СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ


Channel's geo and language: Russia, Russian
Category: Telegram


Тематика: здоровье, полезные рецепты, советы, общение, жизнь 🍃
❌не консультирую , вопросы не публикуем
❗️Для связи: Гөлшат (Гульшат)
https://t.me/gulshat_lk
Инстаграм(50k) :https://instagram.com/selametlek_kazan
Мини канал: https://t.me/saulik_kazan

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Russia, Russian
Category
Telegram
Statistics
Posts filter


ӨЙ ДАРУХАНӘСЕНДӘ ҺӘРВАКЫТ БУЛЫРГА ТИЕШ ДАРУЛАР

📌 Температура: нуpoфeн + күп итеп су

📌 Яраланган очракта: пepeкиcь вoдopoдa яки миpaмиcтин, бaктepицидный плacтырь, бинт.

📌 Төрле авыртулардан: нурoфeн яки пeнтaлгин

📌 Диарея: тeмпeрaтурасыз – cмeктa, энтeрoл яки бaктиcуптил, aктивлаштырылган күмер, энтeрoфурил.

📌 Гpипп һәм ОРΒИ: циклoфepoн витaмин С, фepвeкc, гopчичниклар.

📌 Ютәл: какырык белән – aмбpoбeнe яки элeкcиp бpoнхикум; коры ютәл– либeкcин, cиpoп ceнeкoд.

📌 Отит: oтинум яки oтипакc.

📌 Күзләр: кopнopeгeль.

📌 Тамак: cпpeй тантум вepдe яки камeтoн .

📌 Аллергия: зиpтeк, фeниcтил (капли).

📌 Сердце: вaлидoл.

📌 ЖКТ: фестaл.

📌 Бәрелгәннән: : мазь бодяга.

📌 Сеңер тартылса : вальторен гель, випросал.

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз! Исемлек ирекле чыганактан.

🔥- барсы да бар
❤️- яртысы бар
👍- берничәсе бар
🥰- дару эчмим


Исанмесез, "грибок во рту"ны ничек бетерергә икән, язмассызмы икән? Алдан ук зур рәхмәт.

Авыз куышлыгындагы гөмбә авыруы - кандидозның бер төре. Табиб кушкан дарулардан тыш түбәндәге ысулларны кулланырга мөмкин :

Һәр ашаудан соң авыз куышлыгын сода эремәсе белән чайкау (бер стакан кайнатылган суга 1 чәй кашыгы сода)

Мөһим! Рационнан җиңел үзләштерелә торган углеводларны (варенье, бал, шикәр) чыгарырга, гөмбәләр татлы урында үсә.

Дуслар, сез дә үз белгәннәрегезне өстәп языгыз ❤️🙌


Хәерле иртәләр, дуслар🥰

Барыгызга да уңышлы матур көннәр, хәерле атналар теләп калабыз🙌❤️

Без Ралия белән фтизиатрга юл тоттык, T-spot анализы яхшы чыкты, Аллага шөкер, хәзер шуның белән гомуми справка аласы калды😊🙏


Дуслар, безнең запас төркемгә дә язылып куегыз, анысын Апам Гөлшан алып бара. Бу матур сириннәрне ул төшереп алган🥰

https://t.me/saulik_kazan
⬆️⬆️⬆️

Язмалар кабатланмый❤️


УКРОП ОРЛЫГЫ ШИКӘРНЕ КИМЕТӘ⬇️
Термоска 1 л кайнар су агызырга. 1 аш кашыгы укроп орлыгы салып, 1 сәгать төнәтергә. Иртән һәм кич берәр стакан эчәргә була.

Монннан тыш укроп орлыгы:

-кан басымын нормага сала,
-эчтә газлар җыелып борчыса (коликлардан) булыша,
-тынычландыра,
-күздән яшь акса, укроп суы белән юдыру килешә һ.б.

❤️- кулланабыз
👍- кулланган юк иде, рәхмәт, белеп торыйк


Дуслар, безнең төркемдә басылган актуаль язмаларның ссылкаларын калдырып үтәм:

✔️холестеринны төшерү-
https://t.me/selametlek_kazan/964

✔️югары кан басымыннан -
https://t.me/selametlek_kazan/1340

✔️гемоглобинны күтәрү-
https://t.me/selametlek_kazan/557

✔️аякны көзән җыерса-
https://t.me/selametlek_kazan/1149

✔️баш авыртудан-
https://t.me/selametlek_kazan/1161

✔️буыннар (суставлар) авыртса -
https://t.me/selametlek_kazan/1178
https://t.me/selametlek_kazan/700

✔️колак шауласа-
https://t.me/selametlek_kazan/1152

Тагын нинди темалар кызыксындыра, комментарийларда языгыз♥️ Якын арада тукталырбыз🙏


Ял көннәрендә җыештыру эшләре белән мәшгульдер күбегез. Җыештыру дигәндә, минем төп ярдәмчем ул - кер сабыны. Өйдә кер сабыны бетсә, тизрәк яңаны алам, ансыз булмый. Файдалы үзлекләрен санап китик әле:

1 Безнең әбекәй чәчләрен кер сабыны белән юа иде, әнием дә юынганда тән өчен кер сабыны куллана, шул гына кычытуны баса ди.

2.Кер сабыны тирене яшәртә икән, битне дә атнага 2 тапкыр хуҗалык сабыны белән юарга киңәш ителгән бер чыганакта. Соңыннан гади балалар кремын сөртеп куегыз.

3. Сез ничектер, урамнан йөреп кергәч, мин аякларны да кер сабыны бн юам. Бу аякны гөмбә авыруларыннан саклый .

4.Кер сабыны киемдәге, җиһаздагы тапларны яхшы бетерә. Антибактериаль үзлеккә ия.

5.Идән юганда кер сабынының эретелгән вариантын кушып җибәрәм.

Таын ниләр онытылды, өстәгез, дуслар🙌

❤️- кулланам
👍- кулланмыйм, белеп торыйк

2.7k 0 9 22 109

Хәерле көннәр, дусларыбыз🥰
Ялларда бераз темадан читкәрәк китеп алам)

Кичә энекәшемнең кечкенә кызы Камиләгә 2 яшь тулу уңаеннан оештырылган мәҗлестә булдык. Бик зурлап әзерләнгәннәр иде, рәхмәт яусын! Камилә-принцессаны тагын бер кат котлыйбыз! Бәхетле, сәламәт, тигез канатлы булсыннар🙏

Әле яңа гына 3 бертуган (энем, апам, мин) су буенда балык сөзеп, сабантуйларда катнашып, бергә уйнап йөри идек... Хәзер инде безнең балалар бергә уйный☺️🙏 Аллагашөкер, һәр нәрсәнең үз вакыты, һәр чорның кадерен белик ❤️ Булганыннан аермасын Аллаһыбыз, яңа шатлыклар өстәлеп торсын🙏


Ял көне уңаеннан бик тәмле, 10 минутта әзер булучы кекс камыры калдырам:

-3 йомырканы туглыйбыз,
-ярты стакан шикәр комы салып туглыйбыз,
-ярты пачка сыер мае эретеп кушабыз,
-1 чашка он салып болгатабыз,
-бераз гына сөт кушабыз (чашка төбеннән)
-тагын 1 чашка онны 1 пачка разрыхлитель белән бутап салабыз.

Яраткан җиләкләрне өстибез, мин 1 уч карлыган салып болгаттым ахырдан) Шундый тәмле әчкелтем тәм бирә.

Камыр уртача катылыкта булырга тиеш. 20 мин тирәсе пешерәбез)

3.2k 0 117 6 77

Исэнмесез!
Мин
Сөембикә, мин авылда яшим. Үземнең блогымны алып барырга жыендым.

Мин сезне авыл тормышы,тәмле рецептлар хэм төрле
кызыклы күренешләр белән таныштырып барырмын .

Дусларым,мин сезне уземнең каналымда көтеп
калам. Язылыгыз,керегез,карагыз! Көтеп калам 🙏 Бергә булыйк, бердәм булыйк 🙌🌷

https://t.me/syumbikaT ⬅️


Апамнарның бакчасында бака яфрагы үсә, файдасы турында белгәч, апам утамыйча калдырган:

БАКА ЯФРАГЫ

✅ялкынсынуны киметә,
✅җәрәхәтләрне төзәтә,
✅канны чистарта,
✅йөткергәндә кулланыла,
✅барлык төрле эчәк авыруларыннан,
✅салкын тигәндә,
✅сулыш юллары ялкынсынганда ярдәм итә,
✅эч киткәндә,
✅үпкәдә яман шеш булганда,
✅нефриттан,
✅балаларда эпилепсия вакытында нәтиҗәле санала һ.б.

Язылучыбыз Гөлфинә апа болай дип язган иде: "ирем бака яфрагын петрушка кебек ашый, көн саен бакчадан өзеп алып керә". Чыннан да, бака яфрагын ашарга ярты сәгать кала чәйнәп йоту файдалы, шулай итеп сару кайнаудан (изжога ) котылырга мөмкин.

Дару үләннәре хөрмәтенә - ❤️

3.1k 0 21 16 77

КЛИМАКС ВАКЫТЫНДА КИҢӘШЛӘР

Олырак булган саен (~40 яшьтән узгач), организмда үзгәрешләр күзәтелә: яшьлекне саклау өчен кирәкле гормоннар (эстрогеннар) азрак барлыкка килә, гормональ фон, матдәләр алмашы бозыла.

Нәрсә эшләргә? Шушы вакытта ДӨРЕС ТУКЛАНУ ярдәм итәчәк:

⚪️МАЙЛЫ РИЗЫКЛАР иң калорияле, ләкин аларсыз тире белән чәч зарарланачак. Көнбагыш, зәйтүн, җитен һәм башка майлардагы үсемлек майларына өстенлек бирегез. Көндәлек норма 30-50 граммга тигез, бу организмга бөтен матәләрне бирергә ярдәм итәчәк.

⚪️АКСЫМ - органнарга һәм системаларга туклыклы матдәләр китерү өчен җаваплы энергия чыганагы һәм төзелеш материалы. Көндәлек рационга ит һәм балык ризыклары, майсыз эремчек һәм уртача күләмдә йомырка керергә тиеш.

⚪️УГЛЕВОДЛАР. Сәламәт диета өчен углеводлар кирәк. Манныйдан башка барлык ярмалар һәм бөтен бөртекле икмәк киңәш ителә. Углеводлы ризыкларны көннең беренче яртысында ашау яхшырак. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимешләр хакында онытмыйбыз🙏

Өстәмә мәгълүмат комментарийларда.

Сәламәт булыйк🤍

3.1k 0 14 11 45

Хәерле иртәләр, дусларыбыз🥰

Бүген икеләтә бәйрәм: яңа айга аяк бастык, 1 ИЮНЬ белән сезне, хәерле җылы матур җәйләр булсын🙏

Икенчедән, бүген - БАЛАЛАР КӨНЕ✨ Балаларның киләчәге якты, бәхетләре тулы булсын🤲 Илләр тыныч торсын иде🙏


Forward from: В Казани Поймут
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
🎙😎Разыгрываем 12 билетов на первый стадионный концерт Басты в Казани

Каждый выигравший получит 2 билета, чтобы взять с собой кого-то!

🔵Условия простые:

1. Подписаться на каналы Tatarstan Republic и ВКазани Поймут

2. Нажать кнопку «участвую» под постом

✉️Отправляйте этот пост тому с кем бы хотели пойти, чтобы увеличить шансы на победу!

Итоги подведем уже 8.06.2024! Всем удачи 🖥


Көн ахырында гадәттәгечә конкурс турында мәгълүмат калдырабыз, телеграмда уеннар ешайды🙌 Бу телеграм үсә дигән сүз😍👍⤵️


Беркөнне Ралия белән шул алдан әйткән T-spot анализын тапшырдык. Манту шешсә диаскин ясаталар, диаскиннан башка шушы Т-СПОТ дигән анализ бар. Ансы тизрәк, венадан кан алып тикшерәләр. Тик ансын бушлай эшләтү мөмкинлеге юк, 8300 сум булды... + ирем бн флюрография үттек 1500 гә.

Больницага юл төшсә, кесәләр такырая. Сәламәтлек булсын берүк 🙏 Һәм иң мөһиме : анализ яхшы чыксын.


Нинди генә сырлар юк, алар барсы да үзенчә файдалы.

✔МОЦАРЕЛЛА-күпчелек сырларга караганда аз натрий һәм калорияле йомшак сыр. Анда шулай ук пробиотиклар бар, алар сезнең иммун системаны күтәрергә ярдәм итә.

✔️ЗӘҢГӘР КҮГӘРЕКЛЕ СЫРның үзенчәлекле зәңгәр яки соры җепләре һәм ачы тәме бар. Ул кальций белән баетылган, сөяк сәламәтлеген ныгыта һәм остеопорозны кисәтә ала.

✔️ФЕТА СЫРЫ. Кальцийга бай, анда репродуктив функцияне нормальләштерүче, калкансыман биз функциясен көйләүче матдәләр бар.

✔БӨРТЕКЛЕ СЫР. Витаминнарга, минералларга, антиоксидантларга бай. Калориялелеге бик түбән.

✔️ПАРМЕЗАН сыры-кальций һәм фосфорга бай , лактоза аз булган сыр, ул сөякләрне ныгытуга ярдәм итә ала.

Сез ниндиләрне аласыз? Мин классик "тишекле" сырлар яратам🙈


❤️
Кешеләр еш кына учлап дарулар эчәләр һәм төрле табибларга йөриләр, ә аларга бернәрсә дә ярдәм итми?


Беләсезме? Юк? Табиб-кардиолог Евгения Задорожная әйтүенчә, мондый хәлләр ЕШ БУЛА!!!!

"Миңа даими рәвештә йөрәк авыртуы, сулыш , шешенү, аритмиядән зарланучылар мөрәҗәгать итә. Алар үзләре белән дарулар тулы пакетлар алып киләләр. Ләкин алар булышмый. Нигә? - дип сорарсыз.

Чөнки табиблар еш кына пациентның организм үзенчәлекләрен анализламыйча дару язып бирәләр. Авыруны шаблон буенча дәвалыйлар.


Мин алай эшләмим. Минем пациентларга булышу өчен мөһим кагыйдәләрем бар:

🔥 Һәр пациентка индивидуаль караш. Шаблоннар юк!
🔥 Бары тикшерелгән препаратлар һәм аларның комбинацияләре.
🔥 Анализларны һәм кирәкле тикшеренүләрне катгый контрольдә тоту.
🔥 Сәламәтләнү юлында даими ярдәм.

Мин сезгә йөрәк һәм кан тамырлары проблемаларын чишәргә булышырмын, барлык сорауларга җавап бирермен. Ихтирам белән табиб-кардиолог Евгения Задорожная"

Табибның тг -каналына язылып куегыз ⤵️

https://t.me/cardiolog_zadorozhnaya


Ашказаны асты бизе өчен җитен орлыгы белән рецепт:

‼️ Беренче тапкыр кабул иткәч үк җиңеллек сизелергә тиеш.

👉 Ярты стакан кайнап торган суга бер аш кашыгы җитен орлыгы салабыз. Сүрән утта 5 минут тирәсе кайнатабыз.

Аннары уттан алып, бераз суынганын көтәбез. Ашарга ярты сәгать кала эчәбез. Эчемлек җиңел кисельгә охшаган. Орлыктан калган кабыкларын да ашарга ярый.

‼ Әгәр ашказаны асты приступлар белән авыртса, мондый кайнатманы көнгә 2-3 тапкыр эчегез.

Сәламәт булыйк🙏

3.5k 0 73 19 48

Ралиянең мантуы шешкәч, безгә (әти-әниләренә дә) флюрография үтәргә куштылар. Кушкач үттек инде, ул кәгазьсез бакчага йөртеп булмас.

ФЛЮОРОГРАФИЯ ЗЫЯНЛЫМЫ?

Бер рентгенография процедурасында кеше уртача 0,11 м3в(миллизиверт), флюорографиядә 0,08 м3в нурланыш ала. Цифрлы аппаратлар нәтиҗәсендә нурланыш дозасы элеккегә караганда кимеде.

Чагыштыру өчен: 8сәг самолетта очканда, пассажир уртача 0,05 м3в нурланыш ала. Ягъни барып-кайту бер флюорография ясатуга тиң.

❗️Иң зур нурланышны компьютер томографиясе (КТ) бирә. Шуңа аны табиб кушуы буенча гына ясатырга кирәк. Ешрак магнит-резонанс томографиясе (МРТ) билгелиләр
.
Флюрогафия вакытында иң дулкынлана торган момент: "Дышите, не дышите" дигәне 😅 Ишетмичә калып бутармын кебек шуны.

❤️- флюрография үтеп торабыз
🥰- күптән ясаткан юк

3.6k 0 8 10 107
20 last posts shown.