ТЫЛМАЧ – ТӘРҖЕМӘЧЕ
Телебездә тәрҗемәче сүзенең берничә синонимы бар: тәрҗеман, мөтәрҗим һәм тылмач 🌍📖🗣️🔤💬.
✅ Мөтәрҗим дигәне үтә югары стиль сүзе һәм шактый искергән дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул Урта гасыр язма чыганакларында очрый. Дөрес чамаласам, сөйләм теленә беркайчан да үтеп кермәгән.
✅ Тәрҗеман – күбебезгә берникадәр таныш. Бу танышлык И. Гаспралының шул исемдә нәшер иткән газетасына да бәйле кебек. Совет чорында тәрҗемәче сүзе активлашып киткәнче, тәрҗеман әлеге синонимнар рәтендә доминанта булган булса кирәк. Урау-урау юллар белән бу сүз рус һәм кайбер Европа телләренә драгоман (dragoman) рәвешендә кергән. Хәзерге татар телендә ул шулай ук искергән санала.
✅ Әмма минем өчен иң кызыгы – тылмач. Аны «татарга тылмач кирәкми» мәкаленнән күпләр белә дип уйлыйм. 1️⃣, ул үтә борынгы (бу турыда аның төрки телләрнең күпчелегендә бүгенгә кадәр саклануы сөйли). 2️⃣, узган гасыр башында аны сүзлек мәгънәсендә кулланышка кертү омтылышы булган (мәс., 1926 елда басылган «Кыскача русча-татарча сугыш сүзләре тылмачы» 📖). 3️⃣, тылмач сүзе текстлар тәрҗемә иткән чорда түгел, телдән сөйләгәнне бер телдән икенче телгә аударырга кирәк булган дәвердә формалашкан. Бәлки, шул сәбәпледер язганны тәрҗемә итүчеләрне тылмач дип атамаганнар (һәрхәлдә, татар телендә).
💡 Сүзнең әнә шул үзенчәлекле мәгънәсенә нигезләнеп, минемчә, ул хәзерге телдә русның «переводчик-синхронист 🗣️» яки «устный (словесный) переводчик 🗣️» дигәненә тәңгәл килә. Ягъни болай кулланганда, бер яктан, бу онытыла барган сүзне активлаштыру булса, икенче яктан, бездә башка телләрдә берничә компонентлы терминның бер генә сүздән торган аналогы булыр иде.