TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)

24 Sep 2022, 21:30

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

Татар имамнарын ишеттек, фәтваларны күрдек. Аңладык. Миндә башка сораулар.

Дәррау кул күтәрткән татар конгрессы әфәнделәре, сездән дә ниндидер гамәл көтәсеме? Авыл, шәһәр саен татар ир-егетләрен озаткан хатыннарның күз яшьләре өчен сез җаваплы. Әллә аларны озату татарча булсын дип гармуннар белән "Герман җырын" сузып җырлауларны оештырачаксызмы? "груз 200" белән кайтучыларның йортларына килә торган юатучылар делегацияләре булдырылырмы? Уен-көлкеле сабантуйлар урынына Федераль үлем-китем сабантуйлары планга кертеләчәкме? Халкым минем дип пафослы итеп эндәшерлек татарлар калырмы?

Конгресс төбендә мобилизациягә каршы чыккан бер егетне богаулап автозакка тыкканны конгрессчылар күзәттеме икән? Васил әфәнденең йөгереп чыгып: "Энем, борчылма, үзем китәм" дигәне күзгә чалынмады.

Бәлки, күрмәгәнмендер...

Кичә, бүген Оренбург-Казахстан, Әстерхан-Казахстан чикләрендә зур чакрымнарга сузылган чиратларларда татар-башкорт егетләре, ирләре күп. Алар мобилизациядән кача. Грузия чигендә торучылар бар. Анда да татарлар шактый. Төркиягә күпләр билет ала алмады, чөнки кыйммәт. Татар тырыш булса да, акчасы чамалы аның. Кыргызстанга урнашып тилмерүчеләр бар. Иртәгә дә китәчәкләр, чикләр ябылганчы...

Татар конгрессы оештырган чараларга йөргән йөзәрләгән татар ханым, әфәнделәр, качам дип сакланып калган егетләргә булышырга кирәк. Конгресс оештырмас моны, ышанмыйм. Файдалы мәгьлүмат бирү, фатир табу, документларны юллаганда, эш табуда да булышыйк. Гап-гади иттереп каршы алып кочаклау да мөһим аларга! Кем кайсы илдә тора, килүче татар-башкортка ярдәм кулыгызны сузыгыз, зинһар!

Хәтта ватник булса да, алары да безнең татар бит...

695 0 0 30
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot