TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)

30 Oct 2022, 14:05

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

Бүген сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне.

Дога белән, сүзебез белән искә алыйк аларны. Коточкыч тарих аша узган кешеләрнең дә, аларның нәселенең язмышында мәңге төзәлмәс яра.

Канэчкеч Сталин терроры аркасында миллионлаган кеше төрмәләрдә черетелә, атып үтерелә, сөргенгә җибәрелә... Татар уза бу тарихны. Нахакка гаепләүләр, уйлап табылган "дело"лар, допросларда кешеләрне җәзалау, булмаган эштә катнаштым дип гаепне танырга мәҗбүр итүләр...

Педагог Һади Атласины японнар шпионы дип уйлап табалар. Атып үтерәләр. Кәрим Тинчуринны "контра" дип саналган Гаяз Исхакый белән элемтәдә тора дип кулга алалар. Атып үтерәләр. Мөхлисә Бубыйны да шпионажда гаеплиләр. Атып үтерәләр.

Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Ибраһим Сәләхов һәм меңләгән кешеләр лагерьләргә җибәрелә...

Һәм мондый асыл затлар меңәрләгән була, күпме дин әһелләре, укытучылар, аларның балалары юк ителә.

Сталин чорында күп кеше "донослар" аркасында кулга алынды, юк ителде. Яшерен донослар.

Сталин чоры җинаятьләре турында инде сөйләнми. Тыелган тема. Сталин чорына караган тарихны казып чыгаручылар төрмәдә утыра.

Югыйсә ничәмә ничә еллар буена атып үтерелгән туганнары турында бихабәр булган кешеләр аларның язмышларын азмы-күпме ачыклый алды. Әмма юк, НКВД җинаятьләрен ачыклау бүгенге җинаятьләрне хәтерләткәнгә күрә моны тыйдылар.

Кешеләр тарихтан сабак алдымы? Бездә андый сәләт юк бугай. Бүген дә "донослар" язу таралды, шпионнар, агентлар, дошман дигән сүзләр кулланышка керде. Бүген дә төрмәләрдә дини, сәяси карашлары аркасында меңәрләгән кешеләр утыра. Нәкъ «кызыл террор» вакытындагы кебек.

Сталин чорының коточкыч вакыйгалары турында әсәрләр бар. Менә мин һәр кеше укырга, карарга тиеш дип санаган роман һәм кинолар.

Әдәби әсәрләр:

▪️Ибраһим Сәләхов, "Колыма хикәяләре"
▪️Фәүзия Бәйрәмова, "Кырык сырт"
▪️Евгения Гинзбург, "Крутой маршрут"

Кино әсәрләр:

▪️"Хайтарма"
▪️"Холодное лето 53го"
▪️"Завещание Ленина"
▪️"Катынь"

666 0 4 23
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot