ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


«Ватаным Татарстан» газетасының телеграм-каналы.
Бары тик ИҢ МӨҺИМ (һәм вакыт-вакыт кызыклы) яңалыклар һәм мәкаләләр.
📱VK: https://goo.su/4g25
📱 YouTube: https://goo.su/4g28

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


Ка-52 вертолеты командиры, гвардия капитаны Тимур Гыймрановка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Ул 20 мартта СВО зонасында һәлак булган.

Ул Биектау районында җирләнгән һәм Татарстаннан Россия Герое исеменә лаек булган 18нче хәрби булды.


Татарстанда мәктәпләрдә тарих һәм җәмгыять белеме укыту яңара. 2028 елдан 9 нчы сыйныфлар өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәк. Бердәм дәреслекләр сатып алынган, төбәк тарихы буенча иң яхшы комплект дип табылган. Җәмгыять белеме сәгатьләре кыскартыла, бушаган вакыт тарихка биреләчәк.


2027 елда ураза 8 февральдә башлана һәм 29 көн дәвам итәчәк, аның соңгы көне 8 мартка туры килә. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.


Татарстанда яңа уку елына әзерлек: 1385 мәктәпкә 511 мең укучы барачак, шуларның 44 меңе — беренче сыйныфка. 4 яңа мәктәп ачыла. Соңгы 5 елда мәктәпләрдә 19 янгын чыккан, сәбәбе — электр җиһазларын бозу (53%).


Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. 16нчы тапкыр уздырыла торган чарада республика Язучылар берлеге әгъзалары, яшь авторлар катнашты. «Туган тел» җыры белән тәмамланды.


Татарстанда 2015 елдан бирле иҗтимагый киңлекләрне яңарту бара. Шушы вакыт эчендә 450 объект төзекләндерелде, моңа 29 млрд сум тотылды. Быел тагын 51 парк һәм скверга 2,7 миллиард сумлык эш планлаштырыла. Федераль бәйгеләрдә республика алдынгы урында тора.


Кемдер мунча себеркесен әрем, сары мәтрүшкә, кычыткан кебек үләннәр кыстырып бәйли, кайберәүләр үләннәрдән генә себерке ясый. Гөлбадран (пижма) да бу максатта бик кулай. Әлеге үләнне чәчәк атканда җыярга кирәк. Бөтнекне исә җәй буе җыярга мөмкин: тән тиресен яшәртә, тынычландыра, сулыш юлларына уңай йогынты ясый.
Ләкин организмыңны «тыңлап» кына чабыну, ягъни кан басымындагы, аллергия, сулыш юлларындагы кимчелекләрне онытмау кирәк. Шулай ук ялкынсыну вакытында, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәйгәндә чабынырга киңәш ителми.

😍 Үләнче Фирая Захарова себерке җыю серләре белән уртаклашты:
https://vatantat.ru/news/ulance-firaia-zaxarova-kaen-seberkese-in-sifalysy-116665


Дөньяда колорадо коңгызыннан да хәстәрлеклерәк зат бар микән? Әле бәрәңге чыгып та өлгермәгән, болар һәр төпкә бишәр-алтышар булып чиратка басып, көтеп торалар.

Кешеләр дөньясы да шулайрак бит инде бер карасаң. Бездә дә бит талантлы, акыллы кешеләрнең туганын көтәләр. Ул туып, нәрсәләрдер эшләп, тормышны алгарак җибәрер, дип өметләнәбез бит инде. Юк икән. Монда да шул колорадо кортлары кебек теге талантның башын ашарга өметләнеп утыручылар җыела.




✍️ Марат Кәбиров яза


Әлмәндәр ролен уйнау хыялымда бар иде һәм ул тормышка ашты. Минемчә, бу образ татар драматургиясендә иң-иңнәрнең дә иңе. Монда Туфан абый тарафыннан тирән фәлсәфә салынган. Әлмәндәр карт татар халкының символы буларак яктыртылды. 30 елдан соң күпмедер вакыт тынлык булды. Ләкин татар халкы «Әлдермештән Әлмәндәр»не көтте. Шунысы да бар: син Туфан абый язган шул ук сүзләрне сөйләп йөрсәң дә, Әлмәндәр я бар, я юк. Халык аны я кабул итә, я юк. Миңа Шәүкәт абыйга охшаган дигән сүзләрне дә әйттеләр. Шалтыратып: «Тавышыңны компьютер аша үзгәртәсеңме әллә?» – дип сораучылар да булды. Юк, үзгәртмим. Премьера көнендә беренче тапкыр уйнаганда янымда Шәүкәт абый рухы очып йөргән кебек тоелды

💬 Рамил Төхвәтуллин белән ӘҢГӘМӘ 👇🏻
https://vatantat.ru/news/ramil-toxvatullin-almandar-kart-obrazyn-ale-baetasy-da-baetasy-116648


💔 Алексеевск районының Коры Көрнәле авылындагы күлдә 15 яшьлек малай батып үлә. Бик тәртипле, кешелекле, дин юлындагы бала була ул. Салаватның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөя Әхмәтҗанова укучысын бик яратып сөйли:
Салават бик акыллы бала иде. Әти-әнисе дә тәртипле, бик матур гаиләдә үсте. 5 сыйныфта укучы сеңлесе белән дә бик дус иделәр.Тәнәфесләрдә гел яныма керде. Мине аеруча якын итә иде. Кабинетымда үзем булмасам, “Апа, сез бик яхшы кеше” дип язу калдырыр иде…

https://vatantat.ru/news/suga-batkan-salavat-turynda-ansyz-nicek-iasarbez-inde-116900


📣🧐 Россиядә күпчелек кешенең гомере йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан өзелә. Яман шешләрне дә берничә тапкыр узып, күңелсез рейтингны җитәкләгән бу чирләр елдан-ел яшәрә дә әле.
35–40 яшьтә булган инфарктның сәбәбе нидә? Җәй көне йөрәккә нәрсә яный? Баш авыртуын баса торган дарулар нәрсәгә китерә? Гомерне озынайта торган нинди дарулар бар? МКДЦ поликлиникасы табиб-кардиологы Данил САФИН белән йөрәк сәламәтлеге өчен көрәшергә өйрәнәбез 👇🏻

https://vatantat.ru/news/tabib-kardiolog-danil-safin-tormys-inelrak-es-azrak-bulgan-saen-kese-ocen-zyiany-da-kubrak-116871


📣 Җәен нинди коммуналь хезмәтләр өчен түләмәскә мөмкин булуы турында аңлаттылар


* Су температурасы 22 градус булган очракта, тән һәр 4 минут узган саен 100 калория (коры җирдәгегә караганда 15 тапкыр тизрәк) югалта.
* Ашаганнан соң кимендә 30 минут узгач кына суга керергә кирәк

📌 Йөзү буенча инструктор киңәшләре 👇🏻
https://vatantat.ru/news/iogerase-da-sikerase-da-tugel-iozu-buenca-instruktor-kinaslare-116856


⚡Татарстанда 46 кеше утырган автобус әйләнгән: 3 пассажир авыр хәлдә

Бу хакта тулырак 👇
https://vatantat.tatmedia.ru/news/tatarstanda-46-kese-utyrgan-avtobus-ailangan-3-passazir-avyr-xalda-116898


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
🧐 Ничек сезгә бу җыр?

Ленар Шәех сүзләре, Рамил Канипов көе, ә башкара... ясалма фәһем! Аранжировкасын да ул ясаган.

Фикерләрегезне языгыз әле, «тере» җырчыны алыштыра алырлык булганмы? Бу күренешкә карашыгыз нинди?


Сезнекеләр дә өлгерәдер? 😊


📣 Гаилә ипотекасы шартларын үзгәртү көзгә кадәр кичектерелде

Россиядә 1 июльгә билгеләнгән гаилә ипотекасы программасы шартларын үзгәртү вакыты кичектерелә.


📣🧐 Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурс башлана. Коммерциячел булмаган оешмалар өчен бәйге 21 юнәлеш буенча үткәрелә. Аның гомуми бюджеты – 163 миллион сум 👇🏻

https://vatantat.ru/news/21-iunales-buenca-rais-granty-alu-momkinlege-bar-116566


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Чәчкәдән ялкауларча сметанник рецепты ☺️


🔥 Татарстанда күп балалы гаиләләргә 100 мең сум түләячәкләр

Показано 20 последних публикаций.