СӘЛӘТ


Channel's geo and language: Russia, Russian
Category: Education


Сәләтле һәм талантлы яшьләр берләшмәсе! Сәләткә кушылыгыз 💜
#сэлэт #selet #сәләт

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Russia, Russian
Category
Education
Statistics
Posts filter


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
«Болгар — Туган тел» аланы катнашучыларын бүген нинди чаралар көтәчәген белергә теләсәң, шушы видеоны карамый калма 😉

Көнең уңышлы үтсен! 💜


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
«Болгар — Туган тел» сменасында бик кызу: бай уку-укыту программасы, спорт ярышлары, очрашулар, кичке чаралар 🔥

Төбәкара чатырлы аланда катнашучы төрле регионнардан килгән яшьләр биредә милли мохиткә чумды ⚜️

Фотосурәтләрне карап, бергәләп тойыйк әле аны! Бу пост астында 50 реакция җыелгач, «Болгар Туган тел» аланының җырын да җибәрәчәкбез 😍


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Бу аланның сәлкешләре телләр өйрәнә, ә чит илләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли ризыклары белән танышу белем алуны кызыклы һәм истәлекле итә! ❤️‍🔥

Сүзнең «Сәләт — Тел» сменасында ял итүче сәлкешләр турында икәнен аңлап алгансыңдыр ☺️

Әйдәгез әле, без дә берничә минутка «тел иленә» сәяхәт итеп алыйк! 🌍


Сәләттә зур бәйрәм! 💥

Бүген «Сәләт» яшьләр үзәгенең хуҗалык мөдире Рәзинә апа Айсарахунова гомер бәйрәмен билгеләп үтә 🤩

Туган көнең белән котлыйбыз сине, Рәзинә апа! Сау-сәламәт бул, үзең хыялда да күз алдына китерә алмаган уңышларга иреш, сөеп-сөелеп, бәхеткә күмелеп яшә! 🤗

Сәләт сине бик ярата 💜


«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова төбәкара «Болгар — Туган тел» аланын рәсми рәвештә ачып җибәрде! 😍

Чарада бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Сәлкешләргә котлауларын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова һәм Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов та җиткерде 🙌🏻

Кичке чараның тантаналы мизгелләре белән бүлешәбез ☺️


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Теркәлү, Биләргә килеп җитү, палаткаларга бүленү, һәр ел Сәләттә күрешә торган дусларың белән кочаклашу 🤗

«Болгар — Туган тел» аланы сәлкешләренең бүгенге көне шулайрак үтте. Аның якты мизгелләре белән бүлешәбез ✨

Кемнәр әлеге сменада катнаша? Языгыз әле ☺️


Бүген «Болгар — Туган Тел» аланына старт бирелде! 💥

Хәерле сәгатьтә 🙌🏻




Яшь медиа-белгечләр «Сәләт — Манзара» аланында бар яклап та чыныга: видеога төшерү осталыгы, дизайн, анимация, контент ясау, саунд-дизайн нигезләренә төшенә, алган белемнәрен гамәлдә сынап карый, җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ача! 💃🏻

Мондый ял, һичшиксез, сәлкешләрнең күңеленә хуш килми калмас 💜


Сменаның ничек узганын бергәләп карап узарга һәм медиа мохитенә чумарга тәкъдим итәбез ✨


Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Булмас димә» дип аталган спектакльнең премьерасы узды! 🎭

«Сәләт — Мирас» аланы директоры, яшь режиссер Камилә Фәйзуллина җитәкчелегендә куелган спектакльнең актерлары - «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе катнашучылары. Яшь актерларыбыз үзләрен зур сәхнәдә сынап карады ❤️‍🔥

Кичәнең рәхәт мизгелләре белән шушы видео аша бүлешәбез 😊


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Җәйнең иң креатив һәм иҗади форумына читтəн торып сайлап алу этабын узган яшьләр исемлеге әзер! 😍

Экспертлар комиссиясе гариза, анда күрсәтелгән казанышлар həм видеоязмалар нигезендə Иҗат Биләр Форумда катнашу өчен иң сәләтле балаларны сайлап алды 😌

Сайлап алу этабын узучыларны котлыйбыз һәм Биләрдә көтеп калабыз. Рәхим итегез! 💜


Әзербәйҗанда «Шуша — ИХОның Яшьләр башкаласы 2024» программасының ачылу тантанасы узды 🤩

Чарада «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова да катнашты. Ул башка вәкилләр белән берлектә тантанада Россия һәм Татарстан Республикасын тәкъдим итте 🙌🏻


«Сәләт — Мирас» сменасы да башҗитәкләре кебек 🔥 булачак!

Бу аланда ял итү өчен гаризаңны җибәрсәң, сине татарча бал, милли уеннар, этно-музыка уен кораллары, театр, җыр һәм бию сәнгәтләре буенча дәресләр һәм тагын бихисап активлыклар көтә!

Милләтеңә мәхәббәт, тамырларыңа, гаиләңнең йолаларына хөрмәт - «Сәләт — Мирас» аланының һәр сәлкеше халкының лаеклы варисы!


«Асылташ» Сәләт мәктәбендә уку өчен уникаль мөмкинлек!

2024/2025 уку елында Сәләт мәктәбенә кушылырга, шәхес буларак үсәргә, өч телле мохиттә белем алырга теләүчеләрне әңгәмәгә язылырга чакырабыз ☺️

3️⃣ «Ә» сафында - 3 урын
4️⃣ «Ә» сафында - 1 урын
5️⃣ «Ә» сафында - 2 урын бар! 🌟


📲 Сорауларыгыз булса, шушы телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз:
+7 987 239 7535


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Креативлык, иҗтимагый активлык, коммуникатив күнекмәләр һәм позитив фикерләүне үстерү - «Сәләт — Олимп» аланында сәлкешләрнең шәхес буларак үсешенә зур игътибар бирелә 🌟

Уку-укыту программасы спорт ярышлары һәм төрле остаханәләр, уеннар, активлыклар белән үрелеп бара 🏔


Булачак фән олимпиадалары җиңүчеләренә реакция куймый калма! 😉


«Сәләт — Мирас» аланы директоры, яшь режиссер Камилә Фәйзуллина җитәкчелегендә «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе катнашучылары премьера тәкъдим итә! 😍

11 июнь 18:00 сәгатьтә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак «Булмас димә» дип исемләнгән спектакльнең шаһиты бул! 🎭


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
18 көнгә телләр иленә сәяхәткә кузгалган сәлкешләрнең уку-укыту программасы гаять бай! 📚

«Сәләт — Тел» аланында чит телләрне өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Дәресләр һәм остаханәләр, очрашулар, лекцияләр - барысы да сәлкешләрнең тел белү дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән 🦁

Уку-укыту программасының ничек узуын бергәләп карап үтик! 🥰


«Сәләт — Осталар Бистәсе» аланының рәсми ачылу тантанасыннан истәлекле видеоны карап үтик әле! 🥹

Алда дәресләр, остаханәләр, яңа танышулар һәм кызыклы чаралардан торган гаҗәеп ял! Син дә биредәге сәлкешләргә бераз көнләшеп куйдыңмы? 🤭

Алайса, озакка сузмыйча, portfolio-selet.ru сайтына кереп, гаризаңны җибәр! 💫


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Иң сәләтле яшь галимнәр - «Фәнсар» мәктәбе конференциясендә! 💥

Фән белән кызыксынучы яшьләрнең һәм танылган галимнәрнең очрашу мәйданчыгы булган М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе - катнашучылар өчен файдалы киңәшләр ишетү, фикердәшләр табу мөмкинлеге 🤩

Казыйларның һәм җиңүчеләрнең конференциягә карата фикерләрен ишетергә, чараның истәлекле мизгелләрен хәтердә яңартып алырга тәкъдим итәбез! ☺️


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Укучыларыбызның күңелләрендә иң якты, иң матур хәтирә булып сакланып калачак «Асылташ» Сәләт мәктәбендә 2023/2024 уку елы төгәлләнүгә багышланган тантана 🔔

Асылташларыбыз сабый чакның сихри мизгелләре, беренче хәрефләр, мәсьәләләр, кагыйдәләр иленең бер баскычыннан югарыга күтәрелделәр 🧑🏻‍🎓

Нәниләребезгә, күңелле каникуллар теләп, реакцияләр куегыз әле! ☺️

20 last posts shown.