Дәшмәүчәнлек калкулыгы


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Другое


ITлы уйлар

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Другое
Статистика
Фильтр публикаций




Репост из: Әйтсәң - сүз, әйтмәсәң - түз
"Кызлар карый ярыктан"
яисә без Әтнә театрына барып җиттек 🤗

Җыелышып Әтнә театрына барырлык кешеләрең булсын әле! Әле бит кем каян килә!

Мөгаен, иң күңелле вакыт – ул спектакльдән соң фикер алышу, төп мәгънәгә төшенергә тырышу булгандыр. Аннан кала Баязитның спектакль каравын, дөресрәге зал реакциясен тикшерүен күзәтү кызыклы булды. Ник тикшерде дисәгез, пьеса авторы әтисе, мин шуңа дип уйладым инде. Тагын бер мөһим мизгел: төн уртасында Ркаил абыйның үзеннән спектакль турында нәни сорау алу булып алды, ну менә тагын кемгә шундый бәхет тәти ала инде 😁 Тагын ошаган момент: Рүзәл (минем энекәш булмаганы) белән бергә утырып, пышылдап утыру 🤭 Миңа аның сирәк, тик хәтәр комментлары ошый, һәм минем әйткәнгә кире җаваплары 🌝

Ә болай, төркем һәрвакыттагыча ут, мин сезнең һәрберегезне бик якын күрәм ❤️


🍏




Репост из: Павел Дуров
😈




Цифрлы үсеш министрлыгы рәсәйлеләргә үз-үзләрен приватлыктан мәхрүм итәргә тәкъдим итә.

Министрлык дәүләт иминлек сертификатларын урнаштырырга киңәш итә (https://www.interfax.ru/russia/1105049), чөнки «чит ил SSL-сертификатлары гамәлдән чыгарылган очракта, Рәсәй сайтлары Chrome, Safari, Edge һәм башка чит ил браузерларында дөрес ачылмаска», ә тоташу имин түгел дип күрсәтелергә мөмкин. Кайбер ресурслар тоташканда хаталар чыгуы турында инде хәбәр итә башлады.

Шул ук вакытта Рәсәй сертификатлары потенциаль рәвештә имин түгел дип санала (https://thebell.io/onlayn-rassledovanie-bezopasno-li-ustanavlivat-rossiyskie-sertifikaty-bezopasnosti), чөнки алар дәүләт органнарына кулланучылар трафигын техник яктан шифрын ачып уку һәм алыштыру мөмкинлеге бирә. Тамыр сертификатын (корневой сертификат) ышанычлы сертификатлар исемлегенә өстәгәндә, кулланучы илдәге сайтларга иминлек турында кисәтүләрсез керү мөмкинлеген генә алмый, ә шул ук вакытта Сертификатлау үзәге хуҗаларына һәм аның белән бәйле структураларга әлеге сертификат белән имзаланган бөтен нәрсәгә — банкка, почтага, мессенджерга — потенциаль рәвештә керү мөмкинлеге дә бирә.


Репост из: ык
кайбер миңгерәүләр хаман "татар теле чәчәк ата, әнә күпме пыраект бар, грантлар, чәкчәкөчпочмаккыстыбый" ди. дуслар, пыраект булуы — телнең бетүенә иң зур дәлил. чәчәк атучы телгә пыраект кирәк түгел, ул — ысул, максат түгел.

әгәр кайсыдыр шәһәрдә/авылда ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ КЛУБЫ ачыла икән — димәк анда татар теле үлемгә таба чаптыр-чоптыр җөгерә. ие — кызганычка каршы. ләкин диагноз куймыйча дәвалаү мөмкин түгел.

ә дәүләт хаман халык акчасына/тире/каны хакына ясалган архивларны (китап/ТВ/радио/кино һ.б.) ачмый.






Репост из: Высокогорская Масленица❤️‍🔥
Программа фестиваля «Дубъязы» уже здесь ✏️

Смотрите расписание, отмечайте самое интересное и готовьтесь к насыщенному выходному 💚

🌱 4 июля 14:00
📍 с. Дубъязы, Высокогорский район
️ Билеты на сайте


АСЕАНыңны себертим. Интернет эшләми. Төп юллар ябык. Әллә каян борып җибәрәләр дә, урау юллар аша барасы кирәк җиреңә. Төнге 12дә Әмәт магистрален һәм Танк боҗрасын берьюлы ябалар. Уф.


РКНның IT-тармак белән ябык очрашуында чынлыкта нәрсә булган

8 июньдә узган Роскомнадзорның IT-индустрия вәкилләре белән ябык семинар-киңәшмәсе турында тулырак мәгълүмат таралды. Катнашучылардан эчтәлекне таратмауны сораганнар, әмма, белүегезчә, без капчыкта ятмый ди. Бу материал күп җирдә таралды, татарчага тәрҗемәсен рәхим итеп укыгыз.

Кемнәр катнашкан


РКН ягыннан — җитәкче урынбасары Олег Терляков (блоклаулар өчен җаваплы кеше), Глазунов, Хуторцев, Картомышев. Тармак ягыннан — Руссофт һәм АРПП ассоциацияләре җитәкчеләре, «Базальт», «СКБ Контур», Postgres Pro, «Лаборатория Касперского», VK, Positive Technologies вәкилләре, Наталья Касперская һәм башкалар.

Игътибарга лаек факт: көн тәртибе таратылмаган, катнашучылар исемлеге бирелмәгән, резолюция дә булмаган. Барысы да телдән генә әйтелгән — берни дә тышка чыкмасын өчен.

РКН нәрсә тәкъдим итә

1. «Ирекле килешү» — компанияләргә үз инфраструктураларын тасвирлап, Мониторинг үзәге (ЦМУ ССОП) белән мәгълүмат алмашуга кушылырга тәкъдим итәләр. Нинди дә булса җаваплылык юк. Әлегә.

2. Рәсәй код репозиторие — «безне тышкы дөньядан өзсәләр» дигән очрак өчен. Моңа җавап итеп, хәтта АКШ та мондый проектны тормышка ашыра алмады дигән искәрмә яңгырагач, җавап болай булган: «Ә Кытай булдыра алган бит — димәк, без дә булдырачакбыз».

3. Яшеренү мөмкинлеге булган дәүләт VPN'ы. Терляков сүзләренчә, хәзер Рәсәйдә «дөньядагы иң алдынгы DPI» кулланыла, һәм көнбатыш фильтрлары аны күрмәячәк.

💬 Касперскаяның «Кем һәм ни өчен ресурсларны блоклый?» дигән соравына Терляков турыдан-туры:

«Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм», — дип җавап биргән.

РКН бары тик «барыгыз да аңлаган башка органнар» карарларын техник яктан үтәүне генә тәэмин итә икән.

💬 Очрашуның иң кызган мизгеле:

— Telegram'ны сез блокладыгызмы? — дип сорый Касперская.

— Әйе, әлбәттә.

— Хөрмәтле коллегалар, Telegram куллануны дәвам итүчеләр кул күтәрсен.

Бөтен зал кул күтәрә.

— Алай булгач, нәрсә өчен борчыласыз соң, әгәр сездә барысы да эшли икән? Димәк, РКН әллә ни начар түгел, — дип җавап кайтара Терляков.

💬 «Блоклаулар аркасында илдәге 1,2 миллион эшләүче аларны урап узу юлларын эзли һәм нәфрәт кенә арта, шуңа күрә бераз йомшартырга кирәк» дигән тәкъдимгә җавап кыска булган:

«Безнең бурыч бар, без аны үтәячәкбез. Сезнең белән бергә дә, сездән башка да».

Очрашу ничек тәмамланган

— Тармак вәкилләре белән очрашуларны һәр 2–3 атна саен үткәрергә вәгъдә иткәннәр.

— Киләсе очрашу «корпоратив Рәсәй VPN'ы»на багышланачак — техник белгечләр алып килергә кушканнар.

— «Нигә сез теге яки бу ресурсны блоклыйсыз?» дигән сорауларны РКН үзе карый алмый, әмма ФСБ вәкилләрен чакырырга тырышачак.

— Һәм иң мөһиме: матбугатта комментлар бирүдән тыелып торуны сораганнар. Упс.

Нәтиҗә

Күрәсең, бу очрашу күбрәк хисап өчен генә үткәрелгән: «тармак белән очраштык, уртак аңлашуга ирештек».

Үз хаталарын танырга, элемтә сыйфаты өчен җавап бирергә яки ким дигәндә блоклаулар турында күрсәтмәләрне кем бирүен әйтергә регулятор әзер түгел. Әмма ул «көнбатыш фильтрларыннан яшереләчәк» дәүләт VPN'ын төзергә әзер.


Сабантуй белән VK Fest арасында: татар тамашачысы янә сайлау алдында калды

Быел 7 июньдә Казанда узган VK Fest тагын бер кат татар тамашачысын катлаулы сайлау алдында калдырды. Бер яктан — күптән көтелгән заманча яшьләр фестивале, икенче яктан — республика районнарында һәм авылларында шул ук көннәрдә үткән Сабантуйлар. Нәтиҗәдә күпләр ике чараның берсен генә сайларга мәҗбүр булды.

VK Fest соңгы елларда Татарстанда үз урынын табарга тырыша. Оештыручылар милли үзенчәлекләргә дә игътибар итә башлады: быел да фестивальдә татар сәхнәсе эшләде («Идел» кызларына афәрин). Бу — уңай күренеш. Татарстанда узучы федераль дәрәҗәдәге чарада татар телендә иҗат итүче артистлар өчен мәйдан булуы табигый дә, кирәкле дә («Новая волна», син дә калышма😂).

Ләкин татар сәхнәсе белән бәйле бер проблема булды. Әлеге мәйданчыкта кемнәр чыгыш ясаячагы фестиваль башланырга санаулы көннәр калгач кына билгеле булды. Шул вакытка инде билетларның бәясе башлангыч чордагыдан күпкә югарырак иде. Фестивальнең төп сәхнәләрендәге артистлар исемлеге март аеннан ук һәм май башында этаплап игълан ителә башлады. Беренче дулкында берничә башкаручы билгеле булса, май аенда яңа катнашучылар өстәлде. Әмма татар сәхнәсенең тулы программасы күпкә соңрак ачылды.

Нәкъ менә шуңа күрә татар музыкасы белән кызыксынучы кешеләр катлаулы хәлдә калды. Алар өчен фестивальгә бару-бармау турында карар кабул иткәндә иң мөһим факторларның берсе — татар артистлары составы иде. Әмма бу мәгълүмат вакытында булмагач, күпләр йә билетны кыйммәт бәядән алырга мәҗбүр булды, йә бөтенләй сатып алмады.

Мондый алым сәер тәэсир калдыра. Әгәр татар сәхнәсе фестивальнең мөһим өлеше булып саналса, аның программасы да төп сәхнәләр белән бер үк вакытта игълан ителергә тиеш. Бу тамашачыга аңлы рәвештә сайлау мөмкинлеге бирер иде.

Икенче мәсьәлә — чараның датасы. Татарстан өчен июнь башы традицион рәвештә Сабантуй сезоны белән бәйле. Быел да 7 июньгә республикадагы күп кенә районнарда бәйрәмнәр туры килде. Нәтиҗәдә татар аудиториясенең бер өлеше авылларына, туган якларындагы бәйрәмнәргә юл тотты, икенчеләре Казандагы фестивальне сайлады.
Әлбәттә, VK Fest бөтен Россия буенча төзелгән гастроль графигына бәйле һәм һәр төбәкнең календарен исәпкә алу җиңел түгел. Әмма Татарстанда милли аудиторияне җәлеп итәргә теләгән очракта, Сабантуйлар белән кисешү мәсьәләсенә дә игътибар итү урынлы булыр иде.

Шулай да быелгы фестивальнең татар сәхнәсен саклап калуы уңай бәягә лаек. Бу мәйданчык татар музыкасының заманча шәһәр мәдәниятендә дә үз урыны барлыгын күрсәтә. Әмма киләчәктә оештыручылардан күбрәк ачыклык көтелә: татар артистлары исемлеген алданрак игълан итү дә, милли аудиториянең үзенчәлекләрен яхшырак исәпкә алу да фестивальнең Татарстандагы абруен күтәрер иде.


Репост из: Безнең Тәҗрибә: татарча кино
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram


8 июнь Татар китабы йортында дусларыбыз — «Безнең тәҗрибә» проекты тәрҗемә иткән һәм тавышландырган «Мистер & Миссис Смит» фильмын карадык. Сыйфатлы эшләгәннәр, миңа ошады 👍

Карарга һәм проектка ярдәм итәргә теләгән кешеләр монда керә ала:

https://boosty.to/beztej/posts/532e3f35-d929-4738-8554-69a91312e41f


Соңгы айда Рәсәй интернет-гигантлары берничә сюрприз анонс ясады:

1. Mail.ru һәм Яндекс үз доменыңдагы почта сервисларындагы бушлай тарифларда IMAP һәм SMTP протоколларын куллануны тыйды.

Нәтиҗәдә:
а) сайтлардан җибәрелүче email хатлар китми башлаячак.
б) Evolution, Outlook, Thunderbird кебек кушымталарда почтаны укып һәм хат җибәреп булмый башлаячак.
в) Gmail һәм теләсә нинди башка почта сервисында Mail.ru һәм Яндекстагы почтаны җыеп алып булмаячак.
г) Бу 2 Рәсәй почтасын DeltaChat өчен кулланып булмаячак.

"В" пункт әлегә бик җиңел хәл ителә: ике Рәсәй почта сервисы да барлык килгән хатларны нинди дә булса шартсыз башка адреска күчереп җибәрергә мөмкинлек бирә (пересылка входящих без условий), аны көйләүләрдә табарга була.

"А" һәм "Б" пунктларын хәл итү мөмкин түгел. Почта сервисларына сезнең хатларыгызны башка программада укуыгыз кирәкми - алай алар үз рекламасын сезгә күрсәтә алмый һәм нәтиҗәдә акча эшли алмый.
Ә сайтлардан автомат рәвештә хатлар җибәрү - ул түләүле email маркетинг хезмәте. Яки smtp ретранслятор. Икесе дә түләүле функционал.

Тик IMAP һәм SMTP протоколларын чикләүнең төп сәбәбе булып акча эшләргә теләүләре түгел, ә "Г" пункты күренә - DeltaChat үзәк серверы булмаган мессенджер. Андагы хәбәрләр шифрланган email хатлар буларак җибәрелә. Нәтиҗәдә бу мессенджерны блоклап булмый. Аны куллану мөмкинлеген бирүче почта сервисларының мөмкинлекләрен ябып куйсаң гына була, тик клиентларга чит ил почта адресы белән теркәлүне беркем дә тыя алмый.

Әлегә мин үземнең rustem@khayrulla.com почтамны Cloudflare ширкәтенең бушлай Email Routing сервисына күчердем. Ул бары тик хатларны алырга гына мөмкинлек бирә - килгән хатлар минем gmail адресыма күчерелеп җибәрелә. Җавап бирсәм - җавап gmail адресыннан китәр иде.
Ә сайтлардан җибәрелүче email'лар өчен көненә бушлай 300 хат җибәрергә мөмкинлек бирүче Brevo сервисын тоташтырдым. Алай-болай хатлар күләме артса, Zoho'да түләүле почта аласы яки арендага сервер алып, анда үз почта серверыңны күтәрергә кирәк булачак.

2. Яндекс Трекер хәзер тулысынча түләүле булачак.

Моңарчы шәхси проектларда эшлисе эшләр (биремнәр) исемлеген алып бару һәм аларны канбан тактада карау өчен Трекерны куллана идем. Берничә кеше бергә эшләп була иде. Безнең Telegram интерфейсын тәрҗемә итү проекты биремнәре дә шушында иде.

Бу ай ахырыннан Трекер тулысынча түләүлегә әйләнә, Яндекс 360 язылуын алырга кирәк була.

Берничә көн бушлай альтернативалар эзләдем, тик тапмадым. Я 1 генә кеше эшләгәндә генә бушка, я нинди дә булса мөмкинлеге җитеп бетми.
Адекват алмаш буларак үз серверымда урнаштырырга кирәк булган селф-хост программа - Taiga очрады. Шуны урнаштырдым. Аның рәсми булмаган мобиль кушымтасы да бар, тик Android өчен генә. Биремнәрне тиз генә карау һәм үзгәртү уңайлы. Интерфейс җиңел.

3. Яндекс Дискның комплар өчен программасы бушлай тарифта синхронизацияне туктатты.

Файллар комптан болытка үзе йөкләнүен теләсәң - түләүле тарифка күчәсең. No comments.

Алмашка терминалда эшләүче rclone бар, аны крон аша ике яклы синхронизациягә көйләп куеп була. Тик моны гадәти компьютер кулланучылары эшли белмәячәк.

Бер июнь аенда гына да Яндексның 3 сервисын түләүле куллану моделенә күчерү бик сәер. Компаниянең бәлки финанс белән проблемалары бардыр?


Репост из: Гөлия Хәкимова
Сәлам ☀️
Җәйнең беренче көнендә матур игълан: иртәгә 18:00дә өстәл уеннарына җыелышабыз 💃


Max турында язган идем инде. Күптән түгел ул кушымтаны тулысынча "сүтеп җыйдылар" һәм күпчелек шпион функцияләренең кодын дәлилләп күрсәттеләр. Техник ягын аңлаучылар тулысынча монда (русча) укый ала. Калганнар өчен кыскача түбәндә:

1. MAX үз серверларына сездә нинди кушымталар урнаштырылганын җибәрә.

2. VPN'ны ачыклау — кушымта VPN-тоташу булу-булмавын тикшерә һәм сервер боерыгы буенча, аны сүндергәнче, чатларга һәм мини-кушымталарга керүне тулысынча блоклый ала.

3. Адрес кенәгәсен тоталь күзәтү — MAX контактлардагы үзгәрешләрне реаль вакытта күзәтә, серверга телефон кенәгәгезнең күләмен җибәрә һәм мессенджерда теркәлмәгән кешеләрнең дә номер хешларын җыя.

4. Google Play'ны урап узу һәм кырыс Force Update — сервер кушымтаның хәзерге версиясе эшен блоклый һәм үз CDN'ыннан яңартуны мәҗбүри урнаштыра ала, өстәвенә кодта APK'ны система аша түгел, урап урнаштыру мөмкинлеге салынган.

5. Мини-кушымталардан NFC-чип белән идарә итү — теләсә кайсы эчке мини-кушымта кисәтүсез NFC-терминалга үзенең кастом payload'ын тапшыра ала, мәсәлән, пропуск яки картаны имитацияләргә.

6. Фейк чатлар. Профильләргә фейк тамгалар.

7. Пушлар ярдәмендә хәбәрләрне базадан бетерү — сервер яшерен пуш-сорату җибәрә ала, ул телефоныгыздагы локаль мәгълүмат базасыннан хәбәрне эз калдырмыйча бетерәчәк, яки сиздермичә GPS координатларыгызны соратачак.

8. TLS-валидацияне сүндерү һәм RCE. Ягъни MitM‑һөҗүм өчен кушымтадан барлык саклык чараларын сүндерү.

9. Номерны (Mobile ID) ачык HTTP аша тапшыру — SMS'сыз авторизация өчен мессенджер операторларга шифрланмаган рәвештә соратулар җибәрә, ә операторлар сезнең номерны хидерларга (http соратудагы мета-мәгълүмат) өсти. Шушы ук механизм системалы мини-кушымталар өчен дә сезгә белгертмичә кулланыла ала.

10. Деанонимизациянең яшерен SDK'сы һәм тавыш яздыру — обфускацияләнгән trace_flow модуле VPN'ны урап, чын IP-адресларны җыя, ә collect-debug-dump функциясе серверга шалтыратулар вакытында микрофоннан тавышны яшерен рәвештә яздырып, аны аналитикага йөкләргә мөмкинлек бирә.

11. Widevine DRM аша аппарат фингерпринты — күзәтү өчен процессорның сакланган зонасыннан (TEE) үзгәртелми торган ID кулланыла, аны кушымтаны бетергәннән яки җайланмага Hard Reset ясаганнан соң да ташлатып булмый.

12. DownloadService'та ZipSlip зәгыйфьлеге — теләсә нинди кодны читтән торып башкару.



Показано 20 последних публикаций.