Шулай да булган
Кайбыч районы, Сатмыш авылының егете Гайнелгыйбад Хәсән улы 1875 елда, солдат хезмәтеннән кайткач, Казан университетының анатомия кабинетына гади хезмәтче булып керә. Шул урында ул тоташтан 30 ел эшли. Шунда эшләгән чорында анатомия фәнен мөкәммәл үзләштерә. Медицина кафедрасы гыйльми эшчеләре,, шул чорда укып чыккан студентларның әйтүләренә караганда: — «Гайнелгыйбад Хәсәнов университетның анатомия кабинетында бер хезмәтче иде. Ул гади бер хезмәтче булып калмады. Үзенең эшенә мәхәббәт белән карап, үзлегеннән укыды. Кешенең нормаль анатомиясендә гаять зур бер мәләкә (күнегү) вә гамәл (эш) иясе бер галим булды. Вә препаратлар ясауга гаять оста булып өйрәнеп җиткәнлеге өчен ул медицина факультеты студентларының укулары вакытында аларга якын ярдәмче булды. Шуның өчен Русиянең төрле тарафына таралган барлык врачлар аның исемен онытмыйлар», дип яздылар.