ОЧСЫЗ
«Арзан», «түбән бәяле», «юнь» сүзләренең синонимы булып йөргән очсыз хәзерге әдәби телдә алай бик еш очрамаса да, аны бөтенләй диалектизм дип карап булмый. Әмма диалектның аның яңгырашына тәэсир итүе бәхәссез.
🪙 Халык этимологиясе очсыз сүзен ниндидер оч- сүзенә нисбәт иткән дә, шуннан «очы булмаган»ны очсыз дип китереп чыгарган.
🪙 Чынлыкта очсыз ул очыз сүзеннән үзгәргән, һәм аның оч- дигән ниндидер тамырга бернинди дә кагылышы юк. Очыз исә госманлы, чыгтай телләрендә, хәзерге уйг., кр.-тат., төр., ком. телләрендә учуз (uçuz), кар.-балк. уцуз формасында кулланылган һәм кулланыла.
🪙 Татар теленең аерым сөйләшләрендә дә очыз яңгырашы яшәп килә икән. Мәсәлән, Мордовиядә чыга торган «Татар газетасы»нда:
дип очрый. Сәер булса да, без хәзер сөйләштә борынгылыгын саклаган вариантны – диалекталь, мәгънәсезрәк юл белән бозыла төшкән вариантны әдәби норма дип санарга мәҗбүр.
🪙 Әле бит аның тагын очсызлы дигәне дә очраштыргалый. Ну, җәмәгать, үзе -сыз, үзе шунда ук -лы белән ясалган сүзләр турында ни уйларга да белгән юк 🤦♂. Бусы ялгыш, тупас хатадыр инде аның? 🤷♂

«Саранскиның иң зур залы шыгрым тулы иде, чөнки бу концертка билетлар бик очыз иде»