АЛЛАГА ШӨКЕР
Бер формалашып гасырлар буе кулланылган этикет сүзләре (гадәттә, алар телдә шактый тотрыклы була) үзгәртелә башлагач, өлкән буыннарга хыянәт, аларны санга сукмау кебегрәк бер хис туа кайчак, ниндидер сызып кына әрнү диимме шунда. Сүзләребезне шул дәрәҗәдә аңламыйча, уйсыз, аңсыз җиңел генә башка калыпка салып алмаштырабыз, алмаштыра алабыз икән, моны мин тел үсеше түгел, тел фаҗигасы дип кенә бәяли алам.
🟡 Соңгы вакытларда Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укучы җырчылар күбәйде. Сезнең дә колакка чалынгандыр, хәзер «Рәхмәт сиңа, Аллам», «Рәхмәт сиңа, газиз Аллам», «Рәхмәт сиңа, Ходай», «И Ходаем, рәхмәт Сиңа!» дип җырлыйлар, шундыйрак сүзләр кулланып шигырьләр язалар. Шуларның авторларыннан сорар идем: сез соң рәхмәтнең ни икәнен чамалыйсызмы бераз? 🟠 Рәхмәт ул Аллаһы Тәгаләнең үзеннән килә торган нәрсә. Ул гына рәхмәт әйли. Аның рәхмәте яусын дип телибез. Шул «Алланың рәхмәте яусын» сүзе кыскартылып кына рәхмәт формасында кулланыла. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең үзенә ул рәхмәтне ничек борып була икән?
🔴 Гомер бакый ул хисне белдерү өчен «Аллага шөкер», «әлхәдүлилләһи шөкер», «шөкер кылу», «шөкерләр булсын» ише сүзләр кулланылды. Җырда җырлар өчен боларның кай җире китек икән? Мин бу кыланышны телне бозу, ярлыландыру, башка тел йогынтысына эләгү дип саныйм. Әллә соң чыннан да сытылабызмы без башка тел астында, җәмәгать?