Диетолог
кызыл чөгендер, кәбестә, кабак һәм
кишерне иң файдалы көзге яшелчәләр дип белдерде.
Бу яшелчәләрдә каротиноидлар, шул исәптән организмда А витаминына әйләнә торган бета-каротин бик күп. Әлеге элемент лайлалы тышчаларның саклану сәләтен саклый, моның белән иммунитетны ныгыта, шулай ук күз кабагын һәм конъюнктивны яхшырта.
🥬Рационга кәбестәнең төрле төрләрен: ак кәбестә, төсле кәбестә, брокколи һәм брюссель кәбестәсен кертү файдалы. Аларда ашказаны-эчәклек өчен файдалы клетчатка, C витамины һәм башка кирәкле матдәләр бар.
Кызыл чөгендердә табигый нитратлар бар, алар артериаль кан басымын салмак кына төшерә.
Интертат МАХта