ОЕРГА
😲 Ай Алла, туктагыз әле, тукта! «Намазга оерга» ничек була соң ул, җәмәгать? Бәлки, ул теге «җаны-тәне белән кереп китү» яки «дөнья гамен онытып, тәмам бирелү»дер? Алай дисәң, икенче мисалда «оеп алды» дигән. Алай тиз генә «кереп чыгу» булалмыйдыр бит инде? Ни булса да, бу сүздә ниндидер төгәлсезлекме, аңлап бетермәүме бар.
📚 Аңлатмалы сүзлектә ою дигән дүрт омоним бар. Шулардан берсе – күпмәгънәле сүз. Һәрберенә тукталып китү мөмкин түгел. Намаз белән бәйле контекстка оерга дигәннең «йокымсырарга 😴», «(тән) сиземлеген югалтырга, матрарга», «(сөт 🥛 катык булып) куерырга, койка хәленә килергә» мәгънәләре туры килә алмый. Әмма намазны җәмәгать белән укыганда, нияттә имамга иярүне белдерү өчен «оедым ошбу имамга 👳♂» җөмләсе әйтелә. Бу ою төп-төгәл «иярү» мәгънәсен белдерә. Хәзерге төрек телендә uyumak – «иярергә». Башка контекстта куллануны мин аңлата алмыйм.
✅ Грамматик яктан әлеге сүзтезмәгә тел-теш тидереп булмаса да, минемчә, семантика ягыннан ул бик дөрес түгел. Намазга «оеган» кешене, «уятырга» яки «әчетеп җибәрмәскә» туры килмәсен өчен, намазга кереште, намаз укый башлады, намазга басты, сүз сөрешенә карап намазда, намаз вакытында дип әйтү акылга муафиграк.
Ул, намазга оегандагы кебек, кулларын кушырган, басынкы тавышы ара-тирә калтыранып киткәли. (Г. Бәширов); [Назмый] юынды-пакьләнде һәм кукуруз кыры чигендә үскән биек чинарның куе ябалдашы күләгәсендә намазга оеп алды. (Т. Әйди).