СӘЛӘТ


Kanal geosi va tili: Rossiya, Ruscha
Toifa: Ta’lim


Сәләтле һәм талантлы яшьләр берләшмәсе! Сәләткә кушылыгыз 💜
#сэлэт #selet #сәләт

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Kanal geosi va tili
Rossiya, Ruscha
Statistika
Postlar filtri


Башкортстан якларыннан кайнар сәламнәр алып, «Сәләт — Галәм» аланы килеп җитте 🚀




Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Теркәлү, сәләтле дусларың белән күрешү, Биләр җиренә кайтудан чиксез сөенү! 🥹

Медиа Биләр Форум катнашучылары изге җиргә аяк басты һәм территория белән таныша да башлады 🙌




Медиа смена беренче катнашучыларын кабул итә 😍




Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Бүген Медиа Биләр Форум старт ала! 💥

Бишенче сменаның беренче көне программасы белән танышмый калма 😉


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Биләр мәгълүмати технологияләр шәһәрчегенә әверелде. Дүртенче смена иң сәләтле балаларны, яшьләрне туплады һәм алты көн дәвамында мавыктыргыч цифрлы дөнья белән таныштырды 🌐

Тормышның бөтен өлкәләрендә дә мәгълүмати технологияләрнең әһәмиятен тоеп, геймификацияне камилләштерүегез өчен рәхмәт сезгә, катнашучылар! 🥰

IT өлкәсенең киләчәге, digital-һөнәрләрнең үсеше - сезнең кулларда 🙌


Сәләт «Алмагач» мәктәбенә эшкә чакырабыз! 🏫

🧑🏻‍🏫 Инглиз телен С1 һәм аннан югары дәрәҗәдә белгән остаз
🧑🏻‍🏫 рус теле һәм әдәбияты укытучысы
🧑🏻‍🏫 башлангыч саф җитәкчесе ярдәмчесе
🧑🏻‍🏫 тьютор булсаң, сәләтле балалар белән эшләргә теләсәң, вакансия белән якыннанрак таныш һәм гаризаңны калдыр 🙌

Сәләт мәктәбе гаиләсенә кушыл! Без нәкъ СИНЕ көтәбез 🥰


Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум - ул дискуссия мәйданчыклары, IT-трендлар, эшмәкәрлек юнәлешен өйрәнү урыны. Монда тупланган тәҗрибә, яңа белемнәр катнашучыларның хәтерендә мәңге сакланыр дип өметләнәбез 🙌

Ә биредәге мохитне, хис-кичерешләрне сакларга дүртенче сменадан фоторепортаж ярдәм итәр! 😉


Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
Мәгълүмати технологияләр Биләр Форумның 5️⃣ көненнән фотосурәтләрне беренчеләрдән булып күр! 🌟

Алар сезнең өчен матур хәтирә, якты истәлек булып калсын, яраткан катнашучыларыбыз 💜


Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум тәмам 💥

Бик тиздән 5️⃣ смена - Медиа Биләр Форумда күрешербез! 📸








Open airның махсус кунаклары - «K3DERT» төркеме! 🔥

Сәләтлеләрнең үсеше, танылуы, яңа үрләр яулавы - иң зур горурлык 🥹




Video oldindan ko‘rish uchun mavjud emas
Telegram'da ko‘rish
IT диңгезендә дә балык кебек йөзәләр, иҗат дулкыннарын да бик оста иярлиләр - бар яклап та килгән вә сәләтле Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум катнашучылары! 😍

Сменаның рәсми ябылу тантанасы мәртәбәле кунаклар килүе белән ямьләнсә, йомгаклау концертының төп бизәге - сәлкешләрнең иҗади чыгышлары 🎶

Бу матур концертны һәр тамашачы ләззәтләнеп карады. Кичәдән видео да сезгә ошагандыр дип өметләнәбез 😇




Сәлкешләребез - иң шәп биючеләр һәм иң моңлы җырчылар! Бүген алар форум сәхнәсен гөрләтә💃

20 ta oxirgi post ko‘rsatilgan.