Барон абыйның: «сиңа бу авылда нәрсә ошады?» дигән соравына «Гөлияләрнең гараж өстендә куну!» дип җавап биргәнемне сизми дә калдым😂 Альберт абый аптырап китте — бер камерага карый, бер миңа, акыллырак җавап көтте бугай 🤭
ә миңа чыннан да монда гараж өстендә куну ошый! Гөлиянең гаиләсенең кунакчыллыгы, гадилеге, юмор теллелеге турында әйтеп тә тормыйм — кайткан саен үз кызлары кебек кабул итәләр. әле монысында кодагыйлары белән дә таныштым — туганнар кебек аралаштык. чиксез рәхмәтем шундый мөгамәлә өчен ❤️
ә гараж… ул мине яшүсмер чакта чит ил киноларыннан чормада яшәүгә кызыгып үскән чагыма алып кайта. хәзер инде Гөлияләргә кайтып бу теләкне баса алам, шөкер 💃
ә Барон абый бу авылда нишләп йөрде соң дисәгез, монысы инде аерым тарих 😅 тиздән әйтермен,
шәп тарих ул✍🏼️☺️