куркытамы?

Бу сорауларга җавапларны тиздән чыгасы видеорепортаждан белә алачаксыз❤️


Бүген редакциябезгә зур кунак килде 🤩

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Теләче районы бүлеге буенча идарә члены, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган юристы 💫Юрий Иванович Емельянов 💫 белән әңгәмә кордык.

Озаклап, рәхәтләнеп, төрле темаларга сөйләштек аның белән. Профессиональ хезмәте, керәшенлек, ыру агачы төзү хоббие һәм башкалар-башкалар. Тиздән интервьюны сезләр дә укый алырсыз ♥️


Керәшен яшьләре парлы тормышка йолалар белән аяк баса💞✨

Быел яз аенда, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты Денис Михайлов сөйгәне – «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойловага 💍кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде.

Лиана һәм Денис «Кыз сорау», «Килен төшү» йоласын башкарды💫

МАТУР ЯЗМАНЫ УКЫГЫЗ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasen-iaslare-parly-tormyska-iolalar-belan-aiak-basa


Хөрмәтле карендәшләр!

Без киләсе елга әзерлекне башладык - 2027 ел өчен газетабызга язылу башланды. 6-16 октябрьдә льготалы (ташламалы бәядән) подписка.

Халкыбыз язмышын, тарихын һәм матурлыгын бергәләп языйк, карендәшләр!

Подписка буенча сорауларыгыз булса, 8917 250 97 95 номерына языгыз 🤝


Карендәшләребезнең 🏡авыл турындагы шигырьләре📖

АВЫЛНЫ САГЫНЫП

Хәзер дә ягыла микән
Туган нигезнең миче
Урамга тарала микән
Кайнар ипинең исе.
Беркайда юк авылымның,
Айлы аяз кичләре.
Авылга гына хас булган
Кара мунча исләре.
Морҗалардан чыккан төтен
Күкләргә агыладыр.
Бәлки әле аулак өйләр
Безне дә сагынадыр.
Битләрем куеп назланам,
Җил иссә туган яктан/
Анда югалткан бәхетне
Читтән эзләп кем тапкан.
И, мактыйлар чит җирләрне
Әйләнеп кайталар да
Туган җирдән җага якын
Юктыр ул беркайда да.
Оҗмах, диләр, чит җирләрдә,
Булса-булыр, шигем юк.
Анда минем милләтем юк,
Анда минем телем юк.
Анда минем моңнарым юк.
Сыгылсам терәгем юк.
Анда яшәү теләгем юк.
Чит оҗмах — кирәге юк.

✍️Никифор Тукмачев

Күбрәк шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/karendaslarebeznen-avyl-turyndagy-sigyrlare


🏫Старотябердинскую школу посетил участник СВО🇷🇺

🌟Василий Николаевич был мобилизован 26 сентября 2022 года и уже почти четыре года мужественно стоит на защите рубежей нашей страны.

Читать: https://tuganaylar.ru/news/novosti/starotiaberdinskuiu-skolu-posetil-ucastnik-svo


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
BORN FROM CULTURE | KRYASHENS

Кряшены — это хранители древних традиций, православной веры и самобытной культуры. Живут кряшены преимущественно в Татарстане и соседних регионах.

Наше наследие является неотъемлемой частью культурного многообразия России и тюркского мира.

🎬 Над проектом работали:
Production: @moberecet
Direction: Igor Shrykov
Artists: ГФА кряшен «БЕРМЯНЧЕК»
Video by: Ildar Khafizov
Music: @future - Mask off

Original concept by: @jamesmfenwick

#татарстан #tatarstan #bornfromculture #tradition #kryashen


Бүген - «Син миңа мөһим» көне❤️ (День «Ты мне важен»)

Ә сез белә идегезме?🤗

Ничек билгеләп үтәргә була?
Менә берничә идея👇

🫂Шәхсән. Сезнең өчен кадерле булган кешегезгә «Син миңа мөһим» дип әйтү.

📱 Хәбәр белән. Бу сүзләрне мессенджерда язып яки открытка җибәрү.

💝Аерым игътибар белән. Бу сүзләрне гадәти булмаган мөхиттә әйтергә була, мәсәлән, романтик кичке аш вакытында🍝

Мондый сүзләрне иң якын кешеләребезгә әйтү бик мөһим, чөнки нәкъ менә алар еш кына үзләренең әһәмиятлелеген ишетүгә иң мохтаҗ кешеләр🥰


“Газетасыз көнебез үтми”🗞️🤗

📍Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында яшәүче Галина һәм Иван 💞Лукиннарны авылдашлары “иң күп газета укучы гаилә” дип белә😍

75 яшьне узсалар да, алар тормышны газета-журналларсыз күз алдына да китерми. Лукиннарның яраткан газеталары арасында «Туганайлар»💚да бар. Алар аны ел саен яздыралар, һәр битен калдырмыйча укыйлар.

– Газета уку – безнең өчен гадәти бер йола кебек. «Туганайлар»ны аеруча яратабыз: анда темалар бик төрле, эчтәлеге һәрвакыт кызыклы, җанга якын. Аны укыганда үзебезне зур бер гаиләнең члены кебек хис итәбез, – ди Галина түти белән Иван дәдәй. – Кадерле карендәшләр, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк! Киләчәктә дә «Туганайлар» белән бергә булыйк, яңалыкларны укып, аралашып яшик, – дип газетага язылырга чакыра Лукиннар гаиләсе.

🖇️Сез дә алар кебек газетаның даими укучысы булырга телисезме?😉 Алайса, 📪почта бүлекчәләренә яки 📲онлайн хезмәтләргә ашыгыгыз! Хәзер исә газетага язылырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек туды!👍

❗️2027 елның беренче яртыеллыгына – 6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр – “Туганайлар” газетасына ташламалы бәядән язылырга була⚡️

Показано 15 последних публикаций.