Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева: Без генә түгел, балаларыбыз да аны юксына.
Әминә дәү әнисен бик сагына. Җырларын аңлап, яратып тыңлый. Без бергәләп әнинең концертын карап, җырларын анализлыйбыз, матур киемнәренә, үзен тотышына, дөрес итеп сөйләшүенә сокланабыз.
Ясминә әни киткәндә кечкенә иде. Ул телевизордан, радиодан әнинең җырын ишетсә, елый башлый. Шуңа күрә, баланы борчымас өчен, Ясминә өйдә булганда әнинең концертларын карамаска тырышабыз. Улыбыз әни үлгәндә бер айлык кына иде. Ул шундый талантлы дәү әнисе Хәния Фәрхи булганын, аның минем әнием икәнен белә.
Рамазан хоккейга йөри. «Ак барс» матчларында әнинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын куялар. Рамазан аны дәү әнисенең җыры икәнен танып, ихлас сөенә.
Әниебез төшкә көн аралаш...
https://intertat.tatar/news/sin-kaldyrgan-yaktylykny-nurny-sundermaska-ide-xaniya-farxinen-vafatyna-6-el-5860479