МАТУР ГАИЛӘ | ЙОЛДЫЗЛАР ТОРМЫШЫ / ГАИЛӘЛӘР dan repost
🕊 ЯҢАДАН ТОРМЫШКА КАЙТЫРГА, ЯҢАЧА ЯШӘРГӘ КИРӘК...
Бу язны ялгыз каршы алды Фәния. Шуңа да күңеле гел боек. Һавада каңгылдашып очкан казлар да үзәген өзә, кояшы да бик саран җылыта кебек, яңгырлары да әллә нинди генә елак һәм шыксыз булып тоела аңа. Парлы чагында да балда-майда йөзмәде, иркәләнеп яшәргә насыйп булмады аңа, ләкин ялгызлык анардан да кыен, анардан да хәтәр икән лә. Нинди эшкә тотынса да, иң элек Фатыйхы искә төшә. Шатлыгы булса да иң элек аңа җиткерү теләге белән яна, борчуын да уртаклашасы килә. Күп очракта ул нәрсә әйтер иде дип уйлый. Ни дисәң дә, 33 ел гомер бер сукмактан үтелгән. Һәрчак бер сулыштан суламасалар да, гел әйбәт чаклары гына күз алдына килә.
Танышулары да бигрәк кызык килеп чыкты шул аларның.
*дәвамы коментарийда
💚 @уazmishlar_maturgaile