«СОЛЬНЫЙ» КОНЦЕРТ
XIX – XX гасыр башы язма истәлекләрдә хәзерге тел нормаларына туры килми торган земской управа, первый класс, галантерейный товар , мелочный-оптовый сату, простой зонтиклар ☂, мировой судья 👨⚖️, уголовный эшләр кебек конструкцияләр әледән-әле очрап тора. Махсус фәнни оешмаларың, диссертацияләр яклаган тел белгечләрең булмагач, телнең әдәби формасын әле чыгтайчага, әле госманлычага йөз тоткан төркемнәр ничек тә булса үз ягына аударырга тырышкан вакытта ике-өч компонентлы тотрыклырак рус терминнарының үзгәрешсез үтеп керүе шактый табыгый күренеш.
🎙 Ләкин бүген бит хәл башка. Бүген мәгълүмат алыр өчен хәтта китапханәгә баруның да хаҗәте калмады: интернетны 🌐 ачтың да карадың (кебек бит)! Социаль челтәрләрдә берничә татарча афишада 🪧 «сольный концерт» дигән нәрсә күземә чалынды. Әллә без хәзер XIX гасырга таба тәгәрибезме?
🎙 Ярый, әйдәгез «сольный» сүзе кергән берничә сүзтезмәнең тәрҗемәсен тикшереп карыйк. Русча «сольный» дигән сыйфат «соло» исеменнән ясалган. Безне әнә шул исем кызыксындырырга тиеш тә. Хәзерге төрки телләрнең күпчелегенә ул шулай соло булып кергән дә. Инде бу солоны сыйфатлар белән бәйлисе калды: «сольная партия» – соло партиясе, «сольный альбом» – соло альбомы, «сольная программа» – соло программасы, «сольные инструменты» – соло уен кораллары була, димәк «сольный концерт» дигәнне дә ышанып соло концерты дия алабыз.
🎙 Мәгәр соло сүзен кайбер очракларда ялгыз сүзе белән дә алмаштырырга мөмкин («сольное выступление» – ялгыз башкару), алмаштырмый да алабыз («сольное пение» – соло җырлау). «Скрипка 🎻 соло», «виолончель соло» кебекләрне исә соло скрипка (нинди скрипка? → ялгыз), соло виолончель кебек тәрҗемә итәбез, мәс.: «соната для виолончели соло» – соло виолончель өчен соната.