ГӨМБӘ
Була бит шундый сүзләр, аларның килеп чыгышын белгәч, кит инде, булмас, диясе килә. Мәсәлән, урыслык бөркеп торган пуд (үлчәү берәмлеге) сүзе асылда рус сүзе түгел. Ул борынгы исланд телендәге pund сүзеннән килә, төбендә фунт сүзе ята. «Абау 😯, ышануы да бик авыр!» – дип караучылар бар моңа.
❇ Бездә дә шуңа охшаш сүзләр очрый. Әйтик, гөмбә 🍄. Яңгырашы да, язылышы да шундый татарча аның. Кем инде аны рус теленнән кергән сүз дип әйтә алсын?! Ләкин факт факт булып кала. Шундый үзебезнеке булып тоелса да, гөмбә сүзе – рус алынмасы. Ул иске славян гѫба/гуңба сүзеннән килә.
❇ Иң кызыгы: хәзер русларның үзләрендә дә кулланылмый ул, ягъни гөмбәне алар гриб сүзе белән белдерә, губа исә искергән, телдән төшеп калган сүз санала. Хәзерге рус телендә губа сүзе борынгырак «суны үзенә җыя торган күзәнәкле көпшәк материал – болыт» мәгънәсен саклаган һәм кечерәйтү кушымчасы белән генә таныла – губка 🧽.
Я, ничек, гөмбә сүзенең рустан кергәненә ышынасыгыз киләме? 😉