Ачык дәрес уздырасы булгач, сыйныф бүлмәсендәге зур тәрәзә төпләре тагын да тулыбрак, матуррак торсын дип өчесен мәктәпкә алып барасы иттем. Ялгыш кына, гөлләргә карап сөйләшүче ике укытучының сүзләрен ишетергә туры килде. “И, каян килеп Гөлфиянеке булсын, директор кабинетыннан алып чыгып тезгәннәрдер”, – дигән сүзләренә хәтерем калды хәтта. Ул гына җитмәгән, күршеләрнең берсе беркөнне: “Казанга барган саен алып кайтасыңмы әллә боларны?” – дип комплимент әйтеп куйды. “Юк инде, каян акча җиткерим бу хәтлегә, үзем үрчеттем бер төптән”, – дисәм дә, ышанмавы йөзенә чыкканга күрә, артык сүз дәшмәдем.
Тулырак:
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/direktor-kabinetynnan-alyp-cygyp-tezgannarder