АЛАБАЙ, КАНУН, БОЛГЫР...
Русча да, татарча да бер үк төрле язылган кайбер сүзләрнең укылышы ике телдә аерыла ала. Нишләптер мондый сүзләрне русчалап әйтү, уку еш кына очрап тора. Мәсәлән, русча алабай 🐶, алтай, атлас (тукыма), казна, каланча 🗼, сазан 🐟, саранча 🦗, таракан 🪳 кебек сүзләр татар телендә [а°ла°бай], [а°лта°й], [а°тла°с], [қа°зна°], [қа°ла°нча], [са°за°н], [са°ра°нча], [та°ра°қан] итеп әйтелә. Сирәк булса да, Габдулла Кариевның фамилиясендәге беренче хәрефне Галиәсгар Камалныкындагы кебек әйтү ишетелгәли. Әмма бу ике фамилиядә ике төрле к кулланыла: Кариевта – [қ], Камалда – [к].
🤓 Тагын бер кызык очрак бар: ике телдә ике төрле языла торган сүзләрнең татарчасын кайбер кеше, татарныкы түгелдер диптер инде, русчага якынайтып әйтә. Мәсәлән, русча канон булгач, татарча да [ка]нун дип уйлыйлар, ләкин дөресе – [қа°нун].
🌐 Һәм тагын бер категория сүз бар. Аларның татарча эквивалентлары, дөресрәге татарча язылышлары юк дип санала, әмма алар бар. Мисал өчен, булгур, кускус, питахайя, хиджама кебекләр татар телендә сүзлекләргә болгыр, күскүс, питаһайя, хиҗамә язылышында кергән.
❗️«Нигә теге яки бу сүзнең татарчасы юк?» шикелле уйлар килмәсен өчен, мондый сүзләргә игътибарлы булсак иде.
🩵 Телнең сафлыгын һәм үзенчәлекләрен саклау һәрберебезнең шәхси җаваплылыгы бит. Телебез – милли рухыбызның төп таянычы. Аның байлыгын тану һәм дөрес файдалану аша гына без аның матурлыгын башкаларга да күрсәтә алачакбыз.