Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән IT-белгче Тимур Измайлов һәлак булган.
Ул "Райффайзен" банкында "Мир" системын кертү өчен җаваплы булган. Үзәк банк документлар тапшырса да, саклану министрлыгы Измайловка отсрочка бирмәгән.
Тимурның үлеме турында адвокаты Константин Ерохин хәбәр итте. Ерохин сүзләренчә, Измайловны кайтарырга тырышып ул 7 шикаять җибәргән, медиада сөйләгән, ләкин файдасы булмаган.
Тимур Измайловны 23 сентябрьдә алып киткәннәр, 5 октябрьдә сугышка кертелгән, 7 октябрьдә һәлак булган.
Ерохин мәгълүматынча, Үзәк банк IT-белгечләргә отсрочка бирү исемлеген 28 сентябрьдә үк төзегән, ләкин ул хәрби комиссариатларга әлегәчә килеп җитмәгән.