СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ


Kanal geosi va tili: Rossiya, Ruscha
Toifa: Telegram


Тематика: здоровье, полезные рецепты, советы, общение, жизнь 🍃
❌не консультирую , вопросы не публикуем
❗️Для связи: Гөлшат (Гульшат)
https://t.me/gulshat_lk
Инстаграм(50k) :https://instagram.com/selametlek_kazan
Мини канал: https://t.me/saulik_kazan

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Kanal geosi va tili
Rossiya, Ruscha
Statistika
Postlar filtri


Юкә чәчәге чәенең файдасы турында алдан ук язып куйыйк әле:

✔️ялкынсынуга, микробларга каршы тора;
✔️ютәлдән һәм салкын тигәннән ярдәм итә,
✔️тынычландыра,
✔️тән тиресенең яшьлеген саклый,
✔️бөерләрнең эшчәнлеген яхшырта,
✔️диабеттан яхшы: шикәрне көйли,
✔️канны сыеклый һ.б.

Юкәне чәчәк ату башында җыялар (июнь - июль). Чәчәкләрне коры, караңгы җирдә киптерәләр һәм пыяла савытта саклыйлар.

Теләсә нинди дәвалау эчемлеге кебек үк, юкә чәен чамалап кулланырга кирәк. 1 стакан кайнар суга 1 аш калагы күләмендә салып төнәтергә.

♥️- юкә чәчәген кулланганым бар (кулланам)
🥰- кулланып караганым юк


Миннән еш кына өйдәге оригиналь әйберләрне каян табып бетерәсең дип сорыйлар? Кибетләрдә андый әйбер юк бит! 🤯

Бик гади! Менә шушы телеграм-каналны карап барам, дуслар: «Покупки с Умом»!

Файдалы товарлар һәм яхшы сатучылар эзләп күп вакыт сарыф итмим хәзер⭐️⭐️⭐️

«Покупки с Умом» каналы моны минем өчен эшли.

Карап барыгыз, саклап куегыз, дуслар. Хәзер сезнең табышларга да шаккатачаклар😘😘😘

https://t.me/+yWmstuR8iY40YTEy
https://t.me/+yWmstuR8iY40YTEy


Буыннарыгыз (суставлар) сызласа - ӘРЕМ МАЕ ясап куегыз, дуслар!

Авыр да түгел🙏

Бер литрлы банкага вакланган чүп үләнен салып, теләсә нинди үсемлек мае белән тутырырга, 40 көн кояшта торырга, вакыт-вакыт селкетеп торырга.

📌2-3 сөртүдән тез, арка, кул һәм аяк авыртуларыннан файдасын сизәрсез🙏

Шулай ук аллергияле урыннарга сөртү ярдәм итә.

❤️- ясаган юк, белеп торыйк
🔥- ясап караган бар

1.5k 0 51 12 51

Әти квас алып кайткан. Тәмле😍Файдалы да ул:

✔️витаминнарга бай
✔️ашкайнату эшчәнлеген көйли
✔️матдәләр алмашын яхшырта
✔️хәл кертеп җибәрә

Квас яратасызмы?

♥️- әлбәттә
☺️- исем китми


Хәерле иртәләр, дуслар😍🙌

Кичә әти әнигә урманнан шундый матур чәчәкләр җыеп кайткан) Сатып алганга караганда да матуррак болын чәчкәләре, әйеме?🥰

Уңышлы атналар, матур көннәр теләп калам сезгә😍🙌🙏

2k 0 1 16 95

Бакчачылар өчен әйбәт төркемне истә калдырам әле, дуслар, хәзер актуаль тема бит🙏 Татар телендә👍. Шулай ук гөлләр турында да язмалар күп
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/bakcha1


Безне күптән карап баручылар белә: узган ел янгын чыгып, әниләр йортсыз калган иде. Яңа өйне тиз арада салып чыгар өчен бик күпләр ярдәм итте, сезнең арадан да өлеш кертүчеләр булды🙏 Көч биреп, изге теләкләр теләп тордыгыз❤️ Барыгызга да бик зур рәхмәт 🙏

Сөенеп бетә алмыйбыз, инде эчке эшләр генә калды. Обойлыйсы, җиһазлар аласы бар.

Иң сөенгәнем: әтинең кулы төзәлде, җир җимертеп эшләп йөри, Аллага мең шөкер, бүген менә 4 сарыкны утардан тотып алып чыкты. Ир-ат көченнән башка булмый бит ул ихатада 🙏

Йорт-җирләребез имин булсын, бәла-казалар берәүгә дә килмәсен 🙏


Тиздән каен җиләге күренә башлар (фото узган еллардан)

Каен җиләгенең файдасы бик күп, дуслар:
- кандагы шикәрне киметә, диабеттан шифасы бар;
-азканлылыктан,
-гастрит, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәтеннән,
-үт юлындагы һәм бөердәге ташларны эретү,
-йөрәккә илтүче кан тамырлары атеросклерозыннан,
-югары кан басымы, остеохондроз булганда шифасы бар.

Каен җиләген үзегез җыясызмы, сатып аласызмы? 1 литры күпмедән булыр икән быел?


Дача, бакча өчен шаккаттыргыч идеяларны каян алырга була дисезме? 😅

Менә шушы каналда күп алар - «Дачный Дневник» 💫

Язылып куегыз! Бакчагыз өчен бик күп лайфхаклар һәм ачышлар табачаксыз👇
https://t.me/+kNdpps4U9gQ5ZDVi


Бәйрәмнәрегез ничек уза, дуслар?🥰 Бездәге хәлләр:

✔️авыл күчтәнәчләре белән сыйланабыз,
✔️үзебез быел корбан чалмасак та әтидән корбан сарыклары алганнар иде, муллабыз Заһит хәзрәт төшеп тиешле догаларны укыды;
✔️энемнәр кайтты, апамнар да монда, бергә булганда бергә күп эшләр эшләп өлгерергә иде🥰🙏

Кем кайларда бүген?)

❤️- без авылда
👍- без шәһәрдә


✔️Корбан нисабы быел 51.000 сум тәшкил итә. Кешенең бурычларыннан, чыгымнарыннан тыш шуның кадәр акчасы бар икән, корбан чалырга була. Бурычка кереп корбан чалырга ярамый.

✔️Корбан гаете 3 көн дәвам итә- 16,17,18. Бу көннәрдә корбан чалырга рөхсәт ителә.

✔️Корбанлык сарык 1 яшьлек, сау-сәламәт һәм таза булырга тиеш. Шулай ук алты ай тулып, җиденче ай киткән бәрәнне дә, әгәр ул бер яшьлек сарык шикелле зур гәүдәле булса, корбанга чалырга ярый.

✔️Сарыктан башка кәҗә, дөя, ике яшь тулган сыер һәм үгез, гадәттә, 7 кеше исеменнән чалына.

Саба имам-мөхтәсибе Алмаз Галимҗанов. "Ирек мәйданы" гәҗитеннән.


Дуслар, барыгызны да Корбан бәйрәме белән ихластан котлыйбыз! Тәннәребез дә, җаннарыбыз да сәламәт булсын!

Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын.

Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен🙏

Аввлда интернет белән проблемалырак, язмалар соңгарак калып керә.

3k 0 0 12 80

Без Октябрьскийдан - Авылга юл тоттык, дуслар 🥰

Туган авылым: Минзәлә районы Татар Мөшегесе.

Фото-видеолар куярмын, Аллабирса🙏
Сагындырдыы😍🔥🔥


Җәй көне җиләк-җимеш һәм туңдырманы кушып тәмле коктейль ясарга була🍧🥤🍓🍓🍓Тәмле дә, эсседә суынырга да булыша.

Коктейль өчен тагын бер вариант: бакча җиләге, әфлисун суы, банан, алма, бөтнек сабагы, бераз шикәр комын бергә кушабыз. Төгәлрәк :

Бакча җиләген, бананны, блендер белән вакларга. Катнашмага әфлисун суы, шикәр комы һәм вак итеп туралган бөтнекне салып тагын бер тапкыр яхшылап туглап күпертергә.

Тәмле булсын!❤️


Күршеләрегезне шаккаттырырлык бакчага ия буласыгыз киләме, дуслар?Искиткеч шашлык зонасы, матур юллар һәм чәчәк түтәлләре булдырасыгыз килсә, түбәндәге каналга кушылырга киңәш итәбез 😍

Әлеге каналдагы җайлы һәм матур идеялар һәркемне илһамландырачак:
"Участок с умом»!

Һәм сезгә "түтәлләрдән генә торган" участок турында онытып, башкаларны шаккатырырлык матурлык тудырырга киңәш итәбез😁

Язылып куегыз һәм илһам алыгыз 👇👇👇

https://t.me/+DFvcHCSNF3BhNWQ6
https://t.me/+DFvcHCSNF3BhNWQ6


Петуния үстерәсезме? Бигрәк матур инде алар (фотода әнинең петунияләре)🥰

Гади генә петуниянең дә сәламәтлеккә файдасы бар дип тапкан белгечләр. Петуния чәчәгенең исе :
✔️кешенең сулыш юлларына уңай йогынты ясый,
✔️нерв һәм ашказаны-эчәк системаларының эшен яхшырта, ✔️стрессны киметә икән.

Шулай ук петуния кәефен күтәрә, баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә диелгән.

❤️- утырттык
👍- бездә юк, белеп торыйк


Рукколаны элек яратмый идем, хәзер, файдалы үзлекләрен белгәч, кулланырга тырышам🙏 Салатларга, 2 нче ризыкларны табынга куйганда кушабыз.

-яман авырудан профилактик чара,
-бәвел юлларын чистарта,
-ялкынсынуларга каршы торырга булыша,
-ашкайнату эшчәнлеген яхшырта,
-азканлылык вакытында ярдәм итә,
-витаминнарга бай һ.б.

Башка күп кенә тәмләткеч үләннәр кебек үк, аны да «яшел даруханә» дип атарга мөмкин.

Рукколаны бакчада да үстереп була, бәлки арагызда үстерүчеләр бардыр?

❤️- кулланабыз
👍- яратып бетермим, белеп торыйк

3.3k 0 7 13 115

Хәерле шимбә иртәләре белән, дуслар🍓🍓🍓
Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын🥰

Матур ял көннәре теләп калабыз сезгә😍🙌


Октябрьскийның Прометей поселогыннан бераз фотолар калдырам😍 Җәй көне рәхәт инде, эссе бераз арытса да, кызу җәй күңеллерәк🥰 Сездә ничә градус булды? Үлчәп карасаң 40 тыр ул кояшта, әйеме?

Кайбер районнарда яңгыр яуган бугай, бездә юк әле.


ТАТАР ТУДЕЙ | TATAR TODAY | Татарстан | Kazan | Russia dan repost
⚡️МЕГАРОЗЫГРЫШ❗️

💵АКЧА БИРӘБЕЗ, ЯЛ ИТТЕРӘБЕЗ ҺӘМ КВАРТПЛАТА, БЕНЗИН ТҮЛИБЕЗ 👍

❗️❗️Принимайте участие и выигрывайте👇

1️⃣место - ночь на двоих в отеле "Кул Гали" 5 звезд со СПА-зоной или деньгами 25 000 💸
[ За бензин отправим 2000р. с бесп. картой банка партнера]


2️⃣ место - 2 месяца оплатим квартплату за вас
счет фактура должна быть на имя победителя, оплатим август, сентябрь 2024

или деньгами 10 000💸

3️⃣место - 3000 💸

4️⃣место - 2000 💸

5️⃣место - 1500 💸

☝️
всем победителям деньги перечислим на бесплатную карту банка-партнера, с кешбэкамы 🏦


⚪️Как принять участие

✅Подпишитесь на каналы⬇️

✔️ @tatartoday
✔️ @discov
eryzoo
✔️@detskeymir
✔️@kazan_
tatarafisha
✔️ @denginewsru
✔️@todayostorojno
✔️@
tatresepti

⚠️Нажмите кнопку «УЧАСТВУЮ! КАТНАШАМ!»
и отправьте дру
гу ссылку, будем спрашивать 📲

❗️Н
е отписывайтесь от каналов, иначе бо
т
вас не выберет!

🌟5️⃣победителей будут выбраны на канале @tatartoday с помощью бота 7.07.2024 в 21:07 по мск. 🕗

P.S: Условия розыгрыша должны быть соблюдены! Победители не могут предлагать свои условия!


🫶Удачи всем 🤞Уңышлар 👍

20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.