Сүзлекче язмалары 📚


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Познавательное


Дуслар, мин Ринат Сәфәров булам. Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сүзлекләр төзү белән шөгыльләнәм. Эш барышында ачыкланган татар теленең кызыклы фактларын һәм күзәтүләремне сезгә дә тәкъдим итәм.

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Статистика
Фильтр публикаций


ЭСТӘҮЧЕ
📌 Тыныч кына эшләп утырганда, дөбер-шатыр килеп керделәр дә: «Соискатель сүзенең татарчасы кирәк. Сүзлекләрдән карадык, безгә ярарлык вариант юк!» – дип сүз таптыра башладылар. Менә чыгар да сал инде 🤷‍♂. Югыйсә мин дә шул ук сүзлекләрдән генә эзли торган кеше бит. Халыкны аякка бастырып, сүз эзләргә тотындык.

📌 Соискатель ул югары белемле һәм фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә аспирантурада укымыйча гына диссертация әзерләүче зат 🥸. Моның тәрҗемәсе бирелгән төрки тел сүзлекләре табылмады диярлек. Үзебезнекендә [дәрәҗә] алырга теләүче (бу терминнан бигрәк аңлатма булып чыккан), башкортта дәғүә итеүсе (бу русның «истец» яки «претендент» дигәненә туры килә төшә), казакта ізденуші (шактый уңышлы кебек, ләкин татарның хәзерге терминологиясендә эзләнүче ул гомумән «исследователь, изыскатель» һәм моңа яңа мәгънә өстәү буталчык кына чыгара кебек).

📌 Нәтиҗәдә эстәүче дигән вариантны уңышлы дип таптык. 1⃣, ул сүз белем эстәү, гыйлем эстәү кебек контекстларда кулланыла. 2⃣, ул моңарчы термин буларак кулланылмаган һәм мәгънә буталу ихтималы юк. Өченчедән, ясалыш ягыннан укучы, укытучы, язучы, тегүче, биюче һ. б. ш. рәтендә тора торган сүз, ягъни телебезнең табигатенә бик туры килә.

Башка күп кенә терминнар кебек, эстәүче дә Фәридә Таһирова тарафыннан тәкъдим ителде. Шуңа «авторы» итеп бу юлы да аны таныйбыз. Эстәүче «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге»нә дә теркәлде.


Кадерле дуслар! 💚
Бер дә көтмәгәндә «Сүзлекче язмалары»ның «Миллиард.Татар» тарафыннан оештырылган «Татары года 2026» шорт-листына керүе турында хәбәр килеп төште 📨. Үзем бер дә конкурсларга барып катнаша торган кеше түгелмен (җиңелә белмимме икән инде? 🫣), ләкин оештыручылар лаек дип тапкан икән, бик хуп. Сез дә лаек дип тапсагыз, «Татарский медиа-проект года» номинациясендә «Сүзлекче язмалары» өчен тавыш бирә аласыз.

Тавыш бирү мәйданчыклары:
ВК – https://vk.ru/poll-202371705_1082871808
Телеграм – https://t.me/milliardtatar/23458
Сайте - https://milliard.tatar/tatary_goda
[Опрос]


БУА – БӨЯ
Мәшһүр рус лексикографы Сергей Ожегов 1956 елны Мәскәүдә В. В. Виноградов ис. Рус теле институтында ашыгыч лингвистик ярдәм күрсәтә торган хезмәт оештыра. Бу хезмәт телефон аша яки хат юллап елына биш меңнән артык мөрәҗәгать кабул итә була. Беркөнне ничектер дежурда С. Ожегов үзе утырганда, ниндидер бер сүзнең мәгънәсен төпченеп шалтыраталар. Сергей Иванович: «Хәзер, торып торыгыз 🫷, Ожеговның сүзлегеннән карыйм әле 👀», – дип, үзе төзегән сүзлеккә үрелә.

🌿 Мин, әлбәттә, Ожегов та, бөек лексикограф та түгел, ләкин күп еллар буе сүзлекләр төзү белән шөгыльләнгәч, әледән-әле ашыгыч ярдәм 🚑 күрсәткәләргә туры килә. Һәм кайбер сорауларга җавап бирер алдыннан, чыннан да, нәкъ Сергей Иванович кебек: «Хәзер, сабыр итегез, сүзлекне ачып карыйм әле», – димичә булмый.

🌿 «Буа белән бөянең нинди аермасы бар?» дип соралгач та, сүзлекләргә кереп чумарга туры килде. Дөрестән дә, сөйләшләрдә бу сүзләрне төрле мәгънәләрдә кулланалар икән. Күп очракта буа булган җирдә бөя сүзеннән, бөя булган җирдә буа сүзеннән файдаланмыйлар шикелле. Шулай да әдәби телдә аларның икесе дә үз урынын тапкан (гәрчә хәтта аңлатмалы сүзлекләрдә дә нечкәләп тормаганнар).

🌿 Димәк, бөя ул «су юлын бүлеп, су җыеп тотар өчен эшләнгән корылма», моны русча «плотина, запруда» дияргә мөмкин, буа исә – «бөя алдында җыелган су, сулык», русчасы «пруд» үзе була инде. Әгәр дә бу ике сүздән ясалган фразеологиягә күз салсак, мәгънәләрнең буталуы ачык күренә. Мәсәлән, «күп, исәпсез» мәгънәсендә булган буа буарлык сүзендә, буа ул сулык кебек аңлашыла, «хисләр ташып чыгу» мәгънәсен белдергән буасы ертылу дигәндә ничектер бөя турында сүз бара кебек.

Ничек кенә булса да, әлегә бу сүзләр бер-берсе урынына кулланыла ала сыман. Гаҗәпләнерлеге дә юк: алар икесе дә бер этимоннан аерылып киткән. Ә менә мишәрнең бума диюе исә аерым юл белән ясалган булса кирәк, анда катлама, аерма, каптырма кебек сүзләрдәге -ма кушымчасы ачык абайлана.


ТИРМӘ
Кичәге көнгә әйләнеп карасак 👀, якын тарихтагы бабаларыбызның тирмәләрдә яшәгәне күренми 🙈. Ераккарак, тирәнгәрәк төшә башласак, мондый корылмаларның эзе калкыбрак чыга төсле. Һәрхәлдә, телдә тирмәгә бәйле сүзләр сакланган, сүзлекләргә 📚 теркәлгән.

🛖 Тирмәне киереп тора торган кабыргалык агачлар, ягъни тирмәнең түбәнге цилиндрик өлешен тәшкил иткән агач рәшәткә кирәгә дип атала. Түбәдәге түгәрәк коршау – (төрлечәрәк язылышта: чагарак, шаңгырак) чаңгырак, мәсәлән, «Идегәй» дастанында очрый:                             
Туктамыш хан анда әйтте:
– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,
Котлыкыя ялган бинең
Чаңгырагын чап, – диде. –
Чабып утка як! – диде.

🛖 Монда чаңгырагын чабарга «өйне тар-мар итәргә, туздырырга» кебегрәк аңлашыла бугай. Кирәгә башы белән чаңгыракны тоташтыра торган, тирмәнең гөмбәзен тотып торган нечкә колгалар уык дип атала (кайчакта ялгыш ук дип кулланалар).

🛖 Һава алышыну, кирәк очракта ис һәм төтен чыксын өчен тирмә түбәсендә калдырыла торган махсус тишек һәм шул тишекне томалау өчен кулланыла торган япма төннек дип йөртелгән. Тора-бара бура бурап төзелгән өйләргә күчеп беткәч, төннек сүзе «морҗасыз өйләрдә яки кара мунчаларда, төтен чыгу өчен, түшәмгә яки диварга ясалган тишек, төтен юлы» мәгънәсен алган кебек күренә. Һәм, әлбәттә, тирмә турында сүз барганда, киез дә онытылмаска тиештер.

🛖 Кайбер язмаларда, тирмә сүзен өнәп бетермичә, юрта сүзен куллануга өндиләр. Имеш, төбендә төрки сүз ята. Чыннан да, русча юрта төрки юрт/йорт сүзеннән алынган. Соңгы -а авазы изба, хата сүзләре тәэсирендә барлыкка килгән дип санала. Шулай да мин тирмәдән баш тартырга ашыкмас идем. Нишләп әле безнеке русча белән тәңгәл килергә тиеш? Аннары татарча тирмәнең русча терем(ок) сүзенә катнашы була алган дигән фикерләр бар. Һәрхәлдә, терминологик характерда булган тирмә сүзе урынына йорт дип куллану болай да күпмәгънәле йорт сүзенә тагын бер мәгънә өстәү була. Бу безгә нигә кирәк? Татарча юрта дию исә бөтенләй алынма булып чыга.


ЯШЕРЕН ТЕЛ
Әти белән әнинең без энем белән аңлый алмый торган телләре 👅 бар иде. Соңрак без аның серенә төшендек тә, ул телнең кирәге калмады. Беркөн барыбыз бергә җыелган чакта, шуны искә төшереп көлешеп алдык.

🫟 Формула белән бирсәң, ул тел болай булыр иде:
тартык + сузык (иҗек) > тартык + сузык + ф + шул ук сузык.

Мәсәлән: «Тифизеферәфәк буфул, софыңгафа кафалафабыфыз. Тыфыштафа сафалкыфын ификәфән. Җыфылыфырафак кифиефен» 🤯. Ягъни: «Тизрәк бул, соңга калабыз. Тышта салкын икән. Җылырак киен».

🫟 Тел белемендә мондый яшерен телләрнең төрләрен, максатларын өйрәнәләр. Алар төрле җәмгыятьтә, хәтта төрле коллективларда була ала. Нигездә барысы да сөйләшкәнне читләр аңламасын өчен кулланыла.

🫟 Менә без куллана торган яшерен телнең дә үз исеме бар, ул инфиксация дип атала икән. Инфиксация ул сүз уртасына ниндидер кушымча (инфикс) кыстыру. Безнең очракта һәр иҗеккә -фа-, -фә-, -фи- һ. ш. ише өстәмәләр (кыстырмалар дисәм дә ялгыш түгелдер) кыстыру булып чыга.

🫟 Шуңа бәйле рәвештә тагын бер кызык искә төште. Һич онытмыйм, моны әнинең энесе көтү көткәндә өйрәткән иде:
Натри раба пердәнкү,
Ныңа шыба пергәнкү,
Реб мыскакыр, реб керткәчи
Ына шаба тергәнбө.

Шәйләп алгансыздыр инде. Монда беренче иҗек сүзнең ахырына килеп кушыла. Әгәр сүз бер генә иҗекле булса, ул арттан алга әйтелә.

🫟 Мондый күренешләр татар тел белемендә һич өйрәнелмәгән бугай. Мәгәр татарның яшерен телләре, аларның башка төрләре һичшиксез бар. Шуларны барлыйсы иде бит.


КАЗАН КРЕМЛЕ
Рус теле орфографиясе проблемаларын хәл итәргә һич алынырга җыенмыйм, Аллам сакласың 🙅‍♂️. Аларның миннән башка да, меңләгән булмаса да, йөзләгән тел белгече бар. Ләкин татар орфографиясенә дә тәэсир итә торган язылышлар очрый. Шуларга кагылып китмичә мөмкин түгел 🤷‍♂️.

🏰 Гомере буе рус теленең язылыш кагыйдәләрен тәртипкә салу юлында хезмәт иткән мәшһүр Дитмар Розентальнең белешмәлегендә дә, аның эшен дәвам иткән Владимир Лопатинның «Как правильно? С большой буквы или с маленькой?» дип аталган сүзлегендә дә кремль сүзе «ныгытма» мәгънәсендә юл хәрефеннән языла, фәкать «Мәскәүдәге хөкүмәт резиденциясе» мәгънәсендә Московский Кремль дигәндә баш хәрефтән языла дип бирелгән.

🏰 В. Лопатинда юл хәрефеннән язылган Казанский кремль мисалы Новгородский кремль, Псковский кремль, Рязанский кремль, Нижегородский кремль дигәннәр белән бергә бирелгән. Әйе, «борынгы саклану корылмасы» буларак бу язылыш чыннан да хата түгел. Казан кремле диварлары, Новгород кремлендәге чиркәү ⛪, Псков кремле башнялары 🗼, Рязань кремленең планировкасы, Түбән Новгород кремле капкалары кебек контекстта кремль сүзе әлбәттә юл хәрефеннән языла. Ләкин Казан санап кителгән бу шәһәрләрдән бераз аерыла. Менә интернеттан мисал: Приближение окончания срока действия договора о разграничении полномочий между органами власти Российской Федерации и органами власти Республики Татарстан заставляет Казанский кремль серьезно нервничать. Яки моңа күз салыгыз: После прекращения действия договора реальная схема взаимоотношений двух Кремлей – московского и казанского – никак не поменялась. (Махсус тәрҗемә итмәдем һәм орфографияләренә кагылмадым).

🏰 Әлеге мисалларда сүзнең «корылма» турында бармавы барыбызга да ачык аңлашыла. Димәк, рус телендә дә аерым контекстларда Казанский Кремль дигәннән «Татарстан хакимияте, хөкүмәте» күз уңында тотыла, һәм бу очракта, нәкъ Московский Кремль дигәндәге кебек, ике сүз дә баш хәрефтән язылырга тиеш. Беркем дә Псков, Рязань яки мәзкүр башка шәһәрләрнең кремле аша шул төбәкнең хөкүмәтен белдерми, Мәскәү һәм Казан кремльләре аша белдерә ала.

Әйткәнемчә, рус телендә үзләре хәл итәр, ләкин татар телендә контекстка карап кремль сүзенең язылышы түбәнгечә була:
кремль 1 (тар. кальга, кирмән), мәс.: кремль диварлары, кремль манаралары; Казан кремле (корылма буларак)
кремль 2 (шәһәр тарихи архитектура комплекслары исемнәрендә икенче сүз буларак), мәс.: Псков кремле, Рязань кремле; ләкин: Мәскәү Кремле, Казан Кремле
Кремль 3 (шәһәр районы; кайбер шәһәрләрдә тарихи архитектура комплексы), мәс.: Кремль курантлары, Кремль йолдызлары
Кремль 4 (Мәскәүдә, шулай ук Татарстанда хөкүмәт резиденциясе)


Кремль сүзен өнәмичә, кирмән дип язарга теләүчеләр үзләре теләгән вариантны сайлый ала, әлбәттә.


ТУЛПАР // ТОЛПАР
Телебездә беренче иҗегендә у да, о да язылып йөри торган бер төркем сүз бар. Исемә төшкәннәре менә болар: нугыт – ногыт 🫘, нугай – ногай, курган – корган, тулпар – толпар 🐎. Я, болардан кайсы варианты дөресрәк дип уйлысыз? Теләсә кайсын күрсәтергә була ул аның, тик фәнни яктан исбатлавы гына алай җиңел түгел. Җиңел булса, бүгенгә кадәр вариантлар сөйрәлеп килмәс тә иде.

📌 Татар теле тарихында кайбер сузык авазларның күчеш кичергәне билгеле. Борынгы төрки телдәге о > татарча у; у > о̆ ; ö > ү; ү > ө; и > ӗ; э > и һәм аерым очракларда (беренче иҗектә) э > ә. Болар арасыннан безне беренче ике очрак кызыксындыра. Борынгы төрки тел белән чагыштыру мөмкин булмаганлыктан, әлеге борынгы форманы саклаган хәзерге берәр төрки тел белән чагыштыру көтелгән нәтиҗә бирә алырга тиеш. Мондый тел функциясен төрек теле үти ала дип уйлыйм.

📌 Төрек телендә сузыклар чылбыры -о-у- (-o-u-) булган сүзләргә татар телендә -у-ы- сузыклар чылбыры туры килә: oğul – угыл 👦, odun – утын 🪵, oğuz – угыз, orun – урын, otuz – утыз 3⃣0⃣, dokuz – тугыз 9⃣, sokur – сукыр 👨‍🦯, topuk – тубык һ. б. Димәк, төрекчә nohut яңгырашына татарча нугыт бап килә.

📌 Шулай ук төрек, үзбәк һ. б. телләр белән янәшә куеп караганда, нугай (нуг. ногай, каз. ноғай, төр. nogay, үзб. noʻgʻay) варианты татар теле үсешенә хас, о аша язылу диалекталь булганы аңлашыла.

📌 Курган сүзенең төрки телләрдәге вариантлары: каз. қорған, уйг., к.-калп. қорған, үзб. қўрғон, кырг. коргон, төркм. диал. горгон. Димәк, татарчасы курган булу табигый. Моның телебездәге корган варианты, күрәсең, корырга «төзергә» сүзе тәэсирендә барлыкка килгән (Дёрфер). Әмма асылда курганның бу фигыльгә кагылышы юк, ул кургарга, ягъни «сакларга» сүзеннән ясалган.

📌 Тулпар сүзендә бераз кыенлык бар. Булуы көтелмәгән телләрдә дә беренче иҗектә у килә: азәр. tulpar, үзб. tulpor, ком. тулпар. Әгәр югарыдагы сүзләр принцибына таянсак, татар телендә язылышы толпар булырга тиеш кебек, шулай да күпчелек норматив сүзлекләрдә ул тулпар рәвешендә теркәлгән, мин үзем дә шул язылыш яклырак. Катгыйрак фикергә килү өчен, минемчә, гарәп язуындагы текстларга карарга кирәк: әгәр искәлифтә тдан соң و язылса, димәк хәзерге язуда у язуны тарихилык белән аңлатып булачак.

📌 Әлбәттә, ялгышуым ихтимал, тик төрле язылыш вариантларын ачыклап биргән аңлатмага да юлыкканым булмады.


ТЫЛМАЧ – ТӘРҖЕМӘЧЕ
Телебездә тәрҗемәче сүзенең берничә синонимы бар: тәрҗеман, мөтәрҗим һәм тылмач 🌍📖🗣️🔤💬.

✅ Мөтәрҗим дигәне үтә югары стиль сүзе һәм шактый искергән дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул Урта гасыр язма чыганакларында очрый. Дөрес чамаласам, сөйләм теленә беркайчан да үтеп кермәгән.

✅ Тәрҗеман – күбебезгә берникадәр таныш. Бу танышлык И. Гаспралының шул исемдә нәшер иткән газетасына да бәйле кебек. Совет чорында тәрҗемәче сүзе активлашып киткәнче, тәрҗеман әлеге синонимнар рәтендә доминанта булган булса кирәк. Урау-урау юллар белән бу сүз рус һәм кайбер Европа телләренә драгоман (dragoman) рәвешендә кергән. Хәзерге татар телендә ул шулай ук искергән санала.

✅ Әмма минем өчен иң кызыгы – тылмач. Аны «татарга тылмач кирәкми» мәкаленнән күпләр белә дип уйлыйм. 1️⃣, ул үтә борынгы (бу турыда аның төрки телләрнең күпчелегендә бүгенгә кадәр саклануы сөйли). 2️⃣, узган гасыр башында аны сүзлек мәгънәсендә кулланышка кертү омтылышы булган (мәс., 1926 елда басылган «Кыскача русча-татарча сугыш сүзләре тылмачы» 📖). 3️⃣, тылмач сүзе текстлар тәрҗемә иткән чорда түгел, телдән сөйләгәнне бер телдән икенче телгә аударырга кирәк булган дәвердә формалашкан. Бәлки, шул сәбәпледер язганны тәрҗемә итүчеләрне тылмач дип атамаганнар (һәрхәлдә, татар телендә).

💡 Сүзнең әнә шул үзенчәлекле мәгънәсенә нигезләнеп, минемчә, ул хәзерге телдә русның «переводчик-синхронист 🗣️» яки «устный (словесный) переводчик 🗣️» дигәненә тәңгәл килә. Ягъни болай кулланганда, бер яктан, бу онытыла барган сүзне активлаштыру булса, икенче яктан, бездә башка телләрдә берничә компонентлы терминның бер генә сүздән торган аналогы булыр иде.


ОТЧЕСТВО
1️⃣, отчество сүзен өнәмичә, ата исеме яклы булучыларга кушыла алмыйм. Әгәр дә минем тулы исемемне Таһир улы дип язалар икән, ата исеме кулланылган, Таһирович дип язалар икән, бу – отчество. Артыгын чәйнәп торуның кирәге юк.

2️⃣, сузык авазларга бетә торган исемнәрдән ясалган татар отчестволарының абсолют күпчелеге рус кагыйдәләренә туры килми. Хәзерге рус телендә беренче төр төрләнешле ир-ат исемнәреннән ясалган ир-ат 👨‍🦳👱‍♂👨‍🦰🧔 отчестволары нигезгә -ич кушымчасы кушылып ясала: Илья – Ильич, Никита – Никитич, Кузьма – Кузмич, Лука – Лукич, Иона – Ионич. Беренче төр төрләнешле ир-ат исемнәреннән ясалган хатын-кыз 👵👩‍🦳🧓👱‍♀ отчестволары басымы соңгы иҗеккә төшмәгән нигезгә -ична, басым соңгы иҗеккә төшкән нигезгә -инична кушымчасы кушылып ясала: Ники‌та – Ники‌'тична, Ио‌на – Ио‌'нична, ләкин Илья‌ – Ильи'нична, Кузьма‌ – Кузьми‌'нична, Лука‌ – Луки‌'нична.

😣 Әлбәттә, бу кагыйдәләргә бүгенге кебек лачкылдатып төкерергә була, ләкин отчество үзе үк татарга хас әйбер түгел. Рустан отчество дигәнен алам, тик үзем теләгәнчә ясыйм дию үз-үзеңне алдаудан башка берни дә түгел.

😒 Әгәр рус теле кагыйдәләренә нигезләнсәк, ки үзебездә нигезләнерлек барыбер бернинди принцип юк, сузык авазга бетә торган исемнәрдән ясалган һәм ир-ат, һәм хатын-кыз отчестволары без күнеккән кебек килеп чыкмый. Ягъни Муса‌ – Муси'ч, Муси‌'нична; Мостафа‌ – Мустафи'ч, Мустафи‌'нична; Абдулла‌ – Абдулли'ч, Абдулли‌'нична. Алла сүзе бихисап исемнең икенче компоненты булуын исәпкә алганда (Гобәйдулла, Кәлимулла, Шәйдулла...), сузык авазга бетә торган исемнәрнең саны бермә-бер арта.

☝️ Бүгенге юл белән барганда, мәсәлән, Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханымның отчествосы Мусеевна русның Сергеевна калыбында ясалган һәм нигезе Муса түгел, Мусей булып чыга. Иң күп вариант, мөгаен, Гайсә исеменнән ясалган отчестволардадыр. Кемнекендер Гайсович/Гайсовна дип ясаганнар, ягъни Гайс дигәннән, кемнекендер Гайсанович/Гайсановна – Гайсаннан, кемнекендер Гайсаевич/Гайсаевна – Гайсай дигәннән, кемнекедер Гайсиевич/Гайсиевна — Гайси дигәннән. Кагыйдәгә күрә исә, Гайси'ч/Гайси‌'нична булыр иде.


«СОЛЬНЫЙ» КОНЦЕРТ
XIX – XX гасыр башы язма истәлекләрдә хәзерге тел нормаларына туры килми торган земской управа, первый класс, галантерейный товар , мелочный-оптовый сату, простой зонтиклар ☂, мировой судья 👨‍⚖️, уголовный эшләр кебек конструкцияләр әледән-әле очрап тора. Махсус фәнни оешмаларың, диссертацияләр яклаган тел белгечләрең булмагач, телнең әдәби формасын әле чыгтайчага, әле госманлычага йөз тоткан төркемнәр ничек тә булса үз ягына аударырга тырышкан вакытта ике-өч компонентлы тотрыклырак рус терминнарының үзгәрешсез үтеп керүе шактый табыгый күренеш.

🎙 Ләкин бүген бит хәл башка. Бүген мәгълүмат алыр өчен хәтта китапханәгә баруның да хаҗәте калмады: интернетны 🌐 ачтың да карадың (кебек бит)! Социаль челтәрләрдә берничә татарча афишада 🪧 «сольный концерт» дигән нәрсә күземә чалынды. Әллә без хәзер XIX гасырга таба тәгәрибезме?

🎙 Ярый, әйдәгез «сольный» сүзе кергән берничә сүзтезмәнең тәрҗемәсен тикшереп карыйк. Русча «сольный» дигән сыйфат «соло» исеменнән ясалган. Безне әнә шул исем кызыксындырырга тиеш тә. Хәзерге төрки телләрнең күпчелегенә ул шулай соло булып кергән дә. Инде бу солоны сыйфатлар белән бәйлисе калды: «сольная партия» – соло партиясе, «сольный альбом» – соло альбомы, «сольная программа» – соло программасы, «сольные инструменты» – соло уен кораллары була,  димәк «сольный концерт» дигәнне дә ышанып соло концерты дия алабыз.

🎙 Мәгәр соло сүзен кайбер очракларда ялгыз сүзе белән дә алмаштырырга мөмкин («сольное выступление» – ялгыз башкару), алмаштырмый да алабыз («сольное пение» – соло җырлау). «Скрипка 🎻 соло», «виолончель соло» кебекләрне исә соло скрипка (нинди скрипка? → ялгыз), соло виолончель кебек тәрҗемә итәбез, мәс.: «соната для виолончели соло» – соло виолончель өчен соната.

389 0 0 10 17

ОЕРГА
Ул, намазга оегандагы кебек, кулларын кушырган, басынкы тавышы ара-тирә калтыранып киткәли. (Г. Бәширов); [Назмый] юынды-пакьләнде һәм кукуруз кыры чигендә үскән биек чинарның куе ябалдашы күләгәсендә намазга оеп алды. (Т. Әйди).


😲 Ай Алла, туктагыз әле, тукта! «Намазга оерга» ничек була соң ул, җәмәгать? Бәлки, ул теге «җаны-тәне белән кереп китү» яки «дөнья гамен онытып, тәмам бирелү»дер? Алай дисәң, икенче мисалда «оеп алды» дигән. Алай тиз генә «кереп чыгу» булалмыйдыр бит инде? Ни булса да, бу сүздә ниндидер төгәлсезлекме, аңлап бетермәүме бар.

📚 Аңлатмалы сүзлектә ою дигән дүрт омоним бар. Шулардан берсе – күпмәгънәле сүз. Һәрберенә тукталып китү мөмкин түгел. Намаз белән бәйле контекстка оерга дигәннең «йокымсырарга 😴», «(тән) сиземлеген югалтырга, матрарга», «(сөт 🥛 катык булып) куерырга, койка хәленә килергә» мәгънәләре туры килә алмый. Әмма намазны җәмәгать белән укыганда, нияттә имамга иярүне белдерү өчен «оедым ошбу имамга 👳‍♂» җөмләсе әйтелә. Бу ою төп-төгәл «иярү» мәгънәсен белдерә. Хәзерге төрек телендә uyumak – «иярергә». Башка контекстта куллануны мин аңлата алмыйм.

✅ Грамматик яктан әлеге сүзтезмәгә тел-теш тидереп булмаса да, минемчә, семантика ягыннан ул бик дөрес түгел. Намазга «оеган» кешене, «уятырга» яки «әчетеп җибәрмәскә» туры килмәсен өчен, намазга кереште, намаз укый башлады, намазга басты, сүз сөрешенә карап намазда, намаз вакытында дип әйтү акылга муафиграк.


ЯКУТ
💫 Телебездә якут дигән ике омоним бар. Аның «кыйммәтле таш 💎» мәгънәсендәгесе шактый күптән гарәп теленнән алынган (төбендә грек сүзе), яңгырашы тулысынча татар фонетикасына буйсындырылган, ягъни [йа°қут] дип әйтелә. Ул төрле асылташларны ачыклау өчен дә кулланыла: кызыл якут 🔴 – ләгыль, рубин, сары якут 🟡 – тапас, топаз, зәңгәр якут 🔵 – сафир, сапфир.

❄️ Икенче якут – төрки кардәшләребезне белдерә торган этноним. Моның татар телендә әйтелешен ачык кына беркайда да таба алмадым. 🤷‍♂

❄️ Якутлар үзләрен саха (сахалар) дип атый. Гомуми кагыйдә нигезендә без бу сүзне [са°ҳа] дип әйтә алабыз. Моңа шигем юк. Әмма якут сүзен хәзерге татар телендә дөрес итеп ничек әйтергә? Әгәр дә аны рус теленнән кергән алынма дип карасак ки, бу этноним чыннан да руслар тарафыннан дөньяга таралган, аның әйтелеше дә русчалатып [йакут], хәтта [йыкут] булып чыга. Әмма әгәр төпкәрәк төшеп якут сүзенең рус теленә эвенк телендәге yoqo сүзенә кайтып калганын, чыганак телдә уртадагы [қ] авазының тел арты тартыгы булуын исәпкә алсак, аны татарчалатып [йа°қут] дию дә хата булмый кебек.

❄️ «Татар теленең этимологик сүзлеге»ндә дә: «Татарлар йақут дип әйтәләр», диелгән. Ләкин норматив сүзлекләрдә, беренче чиратта татар теленең орфоэпик сүзлекләрендә, бу сүзнең әйтелеше теркәлмәгән. Аны башка төрки телләрдән карап күчереп тә булмый, чөнки хәзерге төркиләрнең күбесе якутларны үзатамалыры белән саха дип белдерә.

391 0 0 13 14

КАТОЙКОНИМ
🌏 Ил, төбәк, шәһәр, авыл кебек билгеле бер территориядә яки торак пунктта яшәүчеләрнең 🧑‍🤝‍🧑🧑‍🤝‍🧑 исеме катойко‌ним яки демо‌ним дип атала. Хәзерге татар телендә катойконимнар, гадәттә, әлеге территория яки торак пункт исеменә -лы/-ле кушымчасы ялганып ясала: казанлы, уфалы, мәскәүле һ. б. ш. Сөйләм телендә күплек санда кулланылган географик атамалар да катойконим буларак йөри: конкурсантлар арасында арчалар, балтачлар, хәтта уфалар да бар иде.

🌍🌎🌏 Аеруча киң төбәкләрдә яшәүчеләрнең исеме этнохоро‌ним дип атала. Татар телендә алар да нәкъ катойконимнар калыбында ясала. Мәсәлән, кавказлы, себерле, ураллы, европалы, азияле, африкалы һ. б. ш.

🌐 Бу безгә нигә кирәк, дип утырасыздыр, бәлки? Проблема бар шул, җәмәгать. Телебездә ике яки аннан да артыграк компоненттан гыйбарәт географик атамадан ясалган катойконимнар һәм этнохоронимнар бер сүз булып оеша һәм, әйтелгәнчә, -лы/-ле кушымчасы ала. Бу алай бәхәс тудырмый шикелле (алтынурдалы, түбәнкамалы, түбәнновгородлы, ярчаллылы, яшелүзәнле).

📍📍📍 Әмма югарыда китерелгән дәүләт яки шәһәр исемнәренең берсе дә изафә конструкциясендә түгел (Алтын Урда, Түбән Кама, Яшел Үзән). Изафәле сүзтезмәләрдән катойконимнар ясаганда, сәер генә (ихтимал, миңа гына шулай тоеладыр 😜) бер нәрсә килеп чыга: әйтик, Кама Тамагында яшәүчеләр – каматамагылылар. Моңа карата сорау юк. Балык Бистәсе, Латин Америкасы кебекләрдә яшәүчеләрне ничек атыйбыз? Формаль яктан якын килгәндә, алар балыкбистәселе, латинамерикасылы булырга тиеш. Хет сез нәрсә әйтегез, нигәдер бу миңа һич татарча түгел кебек!

🌿 Исегездәме икән: кайчандыр этүләнечәләр, бакаяфрагычалар кебекләрне караганда да шуңа охшаш сорау килеп чыккан иде. Ул вакытта бу сүзләрне ашказаны, ишегалды ишеләрнең төрләнеше белән чагыштырган идек: ашказаннары (ашказанылар түгел), сәламәт ашказанлы кеше (ашказанылы түгел). Хәзер менә кайбер кайтоконимнарның ясалышы да боларга килеп кушылды. Бу мәсьәләне һич формаль яктан гына чишәргә ярамый кебек, сыман, шикелле.


КӘҖӘ ГӨМБӘСЕ
Гөмбәне атау өчен сөйләшләрдә гембә/гымбә, гереп/гырип/гыриба, гиби, мәшкә, пэн’е/паңгы (Паңгы булдыңмы – кер кызауга 🧺) дигән вариантлар бар. Төрки телләрдә дә гөмбәне белдерә торган сүзләр үтә төрле: башк. әдәби телендә бәшмәк, диал. гөмбә/көмбә, мешкәк/мәшкә; чув. кǎмпа; каз. саңырауқұлақ, төр. mantar, азәр. göbələk, үзб. zamburugʻ, qoʻziqorin, кырг. козу карын, алт. мешке.

🍄‍🟫 Вариантларның күплеге ата-бабаларыбыз өчен гөмбәнең әһәмияте аз булуын күрсәтә, шул сәбәпле гөмбә атамалары термин буларак шактый соң формалашкан.

🍄‍🟫 «Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек»тә (1998) киң таралыш алган гөмбәләрне белдергән терминология чагыштырмача тулы бирелгән. Шулар арасында игътибарны кәҗә гөмбәсе җәлеп итә. Авторлар аны русча «козляк» дигәннең эквиваленты дип тәкъдим иткәннәр. Әмма бу белешмәлеккә кадәр күпкә алдан чыккан сүзлекләрдә эзлекле рәвештә бу термин башкача тәрҗемә ителгән: 1927 елгы ботаника терминнары исемлегендә сморчок كه جه ﮔﯘمبه ﺳﯩُ /кәҗә гөмбәсе (кәҗә сүзе ничектер كه به/кәбә шикелле күренсә дә, бу техник хата булса кирәк); 1966 һәм 2007 елгы тулы типтагы татарча-русча сүзлекләрдә кәҗә гөмбәсе «сморчок»; 1959 һәм 2018 елгы шундый ук типтагы русча-татарча сүзлекләрдә сморчок «кәҗә гөмбәсе».

🍄‍🟫 Шул ук биология терминнары сүзлегендә сморчокны «җыерчалы гөмбә» дигәннәр. Һичшиксез, авторларның кайбер татар атамаларын колактан тартып булса да русныкына якынайту омтылышы күзәтелә. Ягъни рус телендә козляк булгач, татарча да ул гөмбәне «кәҗә»гә 🐐 бәйләргә тырышканнар, ләкин «кәҗә гөмбәсе» термины инде буш булмагач, аны башка атамага күчереп, сморчок өчен яңа сүз уйлап тапканнар. Әкәмәт, билләһи!

🍄‍🟫 Биологиянең аерым терминнарын тәртипкә салган иң яңа белешмәлек – 2020 елда нәшер ителгән «Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге». Анда гөмбәләр аерым бүлек итеп бирелгән. Шөкер, авторлар тәрҗемәләрне теге биология сүзлегеннән сукырларча шытырдатып күчереп алмаган. Кәҗә гөмбәсе – «сморчок», козляк исә «сыер гөмбәсе» дип тәкъдим ителгән. Шуны да әйтергә кирәк: русчага якынайтумы, юкмы, белмим, ләкин козляктан тыш, сыер гөмбәсенең рус сөйләшләрендә коровяк дигән исеме дә бар икән.


АЛАБАЙ, КАНУН, БОЛГЫР...
Русча да, татарча да бер үк төрле язылган кайбер сүзләрнең укылышы ике телдә аерыла ала. Нишләптер мондый сүзләрне русчалап әйтү, уку еш кына очрап тора. Мәсәлән, русча алабай 🐶, алтай, атлас (тукыма), казна, каланча 🗼, сазан 🐟, саранча 🦗, таракан 🪳 кебек сүзләр татар телендә [а°ла°ба‌й], [а°лта‌°й], [а°тла‌°с], [қа°зна‌°], [қа°ла°нча‌], [са°за‌°н], [са°ра°нча‌], [та°ра°қа‌н] итеп әйтелә. Сирәк булса да, Габдулла Кариевның фамилиясендәге беренче хәрефне Галиәсгар Камалныкындагы кебек әйтү ишетелгәли. Әмма бу ике фамилиядә ике төрле к кулланыла: Кариевта – [қ], Камалда – [к].

🤓 Тагын бер кызык очрак бар: ике телдә ике төрле языла торган сүзләрнең татарчасын кайбер кеше, татарныкы түгелдер диптер инде, русчага якынайтып әйтә. Мәсәлән, русча канон булгач, татарча да [ка]нун дип уйлыйлар, ләкин дөресе – [қа°ну‌н].

🌐 Һәм тагын бер категория сүз бар. Аларның татарча эквивалентлары, дөресрәге татарча язылышлары юк дип санала, әмма алар бар. Мисал өчен, булгур, кускус, питахайя, хиджама кебекләр татар телендә сүзлекләргә болгыр, күскүс, питаһайя, хиҗамә язылышында кергән.

❗️«Нигә теге яки бу сүзнең татарчасы юк?» шикелле уйлар килмәсен өчен, мондый сүзләргә игътибарлы булсак иде.

🩵 Телнең сафлыгын һәм үзенчәлекләрен саклау һәрберебезнең шәхси җаваплылыгы бит. Телебез – милли рухыбызның төп таянычы. Аның байлыгын тану һәм дөрес файдалану аша гына без аның матурлыгын башкаларга да күрсәтә алачакбыз.


УНИКЕИЛЛЕ ЭЧӘК
Ике сөям — бер карыш.

Кая барсаң да, аршында дүрт карыш.

Үзеңдә батманы, кешедә почыгы.


Метрик система кертелгәч 📏, бу мәкальләрдәге үлчәү берәмлекләрен белдергән сүзләр тарихта гына калды ахрысы. Шулай да кайбер тотрыклы сүзтезмәләрдә яки терминнарда борынгы сүзләрнең сакланып килүе безнең телгә генә хас күренеш түгел.

📌 Уникеилле эчәк дигәндәге «илле» дә шундый сүзләрдән. Аның 50 санына бернинди катнашы юк. Ул борынгы ил сүзенә -ле кушымчасы ялганып ясалган сыйфат. Ил исә хәзерге татар телендә тәмам онытылган, борынгы төрки телдә исә ул «кул» 🖐 мәгънәсендә йөргән. Үлчәү берәмлеге буларак ил бер бармак калынлыгы яки кул яссуы 🫳 калынлыгы озынлыкны белдерә. Шулай итеп, уникеилле ул унике бармак калынлыгы чамасындагы эчәк икән.

📌 Кызык өчен бу анатомик терминның башка телләрдәге эквивалентын да карап карадым. Рустагы двенадцатиперстная кишка дигәндә дә искергән перст, ягъни «бармак» сүзе кулланылган. Кыргызлар да бу әгъзаны безнең кебек он эки эли ичеги, казаклар да он екі елі ішек дип атыйлар. Ә менә үзбәкләр (oʻn ikki barmoq ichak), төрекләр (оniki parmak bağırsağı), азәриләр (оnikibarmaq bağırsaq) исә илле-фәлән дип түгел, бармак сүзен куллана икән. Әмма үзем өчен иң зур ачыш башкорт телендә булды. Башкортларда уникеилле эчәкне белдерү өчен бөйән дигән аерым бер сүздән генә гыйбарәт лексик берәмлек бар икән.


ПИЛОТСЫЗ ОЧУ АППАРАТЫ
Хәзер бу очкычның ни икәнен белмәгән кеше калмагандыр инде. Ялгышмасам, пилотсыз очу аппараты термины дөнья телләренә инглиз теле аша таралган. Татар телендә ул, күпчелек фәнни атамалар кебек үк, рус теленнән тәрҗемә итү юлы белән ясалган дип аңлыйм. Гомумән, миндә ул сорау тудырмый. Бер генә нечкәлек бар: аны татарча кыскартыбрак пилотсыз очкыч дип тә була бугай. Кайберәүләр, бик тырышып, самолёт ✈️ урынына очкыч сүзен кулланса да, термин буларак ул нәкъ «очу аппараты 🛩🚁🚀» дигәнне белдерә.

⏺ Шул ук вакытта мондый озын терминнарны кыскарту һәр телдә диярлек таралган. Мәсәлән, рус телендә беспилотный летательный аппарат дип тутырып әйтү белән бергә БПА, соңгы арада ешрак БПЛА дигән кыскартмалары да кулланыла. Кайбер хөкүмәт сайтларының татарча версияләрендә пилотсыз очу аппараты янәшәсендә әлеге русча БПЛА дип тә язалар икән. Ләкин болай рус кыскартылмасын алуның бер дә кирәге юк бит. Без үзебезнең телдә кыскарта алмыйбызмыни?

⏺ Төрки телләрнең күбесендә бу термин безгә шактый яхшы аңлашыла: башк. пилотһыҙ осоу аппараты, кырг. 🇰🇬 учкучсуз учуучу аппарат. Аның кыскартылма вариантын ясаган телләр дә бар: каз. 🇰🇿 ұшқышсыз ұшу аппараты → ҰҰА, азәр. 🇦🇿 pilotsuz uçuş aparatı → PUA, үзб. 🇺🇿 uchuvchisiz uchish apparati → UUА, төр. 🇹🇷 insansız hava aracı → İHA.

⏺ Күргәнебезчә, болар үз телләрендәге терминны кыскарталар, читтән алмыйлар. Татарча да шул юл белән барырга һәм кыскартылган вариантны ПОА дияргә бик мөмкин.

«Болай кыскарту дөрес булмый, чөнки ПОА дигәннән пилотсыз да, пилотлы да очу аппараты аңлашыла ала», – дигән фикер дә әйтелде, ләкин мин берничә телдә пилотлы очу аппараты дигәнгә килә торган сүз эзләп карадым, таба алмадым.


БЫЛТЫР – БЫЕЛ – ЯРЕН
Ниндидер күренешне бер генә сүз белән белдерә алу, шундый сүзләрнең күплеге телнең байлыгын күрсәтә торган билге. Телебездәге шундый гаҗәеп сүзләр арасында рәттән килгән өч елның һәрберсен атау берәмлеге бар. Былтыр – узган ел ⬅️, быел – агымдагы ⬇️, ярен – киләсе елны ➡️ белдерә.

🔹 Бәлки, ялгышамдыр да, ләкин нәкъ шул аерым сүзләр рәсми стильгә ничектер сыеп бетмәгән кебек. Норматив акт 📑 ишеләрдә узган ел нәтиҗәләре, агымдагы ел күрсәткечләре кебекләр ешрак кулланыла. Нигә? Белмим. Русчадан туры тәрҗемәме? 🤷‍♂

🔹 Бу өч сүз арасында, мөгаен, ярен дигәне иң кызыгыдыр. Ул сүзлекләргә электән теркәлеп килә һәм ешрак яренгә формасында кулланыла. Ләкин аны нишләптер диалекталь сүз дип күрсәтәләр. Мәгәр Г. Бәширов (Быел булмаса, яренгә), Ә. Еники (Яренгә исән булсак, бу яр буйларында бергәләп утырырбыз!), А. Гыйләҗев (Чормага менгереп куярмын, яренгә кайткач рәхәтләнеп уйнарлар), И. Юзеев (Яренгә театр институтына китәм!), З. Зәйнуллин (Шул кечкенә нәрсәдән яренгә бер яшьлек бозау зурлыгындагы эт үсеп җитеп, яһүднең яшелчә уңышын арттыруда төп көчкә әйләнә) кебек элеккерәк язучылар да, Д. Булатова (Быел бура буратсак, яренгә казыттырабыз), А. Әхмәтгалиева (Быел бозау булса, яренгә тана, аннан сыер дигән сүз бит ул, Алла боерса…) кебек хәзер актив иҗат иткән әдипләр әсәрләрендә дә бу сүзнең әледән-әле кулланылуы аны диалекталь дип санауга зур киртә дип саныйм.

🔹🔷🔹Минемчә, мәсәлән, ниндидер престижитатор, кинетостатика терминнары – әдәби, яренгә кебек үзе кыска, үзе уңайлы, үзе бөтен телдә дә була алмаган сүзне 😘 әдәби түгел дию акылга сыя торган эш түгел.

403 0 2 10 19

“СҮЗЛЕКЧЕ ЯЗМАЛАРЫ”на – 2 ел!

Икенче ел да үтеп китте. 🎉 Беренче постны язганда, бу каналның күпме яшәячәге һич билгеле түгел иде. Дөрес, бүген дә билгеле түгел, ләкин ике ел эчендә 250ләп пост чыгарылган. Мондый санга барып җителер дип уйламый идем, әлбәттә. Сезнең кызыксыну, сорауларыгыз, тәнкыйтьләрегез, киңәшләргез бу эшнең кирәклегенә ышандырды.

💥 Әйе, быел Телеграмга керү берникадәр проблемалы була башлагач, канал материалларын карау саны, язылучылар санының үсеп бару динамикасы берникадәр сүлпәнәйгән кебек булды 📉, тик соңгы арада, бигрәк тә җәйге айларда кабат ниндидер җанлану башланды кебек 📈.

💥 Былтыргы августтан алып быелгы августка кадәр чыгарылган язмалардан иң күп каралганнары 👀 ‒ “хитлары” Нәвем базарына китәргә, Алла — Аллаһ һәм Лаеш шулпасы эчмәгән икән. Кызык, ләкин ни өчен нәкъ шулар икәненә үзем дә җавап таба алмыйм. Кайвакыт тырышып-тырмашып, әллә кайлардан мәгълүмат туплап язылган постка күпләрнең исе китми. Кайвакыт, киресенчә, аягөсте дигәндәй сырлап ташлаган язма әллә никадәр карау җыя. Ничек кенә булса да, чыгарылган постлар файда китерсен, телебезне тагын да тирәнрәк аңлауга, сүзләрне дөресрәк куллануга ярдәм итсен иде.

Берегезгә дә сер түгел: башта язганнарым “Идел” журналында чыга килә. Алар язмаларымны кәгазьдә бастыру белән бергә сайтларында электрон форматта да эләләр. Шуларның кайберләренә сылтама бирү белән сүземне тәмам итәм. Киләсе елларда да бергә булыйк дигән теләктә калам.

 
https://idel.top/news/fan/dores-soilas-sakaldyryk-kuzelderek…
 
https://idel.top/news/fan/dores-soilas-magielumati-suze-doni…
 
https://idel.top/news/fan/dores-soilas-olimpiia-olimpiada
 
https://idel.top/news/fan/dores-soilas-tolke-kemme-narsame
 
Барыгызга да хөрмәт белән “Сүзлекче язмалары”ның авторы Ринат Сәфәров


ОЧСЫЗ
«Арзан», «түбән бәяле», «юнь» сүзләренең синонимы булып йөргән очсыз хәзерге әдәби телдә алай бик еш очрамаса да, аны бөтенләй диалектизм дип карап булмый. Әмма диалектның аның яңгырашына тәэсир итүе бәхәссез.

🪙 Халык этимологиясе очсыз сүзен ниндидер оч- сүзенә нисбәт иткән дә, шуннан «очы булмаган»ны очсыз дип китереп чыгарган.

🪙 Чынлыкта очсыз ул очыз сүзеннән үзгәргән, һәм аның оч- дигән ниндидер тамырга бернинди дә кагылышы юк. Очыз исә госманлы, чыгтай телләрендә, хәзерге уйг., кр.-тат., төр., ком. телләрендә учуз (uçuz), кар.-балк. уцуз формасында кулланылган һәм кулланыла.

🪙 Татар теленең аерым сөйләшләрендә дә очыз яңгырашы яшәп килә икән. Мәсәлән, Мордовиядә чыга торган «Татар газетасы»нда:
«Саранскиның иң зур залы шыгрым тулы иде, чөнки бу концертка билетлар бик очыз иде»

дип очрый. Сәер булса да, без хәзер сөйләштә борынгылыгын саклаган вариантны – диалекталь, мәгънәсезрәк юл белән бозыла төшкән вариантны әдәби норма дип санарга мәҗбүр.

🪙 Әле бит аның тагын очсызлы дигәне дә очраштыргалый. Ну, җәмәгать, үзе -сыз, үзе шунда ук -лы белән ясалган сүзләр турында ни уйларга да белгән юк 🤦‍♂. Бусы ялгыш, тупас хатадыр инде аның? 🤷‍♂

Показано 20 последних публикаций.