![](https://static28.tgcnt.ru/posts/_0/a5/a54ee24f599698f5f8b4617df41b802f.jpg)
Җиңү белән кайт, Илнур!
Бүген, 9 май көнне, Дүртөйле районының Тәкәрлек авылы халкы Бөек Җиңү көнен зурлап билгеләде. Һәйкәлләргә һәм обелискларга чәчәк салганнан соң, яше-карты авыл мәчетенә җыелды. Биредә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугир Илнур Раяновның Туймазы сылуы Чулпан белән никахлары укылды.
Илнур фронтка 2022 елның 18 октябрендә мобилизация кысаларында алына. Аңа кадәр "Еникеев" хуҗалыгында терлекче булып хезмәт сала. Уңган, ярдәмчел егетне авылдашлары бик ихтирам итә, инде бакыйлыкка күчкән әтисе һәм әнисе дә шундый булдыклы, ачык йөзле кешеләр иде, диләр.
Илнур булачак кәләше белән социаль челтәрләр аша таныша. Виртуаль танышлык тора-бара зур сөюгә әверелә. Яшьләр никах укытырга сүз куеша.
- Минем абыем да махсус хәрби операция зонасында бит, - дип уртаклашты Чулпан. - Мин аңа Илнур белән танышуым хакында хәбәр иттем. Бактың исә, алар бер-берсеннән 10-15 километр ераклыкта гына хезмәт итә икән.
Дәвамын сылтама буенча укыгыз: https://vk.com/wall-172752548_20993