КОРГЫЧ
Барыбызның да кулында хәзер телефон бит инде. Чү, телефон сүзенә бәйләнмим. (Гомумән, күптән кулланылган сүзләрне үзгәртү яклы түгелмен.) Әнә шул телефонны көн саен «ашатып» торырга кирәк. Телефонны «ашатуны» ни дибез инде бүген? Әйе, без аны «зарядник» ярдәмендә «заряжать итәбез». Бу сүзләр торган саен ешрак кабатлана, шуңа аларның татар эквивалентларын эзләү вакытлы әле, ягъни бик соң түгел димәкчемен.
❇ Төптәнрәк казып карасак, татар телендә күп кенә коралларның исемнәре берничә үрнәктә ясалган (монда сүз чүмеч, без, балта кебек тамыр исемнәр турында бармый, әлбәттә). Мәсәлән, пычак 🔪, сәнәк, көрәк, урак, кайрак, кармак 🎣, тарак, терәк, йөрәк 🧡 (!), иләк, бугалак, кадак, калак 🏓, кашык 🥄… Болар бүген тамыр сүз булсалар да, кайчандыр коралны белдерә торган -к кушымчасы ярдәмендә ясалган. Шул калыпны үрнәк итеп, заманында компьютерны санак, мониторны күрәк, клавиатураны басак дип тәкъдим итеп карадылар. Нәтиҗәсен үзегез дә чамалыйсыз.
✳ Тагын бер төркем корал исемнәре -кы/-ке, -гы/-ге кушымчасы кушылып ясалган булган: пычкы 🪚, ышкы, өтерге, соскы, талкы, чапкы, сөзге, сөңге, аталгы, чаңгы 🎿, сөлге, себерке 🧹… Аз гына булса да, -ау/-әү кушымчасы белән ясалган корал атамалары да бар: борау, сыяу (шөшле – чабата үрү коралы), салдау 🔱 (чәнчеп балык тоту коралы), уклау, терәү һ. б. ш.
❇ Вакыт якыннан караганда -выч/-веч кушымчасы ярдәмендә ясалган корал атамалары яңарак. Аларны мин әле диалекталь дип тә әйтер идем, ягъни әдәби телгә алар аерам сөйләшләрдән генә кергән булса кирәк, чөнки бу кушымчалар татарның бөтен сөйләшендә дә кулланылмый. Боларга калкавыч, атлавыч (гөбе пешкәге), кадавыч, капшавыч, бәйләвеч, тешәвеч… кебек сүзләрне кертергә була.
✳ Телебездә бүген иң актив кулланылган корал ясау кушымчасы исә – -кыч/-кеч, -гыч/-геч: кыскыч, алъяпкыч, иттарткыч, ачкыч, баскыч, башваткыч, үзбушаткыч, очкыч, җылыткыч, атынгыч, бүлгеч… Мондый кушымчалы сүзләрнең саны 400дән артык икән.
✅ Хуш, димәк, телефонны «ашату» коралын белдерү өчен, безгә иң туры килгәне менә бу соңгы кушымча. Инде «ашату» процессын ничек атыйбыз? Русларга мөрәҗәгать итсәк, алар телефонны да, аккумуляторны да, мылтыкны да «заряжать итәләр». Болар арасыннан без мылтык сүзен аерып чыгарып, аны татарларның корганын исәпкә алып, шул сүзне телефонга да күчерә алабыз кебек. Шулай итсәк, димәк, телефонны корабыз булып чыга, кору әсбабы исә коргыч була. Килешәсезме? Әллә башка тәкъдимегез бармы?
NB. «Русча-татарча политехника сүзлеге» (2016) русча "заряд" сүзен коргы дип тәкъдим иткән ("закон сохранения заряда" – коргы саклану законы), "зарядное устройство" дигәнне кору җайланмасы дигән. Бер тирәдә йөрибез икән!