Малик Харис


Kanal geosi va tili: Rossiya, Tatarcha


Татар угълы татармын!
🔹️Татарлык!
🔸️Татар дөньясы!
🔹️Дин һәм милләт!
🔸️Тел һәм тарих!
🔹️Сәясәт!
🌳 📖 🖋Шәҗәрәләр ясау белән дә шөгыльләнәм.
🌍🗻Җир шарына гашыйк сәяхәтче 🚣‍♂️ ⛷

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Kanal geosi va tili
Rossiya, Tatarcha
Statistika
Postlar filtri


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Как выглядели татары 100 лет назад?


Милләт хәбәрләре dan repost
Габдрәшит Ибраһимның туган җиренә кайтуы...

Ниһаять, Тара каласы Габдрәшит хәзрәтне аңларга һәм кабул итәргә өлгереп җитте! Аллаһка шөкер! 2007 елда мин Тарага барып, мәчеттә булса да аның 150 еллыгын билгеләп үткән идем. Татарлар аны белми иде. Шушы елларда туган ягында, Омски өлкәсендә Габдрәшит Ибраһимны халыкка таныту өчен күп эшләнде. Мин үзем дә Тарада күп тапкырлар булдым, очрашулар уздырдым, аның турында язылган "Һиҗрәт" " Габдрәшит Ибраһим - милләтнең хокук яклаучысы" китапларымны тапшырдым.
Ниһаять, Тараның татар зыялылары Габдрәшит Ибраһим исемендәге фәнни укуларны башлап җибәрделәр. Бу эшләрне оештыручы " Нур" татар оешмасына, Тара татарларының милли лидеры Гөлшат ханым Сатышевага зур рәхмәтләремне әйтәм!
Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
15.06.24.
Түбән Новгород өлкәсе.


РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН
"Җәвамигуль - кәлим" шәрехе

Мәмләкәтләрне саклау хакында Коръән Кәрим тарафыннан өйрәтелгән фәрманны Рәсүлүллаһ үзе гамәле белән күрсәткән, ислам хафизлары бу хәлләрне риваять кылганнар иде. Соңгы мөселманнар исә мәмләкәт саклауны туфрак ас¬тында череп беткән Шәех Идриси, Шәзили вә Габделкадир әл-Җилани, Баһаветдин вә Бәдәвигә тапшырдылар.
Рәсүлүллаһ хәзрәтләре: «Мин сезгә Коръән белән Сөннәт калдырдым, сез шуларга тотыныгыз, азау тешләрегез белән шуларга ябышыгыз!» - дип, котылу юлын күрсәткән вә шушы сүзен кайбер гасыр вә кайбер мәмләкәт әһелләренә генә хас кылмый, бәлки бөтен өммәткә, ахыр заманга кадәр дөньяда дәвам итәчәк мөселманнарга гомумиләп сөйләгәне хәлдә һәм дә олы мөҗтәһидләр: «Безнең мәсләгебез Коръән вә хәдисләргә иярүдән гыйбарәт, дөрес хәдисләргә каршы килгән сүзләребез игътибарга алынмасын, алар белән гамәл кылынмасын!» - дигән нәсыйхәтләр сөйләп киткәннәре хәлдә, соңгы халыклар: «Имамыбызның сүзе белән Коръән аяте арасында хилафлык булса, имамыбыз сүзе белән гамәл кылырбыз, әгәр дә имамыбыз сүзе белән хәдис кара-каршы килсә, хәдисне игътибарсыз калдырырбыз!» - дигән кагыйдәләр төзеделәр.
[264] Иҗтиһад кылу һичбер заман вә һичбер мәмләкәткә хасланмаган, Аллаһу Тәгаләнең нигъмәте киселү хакында дәлил күрелмәгән хәлдә, безнең соңгы галимнәребез тарафыннан «дүрт мәшһүр мәзһәбтән берсенә иярү ләзем, мәзһәбтән мәзһәбкә күчүче шелтәгә лаек, аңларга тырышу дөрес түгел, инде Коръән вә хәдисләр белән дәлилләнү заманы үтте» кебек карар игълан ителде, хәдисләр вә аятьләргә тотынуны дөрес күрү ислам диненнән чыгу дәрәҗәсендә яман бер гамәл рәвешендә кылынып, халыкка күрсәтелде.
Рәсүлүллаһ хәзрәтләре фарыз намазларны җәмәгать белән уку хакында күп фәрманнар ирештерде, саваплар вәгъдә кылды. Мәчетләр төзелү вә азан әйтелүдән асыл максат өммәтне бер җәмәгать вә бер оешма хәленә китерү иде. Ләкин мәзһәб тәгассыбына [фанатизм] бирелгән кешеләр Рәсүлүллаһның шушы әмерләренә вә шушы максатларга каршы төштеләр вә мәчет әһелен төрле җәмәгатьләргә аердылар. Бу эш бөтен дөньяда булганда да, Кәгъбә хозурында, Рәсүлүллаһ янында эшләнмәскә вә әдәп сакланырга тиешле иде, ләкин бу гамәлне иң башлап шушы урыннарда эшләделәр вә бу көндә дә эшләп торалар. Бу хәлләр «Аллаһу Тәгаләнең әминнәре» дигән исем бирелүгә хаклы булмаган «галимнәр»нең наданлыклары вә фанатизмнары сәбәпле мәйданга килделәр.
Инде мең ел буладыр, ислам галимнәре үзләре иҗтиһад кыла алмадылар, иҗтиһад кылу өчен башкаларга ирек бирмәделәр, акылларны, фикерләрне тимер чылбырлар белән богаулап тордылар. Бу эшнең нәтиҗәсе бик фаҗигале вә бик хәсрәтле булды. Мөселманнарның фикер машиналары эштән тукталды, акыллары күгәрде, тутыкты, бөтен халык югары күтәрелгән вакытта, болар түбән төштеләр, көнбатыш халыклары бу кадәр һөнәр вә сәнәгатьләр белеп, нинди олуг галимнәр, голәмәләр җитештереп торган вә бөтен дөньяга мәгърифәт кояшы тудырган вакытларында, мөселманнар бөтенләй эштән чыгып калдылар, дөньяның зәгыйфь вә кадерсез бер кавеме булып яшәргә хөкем ителделәр.
«Аллаһ аларга золым кылмады, алар үз-үзләренә золым кылдылар»461.
Нечкәләп, җентекләп тикшереп карау куәтләреннән мәхрүм вә акылны эшләтә белү кәмаләтеннән өлешсез адәмнәр, тәфсирләргә җаһили гасырлардан калган уйдырмалар, яһүди ялганнарын тутырулары [265] белән генә канәгатьләнмичә, болар өстенә үз хыялларын вә һәрбер сөйләүче тарафыннан җыелган юк-бар нәрсәләрне өстәделәр вә шул нәрсәләргә «шәригать» төсе биреп, халыкларга тәкъдим кылдылар вә кылалар. Наданлыкка төшкән вә һәрбер ерактан килгән тавышка колак салырга гадәтләнгән милләтебез, «тагын өстәмә юкмы?» дип, ошбу нәрсәләрнең һәрберсен ислам дине исеменнән кабул итге. Бүген берәү чыгып та, боларга бу хакта мәгълүмат бирергә керешсә вә хакыйкатьне аңлатыр өчен тырышса, аның насыйбы - сөякләр белән атылу, иске чабаталар белән куылу, динсезлектә гаепләнү, миссионерларга сатылганлык белән гаепләү булачак


НУРЛЫ ИСЛАМ dan repost
Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Әссәламегаләйкем!

«1 КӨН-1 МАНАРА» проектының нәтиҗәсе сезнең алда.

Куйган максатларыбызга ирештек!
30 көн эчендә - 30 мәчет манарасы яктыртылды💡

Дин кардәшләребез, барчагызга да «НУРЛЫ ИСЛАМ» проекты исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез! Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын🤲
Күбрәк изгелек эшлик!




Милләт хәбәрләре dan repost
Мисбах бабай вафат...
Чаллыдан кайгылы хәбәр килде - Мисбах бабай вафат булган. Аңа 94 яшь һәм ул Чаллы тирәсендәге бер татар авылында яши иде. Мисбах бабай - инвалид таягыннан корал ясап, түбәтәй өчен урыс кешесен атып үтергән татар карты. Моның өчен ул 90 яшенә кадәр төрмәдә утырды. Аннан кайткач та түбәтәен салмады, намазын калдырмады, милләт тормышыннан читләшмәде. Ул элек тә милли хәрәкәттә актив катнашты, Татарстанны, татар халкын яклап, митинг- пакетларга йөрде, газеталарга язды. Һәм менә шул Мисбах бабаебыз, барысын да калдырып, зөлхиҗҗә аенда бакыйлыкка күчкән. Яткан җире нурлы булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде...
Бәхил бул, Мисбах бабай, түбәтәй өчен төрмәгә киткән Ил карты!

Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
9.06.24.
Түбән Новгород өлкәсе.


Институт татарской Энциклопедии dan repost
27 мая 1920 года был подписан
Декрет об образовании ТАССР

​Декрет «Об Автономной Татарской Социалистической Советской Республике» Всероссийского центрального исполнительного комитета (ВЦИК) и Совета Народных Комиссаров (СНК) РСФСР подписан председателем ВЦИК М.И.Калининым, председателем СНК РСФСР В.И.Лениным, секретарем ВЦИК А.С.Енукидзе. ​

В состав республики вошли территории из Казанской, Уфимской, Самарской, Вятской, Симбирской губерний.

Государственную власть в республике осуществляли местные Советы рабочих, крестьянских и красноармейских депутатов, Центральный исполнительный комитет и Совет Народных Комиссаров ТАССР; были созданы Наркоматы. Вся полнота власти до созыва  Учредительного съезда Советов ТАССР передавалась Временному революционному комитету (председатель С.Саид-Галиев).

Подробнее: https://tatarica.org/ru/razdely/istoriya/novejshee-vremya/dekret-ob-avtonomnoj-tatarskoj-socialisticheskoj-sovetskoj-respublike




100 ел элек dan repost
Хәзерге наданнар ни дисәләр дә, татар хатын-кызларның йөз яшерүләре шулкадәр билгеле, мәшһүр факт, хәтта борынгы тормышны тасвирлаган бер генә спектакль дә, андый үзенчәлексез куелмаган. Бу гадәт авыл әбиләрендә совет чорында да сакланып килде. Һәм бу ар-чирмеш гадәте түгел, шул ук исламнан алынган хөкем. Ковид вакытында никаб фарыз иде, хәзер кемгәдер комачау итә, имеш.


100 ел элек dan repost
Болгар җыеннары элек...


Turkistan Lore dan repost
Габдулла Кариев и Сахибджамал Гиззатуллина — члены первой татарской профессиональной театральной труппы Сайяр

Оренбург, 1908—1910 годы

@Turkistanlore


Милләт хәбәрләре dan repost
https://youtu.be/nMAo-hD5mBg?si=o2zBPEEr_tvIyjFc

Фәүзия Бәйрәмованың II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында ясаган чыгышы. Казан. 2014, 16 май.


ДУМ РФ татарча dan repost
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең Халыкара конференциясендә катнашучыларны менә шундый күргәзмә каршы ала
Экспонатлар Татарстанның Милли музее фондларыннан. Алар арасында 1926 елда Ризаэтдин Фәхретдингә Сәгуд Гарәпстаны короле Абдел Азиз әл-Сәгуд бүләк иткән чәй савытлары бар.
Мәгълүм булганча, 1926 елда Риза хәзрәт җитәкчелегендәге совет мөселманнарының рәсми делегациясе I Бөтендөнья мөселман конгрессында катнашырга һәм бер үк вакытта Хаҗ кылырга да мөмкинлек ала.

Бүген - 16 майда
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең утырышы Казанда Бәшир Рәмиев ис. технопарк мәйданында уза.

Соңгы фотосурәт интернет киңлегеннән: СССР делегациясе 1926 елда Мәккәдә

@DUMRF_TAT


100 ел элек dan repost
Тәварихы Болгарийә вә Татарийә.pdf
9.6Mb
Бу китапта Минһаҗетдин Сәйфулла улы Җәбәлинең болгар-татар тарихына багышлап 1878 елда язган хезмәте тәкъдим ителә.


Менә шундый хәзинә!


НУРЛЫ ИСЛАМ dan repost
Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
«1 КӨН-1 МАНАРА» проектыбызның
2️⃣7️⃣ нче мәчетен тәкъдим итәбез!

🌏 Әлмәт районы
Нәдер авылы мәчете


Яшьлек,яшьлек!
Син искиткеч бер моң!
Тик үтәсең бик тиз нигәдер?
Кайтып булса иде
бер мизгелгә,
Юлын һаман эзлим нигә гел?


Чәчәк аткан яшьлек болыннарым,
Кай тарафта калдылар икән?
Каш өстемә кулым куеп карыйм,
Яшьлек кире кайтмыймы икән?

Чыныктыру дәресләре алдык,
Яшьлек булгач авыр булмаган!
Читләреннән генә бераз көйдергәләп,
Язмыш безне саклап тукмаган!

Өйрәндек без бозлы яңгырга да,
Кырыс җилләргә дә күкрәк куярга!
Кыек сүзләрне дә чөеп кенә аттык,
Баш бирмәдек явыз дошманга!

Җиргә беректек без, җир-Анага,
Яшьлек сабанында буразна ердык!
Чыныккан җилкәләр яшьлекнең дәвамы,
Без яшибез әле, яшәргә килдек!!🙏☝️ (Рәзинә.Нәдер)


Исламская столица dan repost
Проповедь в мечети на татарском языке: какие доводы за и против приводят противники и сторонники

«Как правило, религиозная деятельность на территориях национальных республик в России ведётся на языке местного населения. Так, в большинстве мечетей в Татарстане проповеди ведутся на местном татарском языке с дублированием на русский. Однако, последнее соблюдается не везде, так как и необходимости в дублировании где-то может не быть. 

Одним из первых опубликованных писем стало сообщение с негодованием по этому поводу. Ведь в мечеть на пятничную проповедь приходит не исключительно татароязычное население, среди джамаата есть обрусевшие татары, русские, а также представители других национальностей.  «Да, татарский язык исчезает, но является ли это поводом для религиозных деятелей лишать людей напоминания? Нет ли менее травматичных способов его популяризации? Я очень хочу, чтобы мои дети научились своему родному языку без носителей в семье (эхо советской моды), но школьная программа для этого слаба, а другого общедоступного способа нет. И хутбы на татарском этому не помогают, а только лишают их исламских знаний, которые могут дать имамы» - восклицает читатель. По словам автора, хутба и имам в мечети не должны выполнять лингвистические задачи, которые спустили «сверху». Поскольку основная задача мечети, как дома Аллаха, заключается в распространении знаний об Исламе и помощи мусульманам в религии. Данный тезис поддержали и другие читатели: «Татарскому языку только слушая проповеди не научиться», - считает один из пользователей».


В телеграм-канале «Мулла из-за угла» разгорелась горячая дискуссия о языке пятничных проповедей в мечетях Татарстана. Все началось с того, что блогер, общественный деятель и благотворитель Расул Тавдиряков запустил рейтинг мастерства имамов в чтении проповедей. Достаточно быстро читатели начали дискуссию о том, должна ли проповедь быть «татарской»? Корреспондент «Миллиард.Татар» сделала обзор основных комментариев по теме «какое место должен занимать татарский язык в мечети».



19 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.